Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210
-
Дуслык төшенчәсе киңкырлы 22.03.2012

21 нче март көнне III группа укучылары белән группа тәрбиячесе А.И.Гәрәева дуслык темасына багышланган ачык тәрбия сәгате тәкъдим итте. Тәрбия сәгате дуслык төшенчәсенә аңлатма бирүдән башланды. Укучылар белән төрле проблемалы ситуацияләр аша дуслар табу, аларны саклау, дусларга хас сыйфатлар ачыкланды. Мультимедияле презентация аша да балаларга күп кенә кызыклы мәгълүматлар тәкъдим ителде. Тәрбия сәгате җанлы әңгәмә рәвешендә уеннар белән үрелеп барды.
-
Шигырь конкурсы 20.03.2012

Бүген , 4 нче класс укучысы Гарипова Гөлшат, Г.Тукай шигырьләрен сөйләүчеләрнең район конкурсында шагыйрьнең "Фатыйма белән сандугач" шигырен сөйләп катнашты.
-
"Сәламәтлек иленә сәяхәт" 19.03.2012

19 нчы март көнне тәрбияче Л.И.Нуриева II группа укучылары белән "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дип исемләнгән ачык чара үткәрде. Ачык чара әңгәмә рәвешендә бик җанлы итеп оештырылды, балаларга проблемалы сораулар куеп, кызыклы җаваплар тыңланды, уен элементлары, компьтер презентациясе аша " сәламәтлек аланнарына" сәяхәт уңышлы файдаланылды.
-
Тарих атналыгы 17.03.2012

12 нче марттан-17 нче мартка кадәр вакыт аралыгында мәктәбебездә тарих атналыгы булып узды. Атналык дәвамында "Хәтерләүдән курыкма син, Ил үткәнен онытма син!" исеме астында рәсем конкурсы, "Вакыйгалар тасмасы"н дөрес төзүчегә конкурс булды. "Тарихи вакыйгалар картасын иң оста ясаучы", "Дәүләт символларын дөрес ясаучы " укучылар билгеләнде. "Авылым тар ихы" исеме астында иншалар язу, тарихка бәйле кроссвордлар чишү оештырылды.."Нәрсә?Кайда?Кайчан? исмеле тарихи кичәдә укучылар 2 командага бүленеп көч сынаштылар. Кичә ахырында "Сөембикә" һәм "Ак барс" командаларының очколар саны тигез булып, дуслык җиңде.
-
"Урмандагы светофор" 16.03.2012

16 нчы март көнне тәрбияче А.Н.Петрова II группа укучылары белән "Урмандагы светофор" исемле тамаша уздырды. Кичә-тамашаның төп максаты- балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тормышта куллана белергә өйрәтү. Кичә музыка белән үрелеп барды. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.
-
"Озын толым" 15.03.2012

Бүген мәктәбебездә тәрбияче Д.А.Шаймарданова III группа кызлары арасында "Озын толым" бәйгесе уздырды. Кызларга күп төрле биремнәр вакытында үзләренең тапкырлыкларны, зирәклекләрен сынарга туры килде.. "Иң тыйнак кыз" исеменә Шамсиева Ләйсән, "Иң зирәк кыз" исеменә Аминова Айгөл, "Иң гүзәл кыз" исеменә Латыпова Айсылу лаек булды, "Иң озын толымлы кыз" булып Галиева Виктория танылды.
-
"Мин татарча сөйләшәм" 14.03.2012

14 нче март көнне тәрбияче Л.Ф.Бахтиева "Мин татарча сөйләшәм" дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате уздырды. Чарага төп максат итеп -балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү куелды. Әлеге чарада IV группа укучылары катнашты. Кичәдә туган тел турында шигырьләр, татар халык мәкальләре яңгырады, мәгълүмати-коммуникатив чаралар уңышлы кулланылды. Тәрбия сәгате ахырында туган телдә сөйләшү, аны камилләштерү, "чүпләмәү" өстендә эш даими алып барылырга тиеш дигән нәтиҗә ясалды.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2012

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезне Яз бәйрәме 8-март белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Эшегездә яңадан-яңа уңышлар, үзегезгә тазалык-тынычлык, гаилә бәхете һәм көтелмәгән шатлыклар телибез! Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Гаиләләрегездә бик-бик бәхетле, кирәк һәм сөекле кешеләр булып яшәгез. Кайгы-хәсрәт сезне һәрчак читләтеп үтсен!
Бәйрәмне шат күңел һәм күтәренке кәеф белән каршылагыз! Ел дәвамында шундый булып калыгыз! Бәйрәм белән Сезне!!!
-
"Ягез әле, кызлар, егетләр!" 06.03.2012

6 нчы март көнне мәктәбебездә үтеп киткән 23 февраль -Ватанны саклаучылар көне һәм якынлашып килүче 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Шаяннар һәм тапкырлар" бәйгесе оештырылды. Бәйгедә һәр группадан 1 егет һәм 1 кыз катнашты. Кызлар командасы "Йолдызлар", егетләр командасы "Батырлар" исеме астында үзара 10 бәйгедә көч сынаштылар. Ахырда 1 очкога күбрәк балл җыеп, кызларның "Йолдызлар" командасы җиңү яулады. Укучыларыбызның киләсе бәйгеләрдә дә шулай актив катнашуларын телибез.
-
"Кул эшләре-2012" 03.03.2012

Бүген район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март уңаеннан оештырылган "Кул эшләре 2012" бәйгесендә мәктәбебез коллективы җиңү яулады, мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Әлеге күргәзмәне оештыруга үз көчләрен куйган барлык педагогларыбызны ихлас котлыйбыз.








