Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210
-
Бөек җиңү көне! 08.05.2012

Бүген, республика һәм районыбыз авылларында Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды. Такталачык авылы җирлегендә үткәрелгән митингта мәктәбебез укучылары да катнашты.
-
Котлыйбыз! 07.05.2012

Математика укытучысы Әхмәтова Рәмзия Шәех кызы, Г.Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының "Илһам чишмәсе" исемле II республика әдәби иҗат бәйгесендә катнашып, I урынны алды. 5 нче май көнне Казанда булган йомгаклау тантанасында катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.
-
Һөнәри осталык бәйгесе 02.05.2012

27 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә 67 нче һәм 68 нче номерлы коррекцион мәктәпләр базасында VIII төрдәге махсус (коррекцион) мәктәп укучыларының тегү һәм столяр хезмәте буенча республикакүләм һөнәри осталык бәйгесендә мәктәбебезнең IX класс укучылары Габдрахманов Зәйтүн (укытучысы Мусина Г.З.)һәм Гибадуллин Илдар (укытучысы Шаймарданов Р.Ш.) катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Конкурста катнашучы 30 мәктәп укучылары арасында Габдрахманов Зәйтүннең тегү хезмәте буенча эше гомуми нәтиҗәләр буенча IV урынга, столяр хезмәте буенча Гибадуллин Илдарның эше VI урынга лаек булды. Укучыларыбызны һәм укытучыларны уңышлары белән котлыйбыз, киләсе конкурсларда да уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Эх, күңелле өмәсе! 27.04.2012

Язның бер көне ел туйдыруын истә тотып, мәктәп яны тәҗрибә участогында кызу темплар белән язгы бакча эшләре башланды.Яшелчә бакчасында кишер, кара орлык чәчелде, суган утыртылды. Мәктәп янында чәчәкләр утырту башланды.
-
Дуслык тәкыясе 26.04.2012

26 апрель көнне I группа тәрбиячесе С.Г.Смирнова укучылар белән "Дуслык тәкыясе" дигән кичә үткәрде. Бөек шагыйрь Г.Тукайга багышланган бу чарада төрле милләт халыкларының киемнәрен кигән балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен рус, чуваш, башкорт телләрендә укыдылар, шул милләтләрнең уеннарын уйнап күрсәттеләр. Болар барысы да халык көйләре белән үрелеп барды.Соңыннан балалар тәрбияче апалары белән берлектә "Су анасы" әкиятен пантомимо аша да күрсәттеләр. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 26.04.2012

23-28 апрель көннәрендә мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгына карата чаралар уза. Атналык дәвамында балаларга әдәби викторина, кызыклы грамматик биремнәр тәкъдим ителде. 26 апрель көнне Г.Тукай туган көнгә багышлап шигырь бәйгесе узды. Балалар бөек шагыйрь Г.Тукайның һәм башка күренекле татар шагыйрьләренең шигырьләрен башкардылар . Кечкенә һәм өлкән төркемнәрдә җиңүчеләр билгеләнеп, бүләкләнде. Бәйге җырлар белән үрелеп бәйрәм рухында барды.
-
Тукай -авыл сәхнәсендә 25.04.2012

Такталачык авылы мәдәният йортында Г.Тукайның 126 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәдә авылыбызның мөслимәләре мөнәҗәт әйттеләр, үгет-нәсихәтләрен бирделәр. Кичә ахырында урта мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән Тукай әсәрләреннән торган әкият-тамаша күрсәтелде. Әлеге кичәдә мәктәбебез укучылары да катнашты-Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Зона ярышлары 20.04.2012

Бүген мәктәбебез республиканың төрле районнарыннан Россия Махсус Олимпиадасы кысаларында үткәрелүче VII Республика армрестлинг ярышларының зона этабында катнашу өчен килгән кунакларны каршы алды. Ярышларны ачу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А.И.Иманаев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Р.М.Шакирова катнашты. Ярышлар оешкан төстә үтте. Мәктәбебез командасы I урынны яулап финал ярышларында катнашу хокукын алды. Командабызга финал ярышларныда да сынатмауларын телибез!
-
Кул көрәше ярышы 11.04.2012

Бүген мәктәбебез кысаларында Россия Махсус Олимпиадасы программасы буенча үткәрелүче VII Республика армрестлинг ярышларының мәктәпкүләм этабы булды.
-
Шаян-шоу 10.04.2012

Бүген мәктәбебездә укучылар белән күңел ачу кичәсе-"Шаян-шоу" үткәрелде.Программа нигезендә группалар, классларның юмористик рухтагы чыгышлары каралды, кызыклы сорауларга бергәләп җаваплар табу оештырылды. Кичәдән барлык укучылар да канәгать калды, әлеге кичәләрне һәр елны көлке көненә багышлап үткәрүне традициягә кертергә кирәклеге әйтелде.








