Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210
-
Мәрхәмәтлелек дәресләре 04.12.2012

4 нче декабрь көнне “ Мәрхәмәт елмаюдан башлана” исеме астында һәр группада мәрхәмәтлелек дәресләре узды . Бу дәресләр укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру, яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү максатынннан оештырылды. Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш . Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны кешедәге иң матур сыйфатлар дип атап була. Бөек шагыйрь Муса Җәлил дә:
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан! −
дип яза үзенең "Бер үгет" шигырендә.
Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр булу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү − һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр. Шулай ук, түземлелек, хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра.
-
Хезмәттән тәм табып үсәбез 03.12.2012

30 нчы ноябрь көнне агач эше дәресеннән укытучы Р.Ш. Шаймарданов ачык дәрес күрсәтте.Дәреснең темасы: сызымга, үрнәккә һәм технологик картага нигезләнеп түтәлләр өчен этикеткалар, ягъни күрсәтү тактасы эшләү.Дәреснең максаты: уку елы башыннан алган белемнәрне, эш күнекмәләрен кабатлау, ныгыту, практик эш вакытында куллануга, башкарган эшеңне җиренә җиткереп, зәвык белән эшләүгә ирешү.Дәрес уңышлы үтте.
-
Язгы эшкә кыштан әзерлән! 01.12.2012

30 нчы ноябрьдә авыл хуҗалыгы хезмәтеннән “Туфрак” темасына ачык дәрес күрсәтелде. Укытучы Шайхенурова Гөлчәчәк Флүс кызы укучыларга аңлаешлы итеп туфрак белән эшләү тәртибен өйрәтте. Дәрескә туфракның әһәмияте, авыл хуҗалыгы эшләренә мәхәббәт тәрбияләү, дөрес сөйләм күнекмәләре тәрбияләү кебек максатлар куелган иде.Дәрес уңышлы үтте.
-
"Йолдызлык" 30.11.2012

Мәктәбебез укучылары "Йолдызлык-Созвездие" конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Мәктәпкүләм этапта барлык укучылар да актив катнаштылар- үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүз сөйләүгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Зона этабында 4 укучыбызның чыгышы да яратып кабул ителде. 5 нче класс укучысы Гарипова Гөлшатның конферанс номинациясе буенча чыгыш ясавы жюри тарафыннан сайлап алу турына тәкъдим ителде. Гөлшатка уңышлар телибез!
-
Туган көнегез белән! 24.11.2012

21 нче ноябрь көнне I группа балаларының Туган көн кичәсе булды. Кичә җәй-көз аенда туган балаларны туган көннәре белән тәбрикләүдән башланды . Бәйрәм кичәсе театральләштерелгән сәхнә күренеше , төрле уеннар белән дәвам итте. Анда татар халык уеннары “Ак калач”, “Чума үрдәк, чума каз” һ.б. уеннар уйналды. Кичәнең максаты- татар халкының уен -йолаларына ихтирам тәрбияләү, төрле хәрәкәтле уеннарны уйнау кагыйдәләре белән таныштыру; әдәплелек ,татулык һ.б. уңай сыйфатлар тәрбияләү.
-
Туган көнең котлы булсын! 23.11.2012

21 нче ноябрь көнне 3 группа укучыларының туган көн кичәсе уздырылды.Туган көн бәйрәмен тәрбияче Смирнова С.Г. белән Гизетдинова Л.Д. бергәләп әзерләделәр һәм алып бардылар.Бәйрәм җыр-биюләр,котлаулар һәм ярышлар белән аралаштырылып барды.Кичә бик күңелле үтте.Балалар һәм килгән кунаклар бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралдылар.
-
Бүген синең туган көн! 23.11.2012

22 нче ноябрь көнне тәрбияче А.И.Гәрәева IV төркем укучылары белән туган көн кичәсе үткәрде. Кичә балаларны туган көн бәйрәмен билгеләүнең каян килеп чыгуы, кайсы илдә ничек үткәрүләре, гомум ән, аның тарихы белән таныштырудан башланды һәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Кичә балалар өчен дә, килгән кунаклар өчен дә бик кызыклы, мавыктыргыч булды.
-
Туган көн-иң күңелле көн! 23.11.2012

22 ноябрь көнне II группа укучылары белән көз һәм кыш айларында туучы укучыларның “Туган көн” кичәсе үткәрелде. Бәйрәмнең нигезе итеп “Дуслык” темасы алынды. Кичә балаларның яшь һәм характер үзенчәлекләренә карап уеннар белән баетылды. Бәйрәм кичәсе биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Тәрбиячеләр Л.И.Нуриева, А.Н.Петрова дуслык турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмакларга җаваплар табу аша укучыларның дуслык төшенчәсе турындагы белемнәрен ныгыттылар, балаларны һәрчак дус һәм тату булырга өндәделәр.
-
Милли йола 15.11.2012

14 нче ноябрь көнне мәктәбебездә матур традициягә әйләнгән Корбан ашы мәҗлесе оештырылды. Әлеге чараның төп максаты-укучыларга дини бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме турында мәгълүмат бирү, күзаллау тудыру, игелекле гамәл кылучыларны хөрмәтләү, өстәл янында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре формалаштыру. Мәҗлестә барлык укучылар, педагоглар һәм техник хезмәткәрләр, мәктәбебездә эшләп хәзерге көндә лаеклы ялда булган апа-абыйлар катнашты. Авылыбызның имам-хатибе Шәфигулла хәзрәт авылдагы дини йолаларның үтәлеше турында кыскача мәгълүмат бирде, Актаныш "Җәмигъ" мәчете имам-хатибе Руслан хәзрәт Корбан бәйрәме турында сөйләде һәм әдәп-әхлак кагыйдәләре турында үтемле вәгазь укыды.
-
Котлыйбыз! 01.11.2012

Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән "Мәгариф эшчәнлегендә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллану" X Республика конкурсының йомгаклау этабында мәктәбебезнең укытучы-логопеды Ю.И.Мансурова үз хезмәте -"Татарча логопедия" сайтын тәкъдир итеп уңышлы чыгыш ясады. Хезмәттәшебезнең эше жюри тарафыннан югары бәяләнеп, мактау кәгазенә лаек булды. Хезмәттәшебезне әлеге зур уңышы белән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез!
http://mon.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/162719.htm








