Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
| У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Чисталык көне" 18.04.2012

Яз җитү белән озын кыш айларында җыелган бөтен чүп-чар күренә башлады. 18 апрель көнне 7-10 сыйныф укучылары мәктәп бакчасын чүп-чардан чистарту максатыннан эшкә чыктылар. Укучылар бик тырышып эшләделәр.
Шулай ук 20 апрельдә 6-7 сыйныф укучылары мәктәп янын чистарттылар. Мәктәп яны территориясе чистарып, ямьләнеп китте. Яңгырдан соң үләннәр башларын күтәрделәр. Мәктәбебез чиста булсын!
-
Шигырь сөйләүчеләр конкурсы
18.04.2012
17 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсы булып узды. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы театр эшчәннәре союзы үткәргән конкурста безнең мәктәптән 5 сыйныф укучысы Хайбуллин Рифат һәм 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе катнашып диплом алып кайттылар. Укучыларга алда да уңышлар телибез.
-
Даты тестирований 6,8,10 классов 17.04.2012

Даты тестирований 6,8,10 классов снова изменились. Все даты являются примерными. Первое тестирование 24.04.12 - 10 классы русский язык
-
"Алтын балык" конкурсы 12.04.2012

Безнең мәктәптән Балык-Бистәсе районы "Балалар иҗат үзәге" оештырган "Алтын балык" дип аталган ачык республикакүләм күргәзмә-конкурста 6 сыйныф укучысы Садыйкова Энҗе катнашып сертификат белән бүләкләнде. Алда да Энҗегә уңышлар телибез һәм җиңүләр.
-
График тестирования 10.04.2012

ГРАФИК ТЕСТИРОВАНИЯ УЧАЩИХСЯ НА САЙТЕ
-
Бадминтон ярышы 09.04.2012

7 апрельдә безнең укучылар бадминтон ярышында катнашып, Мустафин Рифат (4 класс) 3 нче урын, Зарипов Алмаз Ш. (8 класс) 3 нче урын һәм Зарипов Алмаз И. (7 класс) 4 нче урын яуладылар. Алар Үзәк лига Татарстан Республикасы беренчелегенә көрәшеп республикага чыктылар. Афәрин егетләр! Алда да сезгә уңышлар теләп калабыз.
-
Мөфти Илдус хәзрәт Фәизов белән очрашу 07.04.2012

2012 елның 7 апрелендә Үзләшкән дини оешма –ТР мөселманнары Дания нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов безнең районга эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район башлыгы Владимир Козонков белән очрашты. Шулай ук ул Зур Тигәнәле Сәлих Баттал исемендәге “Туган якны өйрәнү” музеенда безнең укучылар белән очрашты. Очрашу барышында райондагы дин торышы, мөселман өммәтенә кагылышлы сораулар турында фикер алыштылар. Мөфти Илдус хәзрәт Фәизов укучыларга һәм абыстайларга вәгазьләр сөйләде һәм күпләгән сорауларга җавап бирде.
-
О безопасности детей в сети Интернет 07.04.2012

-
"Кошлар" көне 06.04.2012

Бүген 6-10 сыйныф укучылары "Кошлар" көнен билгеләп үттеләр. Ул ике өлешкә бүленеп үткәрелде. Беренче өлештә кошларның тышкы һәм эчке төзелеше, үзенчәлекләре турында сөйләшенде. Ә икенче өлешендә кошларның табигатьтә һәм кеше томышындагы әһәмияте ачыкланды. Укучылар булган белемнәрен генә ныгытып калмадылар, ә тагын да яңадан-яңа мәгълүматлар тупладылар.
-
ВАМИН призларына
03.04.2012
"ВАМИН-Татарстан" ААҖның "Алексеевск сөт-комбинаты" филиалы призларына милли татар-башкорт көрәше буенча чираттагы ярышлар 3 апрель көнне 1нче спорт компекснда булды. 11-18 яшьлек яшүсмерләр арасында үткән ярышларда 11 үлчәү категориясендә 60 тан артык көрәшче катнашты. Аксубай районының спортчылары ярышның кунаклары булдылар. Безнең мәктәп укучылары Гарипов Самат, Кадиров Нияз, Халилов Рүзәл үз категорияләрендә җиңүчеләр булдылар. Команда зачетында призлы өченче урынны алдылар.
Ярышларда җиңүчеләргә филиал директоры Фәнис Батдалов тарафыннан грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.




















