Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210
-
Мәктәп ярминкәсе-2012 22.09.2012

Бүген, белем бирү учреждениелары арасында район күләмендә үткәрелгән мәктәп ярминкәсендә катнашып, район халкына үз бакчабызда үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне, кулдан эшләнгән йорт кирәк-яракларын тәкъдим иттек.
Ярминкәдә шулай ук район мәгълүмат-мөхәррият үзәге уздырган "Чи бәрәңгедән композицияләр" конкурсында да үз эшебез-матур композициябез белән катнаштык. -
Уку елын-җиңү белән! 07.09.2012

7 нче сентябрь көнне район мәдәният сараенда оештырылган Чәчәкләр бәйрәмендә мәктәбебез коллективы . "Өй алдыбыз гөлбакча-2012" район бәйгесендә , авыл җирлекләрендәге мәгариф учреждениелары арасында "Иң яхшы чәчәклек" номинациясендә III урын, һәм "Чәчәкләр күргәзмәсендә" номинациясендә авыл җирлекләрендәге мәктәпләр арасында III урын яулап, район хакимияте башлыгының рәхмәт хатларына һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
-
Көзге муллык 06.09.2012

Мәктәбебездә тәрбия бирүнең төп юнәлеше -хезмәт тәрбиясе бирү . Балаларның буш вакыты һәрвакыт файдалы хезмәттә үтә. Бүгенге көндә укучыларыбыз дәрестән соңгы вакытларында бәрәңге уңышын җыю, урнаштыру белән мәшгуль.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2012

Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, педагоглар! Мәктәбебез коллективы Белем бәйрәме белән ихлас котлый, сәламәтлек, уңышлар, матур киләчәк тели!
-
Күңелләрдә гомерлеккә калыр, кыңгыраулы мәктәп еллары 25.05.2012

Бүген мәктәбебезне тәмамлаучы 9 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады.Мәктәп коллективы укучыларыбызның имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, сау-сәламәт, бәхетле, игелекле булуларын, тормышта үз юлларын табуларын тели.
-
"Балаларга өмет бүләк ит!" 24.05.2012

Бүген мәктәбебездә "Балаларга өмет бүләк ит!" акциясе кысаларында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кунакта булды. Балаларыбыз тарафыннан куелган концерт-тамашаны карап кунаклар югары бәяләделәр, аларның ял вакытларын оештыруда файдалану өчен спорт кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Мәктәп дирекциясе әлеге изге гамәлне оештыручыларга чын күңелдән ихлас рәхмәтләрен җиткерә!
-
"Минем бүген туган көн!" 22.05.2012

21 нче май көнне IV группа укучылары өчен тзрбиячеләре Л.Ф.Бахтиева "Минем бүген туган көн!" дип исемләнгән кичә оештырды.Балаларга төрле уеннар уйнадылар, укытучы-тәрбияче апалардан котлаулар, бүләкләр кабул иттеләр. Кичә бик күңелле узды. Балалар бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралдылар.
-
Туган көн кичәсе-иң күңеллесе! 16.05.2012

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә!
15 май көнне тәрбиячеләр Л.И.Нуриева һәм А.Н.Петрова II группа укучыларының туган көн кичәсен уздырды. Бәйрәм кичәсе зур әзерлек белән үтте. Җырлар-биюләр, төрле ярыш-конкурслар белән үрелеп барган кичә бар балаларга да, килгән кунакларга да бик ошады.
-
Туган көннән дә шәп бәйрәм юк! 16.05.2012

Бүген , тәрбияче А.И.Гараева III группа укучылары белән "Туган көннән дә шәп бәйрәм юк" дигән исем астында туган көн кичәсе үткәрде. Кичәнең беренче өлешендә укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, ә икенче өлеше төрле кызыклы уеннар белән дәвам итте. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, бүләкләр дә бик мулдан иде. Гомумән, кичә бик күңелле үтте.
-
Куянкайның туган көне 10.05.2012

Кичә, I группа тәрбиячесе Г.Мухаметшина "Куянкайның туган көне" исеме астында җырлы-биюле туган көн кичәсе уздырды. Кичә яз һәм җәй айларында туган көннәрен үткәрүче балалар өчен булды. Кичә күңелле уеннарга, җыр-биюләргә, котлауларга бай иде.








