Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210
-
Өстәмә белгечлек 10.11.2011

Мәктәбебезнең 3 педагогы Яр Чаллы шәһәре педагогия институтына дефектологик белгечлек буенча укырга кереп, сессияләрен уңышлы тапшырып кайттылар.
-
Сәламәтлек сагында
28.10.2011
Бу уку елында балалар өчен сан-гигиена һәм сәламәтлек саклау темасына багышланган укулар үткәрү матур традициягә әйләнде. Һәр атнаның җомга көнендә шәфкать туташлары И.Ш.Нәбиева һәм Х.Н.Хайбуллина планлы рәвештә сан-гигиена таләпләрен үтәүнең әһәмияте, сәламәтлекне саклау, төрле авыруларны кисәтү чаралары турында балаларга җентекләп аңлаталар.
Бүген укуларның чираттагысы "Яшүсмер кызлар гигиенасы" темасы астында узды. -
Юбилеең белән! 27.10.2011

Бүген мәктәбебезнең физкультура укытучысы, республика чемпионнары әзерләп мәктәп данын еракларга таныткан шәхес-Нәсим Әхмәдулла улы Сибгатуллин үзенең олуг юбилеен 60 яшен каршылый.
Хөрмәтле хезмәттәшебез Нәсим Әхмәдулла улы! Гомер бәйрәмегез белән тәбрикләп Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез. Тормыш юлыгыз , йөрер юлларыгыз һәрвакыт имин булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетенә сөенеп яшәргә язсын.
Сез әле солдаттан кайткан
Егетләр кебек кенә!
Алтмышның аргы ягында
Яшәгез көлеп кенә,
Алтмыш еллык хәзинәнең
Кадерен белеп кенә.
Ихтирам белән хезмәттәшләрегез.
-
Экзотик хайваннар күргәзмәсендә 26.10.2011

Мәктәбебезнең 2010-2011 уку елы буенча иң алдынгы, тырыш, сәләтле, төрле конкурсларда җиңүче укучылары бүген Актанышка экзотик хайваннар күргәзмәсенә бардылар.Дәреслекләр аша гына таныш булган хайваннарны күреп гаҗәпләнделәр, ташбака, елан, крокодилларны хәтта тотып карадылар. Экскурсовод Хаҗиева Наилә апаларының җир-су хайваннарының һәрберсе турында кызыклы, мавыктыргыч сөйләвен йотлыгып тыңладылар.Хайваннар янында балалар истәлеккә фотога төштеләр.Иң мөһиме-кәеф күтәренкелеге, рухи азык алып кайттылар, шатлыклы тәэсирләре белән уртаклаштылар.
-
Уңыш бәйрәме 19.10.2011

Күңелләргә якты моң өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Бүген мәктәбебездә иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Уңыш бәйрәме булып узды. Ай дәвамында укучылар бәйрәмдә булачак бәйгеләргә ныклап әзерләнделәр: класс җитәкчеләре белән берлектә алтын көзнең матурлыгын чагылдырган стена газеталары чыгардылар, иҗади чыгышлар әзерләделәр; дәрестән тыш ирекле вакытта тәрбия группаларында тәрбияче апалар белән көзге муллыкны чагылдырган рәсемнәр ясадылар, табигый материалларны кулланып төрле композицияләр эшләделәр һәм иҗади тематик чыгышлар әзерләделәр. Бәйрәмгә килгән һәркем укучыларның чыгышларына, кул эшләренә соклануларын яшермәде. Бәйрәмгә чакырылган өйдә укучы балаларның чыгышы ямь өстенә ямь булып, кичәбезне тагын да җанландырып җибәрде. Бәйрәмнән һәркем канәгать калды, чөнки бәйгеләрнең соңгы нәтиҗәсе буенча-дуслык җиңде.
-
Өлкәннәр ункөнлеге
05.10.2011
4 нче октябрь көнне безнең мәктәптә Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Бәйрәмгә чакырулы кунаклар өчен укучылар көче белән оештырылган концерт тәкъдим ителде. Чәй табыны артында өлкәннәребез үзара аралаштылар, яшь педагогларга үзләренең акыллы киңәшләрен җиткерделәр.
- Акция «Бессмертный полк». 07.12.2004 День Победы — священный праздник для нас. Память о тех, кто его приближал, бережно хранят в каждой семье. Акция «Бессмертный полк», объединившая миллионы людей по всему миру, стала неотъемлемой частью празднования. В исполнении Исмагилова Ислама песня "Бессмертный полк". Руководитель Билалова С.С..
- Педагог һәм остаз елы / Год педагога и наставника. 06.12.2002 Бүген педагогның роле зур әһәмияткә ия. Ул һәр укучының мәктәп тормышында төп фигура булып тора. Педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын танып, илебез Президенты Владимир Путин 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итте. Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елын үткәрү өчен оештыру комитеты төзелде, аның рәисе - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Оештыру комитеты составына мәктәпләр укытучылары һәм директорлары, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары , методистлар һәм район мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре керде. Ел дәвамында педагог һөнәренең абруен күтәрү, педагогик конкурслар, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар һәм башкалар үткәреләчәк. Мәктәбебездә дә Педагог һәм остаз елы ачык дип игълан ителде. 2023 год в России объявлен Годом педагога и наставника. Соответствующий указ 27 июня подписал Президент России Владимир Путин. Год педагога и наставника проводится с целью признания особого статуса представителей профессии. В нашей школе стартовали мероприятия, приуроченные к году Педагога и наставника.
- Педсовет. 31.12.1999 Педсовет.
- Юбилярны тәбрикләу. 20.12.1999 Такталачык авылында яшәүче, күп еллар мәктәп- интернатта техник хезмәткәр булып эшләп лаеклы ялга чыккан Сахабиева Кәримә Бәлхетдин кызы үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен каршылады. Юбилярны тәбрикләргә килгән Актаныш район Советы аппараты җитәкчесе Вахитов Илшат Рәфит улы, Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Тимерхан улы һәм Такталачык мәктәп- интернат җитәкчесе Наилә Хаҗимардән кызы тыл ветераны Кәримә апабызның куйган хезмәтенә югары бәя биреп,киләчәк тормышында да саулык-сәламәтлектә,балалары һәм оныкларының йөрәк җылысын тоеп,җан тынычлыгында яшәү язсын дип, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, күчтәнәч каплары тапшырдылар. Авыр сугыш елларына туры килгән балачагын искә алып, Кәримә апа да бүгенге тормышның кадерен белергә, илләребез имин булып, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын дип, үз теләкләрен белдерде.








