Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210
-
Атналыкка зерлек 09.02.2012

Мәктәбебездә февраль аенда узачак рус теле һәм әдәбияты атналыгына әзерлек бара . Укучылар атналык кысаларында узачак конкурслар, викториналардагы биремнәргә җаваплар эзлиләр, әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр ясыйлар.
-
Йөреш-өлгереш, сыйфат күрсәткече 04.02.2012

Бүген мәктәбебездә класс җитәкчеләре, тәрбиячеләр, ата-аналар белән берлектә сөйләшү булды. Сөйләшү-аралашу вакытында, январь ае буенча балаларның мәктәпкә йөреше күрсәткече каралды. Йөрешнең уку өлгерешенә һәм сыйфатына тәэсире тагын бер кат ассызыкланды. Ата-анларга балаларны интернаттан ялларга алып китү һәм китереп кую тәртибе аңлатылды.
-
Ярышларга әзерлек 02.02.2012

Физкультура укытучысы Н.А.Сибгатуллин җитәкчелегендәге егетләребез командасы Россия Махсус Олимпиадасы программасы кысаларында Мөслим районында уздырылачак мини-футбол буенча зона ярышларына әзерлекне башладылар.
-
Шашка турниры 01.02.2012

Бүген спорт һәм сәламәтлек айлыгы кысаларында группалар арасында һәм мәктәп беренчелегенә шашка ярышы булды. 1-2 группалар арасында 4 нче класс укучысы Салимов Радик, 3-4 группа укучылары арасында 9 нчы класс укучысы Хөснияров Айнур җиңүче булды. Мәктәп буенча беренчелектә Хөснияров Айнурга тиңнәр табылмады. Айнурны җиңүе белән ихлас котлыйбыз, алдагы тормышында зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Җиңүчеләр 27.01.2012

Минзәлә шәһәрендә үткәрелгән Россия Махсус Олимпиадасы программасы буенча VII Республика өстәл теннисы ярышының зона этабында мәктәбебез егет-кызлары I урынны яулап кайтты. Укучыларыбызны һәм тренерлары Н.А.Сибгатуллинны зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз, финал ярышларында да җиңүгә ирешүләрен телибез.
-
"Чәчәкләр бәйрәме" 24.01.2012

Мәктәбебездә уку елы дәвамында барлык укытучы-тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклашу максатыннан ачык дәресләр, класс сәгатьләре, тәрбия чаралары күрсәтәләр. Тәрбия чарасының чираттагысын "Чәчәкләр бәйрәме" исеме астында I группа укучылары белән тәрбияче Гүзәл Мухаметшина үткәрде. Чара вакытында балалар чәчәкләр турында шигырьләр сөйләделәр, аларның әһәмияте турында җанлы әңгәмә вакытында үзләренең белемнәрен арттырдылар.Чара ахырында укучылар квиллинг ысулы белән матур чәчәкләр ясадылар.
-
"Йолдызлык-2012" 23.01.2012

"Йолдызлык-2012" конкурсының зона сайлап алу турында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. 9 нчы класс укучысы Габдрахманов Зәйтүн һәм 4 нче класс укучысы Гарипова Гөлшат конферансье номинациясе буенча район сайлап алу турында чыгыш ясаячаклар.Аларга уңышлар телибез.
-
Иске елны озату 14.01.2012

Яңа елны каршылау кичәләре мәктәбебездә бик матур үтте. Балалар кышкы каникуллардан килгәч, һәр елны Иске елны озату кичәсе үтә. Быел да әлеге матур традициягә тугры калып 13нче гыйнвар көнне барлык педагоглар, балалар катнашында матур кичә булды. Иске елны озату кичәсендә балалар чыршы янында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, төрле уеннарда катнашып бүләкләр алдылар. Әлеге матур кичә балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады, ел буе сагынып сөйләрлек матур хатирәләр калдырды.
-
Алда юллар-кайсын сайларга... 23.12.2011

21 нче декабрь көнне мәктәбебездә IV группа тәрбиячесе Д.Д.Мурзина “Алда юллар, кайсын сайларга” исемле һөнәр сайлауга юнәлеш бирүче бәйрәм кичәсе үткәрде.
Бәйрәм кичәсе зур әзерлек белән үтте. Кичәгә кунак итеп чакырылган терлекче Г.Д.Тимирова, механизатор В.Х.Әмирҗанов үз һөнәрләре турында тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар, укучыларны туган авылларында калырга, хезмәттән тәм табып яшәргә чакырдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 19.12.2011

17 нче декабрь көнне мәктәбебездә "Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге" темасы астында гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш барышында иң элек классларда сыйныф җитәкчеләре һәм группа тәрбиячеләре белән берлектә тәрбияви темага әңгәмәләр укылды, фикер алышулар булды. Мәктәпнең актлар залында узган гомуми җыелыш өлешендә ата-аналар, укытучы-тәрбиячеләр, шәфкать туташлары һәм башка хезмәткәрләр дә катнашты. Интернатта балаларның яшәү шартлары, көндәлек режим моментлары, көнүзәк мәсьәләләр турында мәктәп директоры А.С.Хаҗиев чыгыш ясады, ата-аналарның сорауларына җавап бирде.Балалар көче белән әзерләнгән концерттан ата-аналар бик канәгать калды. Җыелыш аш табыны янында тәмамланды








