Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
| У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Шигырь бәйгесе
28.03.2012
Районда "Теле барның иле бар " дип аталган шигырь конкурсы булып узды. Анда безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе һәм 5 сыйныф укучысы Хайбуллин Рифат катнашып призлы урыннар яулап кайттылар. Һәзер алар Республикада чыгыш ясарга әзерләнәләр. Аларга уңышлар телибез.
-
"Әнигә открытка" 23.03.2012

2 сыйныф укучысы Ахметянов Азат "Әнигә открытка" дип аталган россиякүләм дистанцион конкурсында катнашып, "Әниемә чәчәк" номинациясендә җиңеп диплом белән һәм җитәкчесе Яруллина Римма Дамир кызы "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнделәр.
-
"Әлифба" бәйрәме 10.03.2012

Кеше кая гына эшләмәсен, кем генә булмасын, үзенең балачагын, нәни кулларына беренче тапкыр Әлифба алган вакытын дулкынлану белән искә ала. 9 мартта 1 сыйныфта узган "Әлифба" бәйрәме шундый сүзләр белән башланып китте. Укучылар ярты ел буена алган белемнәрен әниләренә күрсәттеләр. Әти-әниләр укытучылары, Зарипова Роза Рафик кызына, рәхмәт әйтеп таралыштылар.
-
8 март бәйрәме 10.03.2012

Урамда кышның җилләре иссә дә, яз исе сизелә. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр. Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер? Шундый матур, ямьле яз көннәренең берсендә без мәктәптә хатын-кызлар көне - 8 март бәйрәмен билгеләп үттек.
-
Шигапов Солтан Фидаисович белән очрашу 06.03.2012

Безгә үзенең "И моңлы Туган телем" дигән концерт программасы белән халык музыка кораллары остасы, җырчы Шигапов Солтан Фидаисович чыгыш ясады. Ул безнең балаларны татар халкының музыка уен кораллары белән таныштырып, уйнап күрсәтте. Балалар аның чыгышын кызыксынып тыңладылар. Аның концерт программасы балаларда татар халкының культурасын тәрбияләүгә юнәлгән иде.
Биедек тә, кушылып җырладык та, шигырь дә сөйләдек без бу концертта. Чара бер тында, матур истәлекләр калдырып узып та китте.
-
"Дулкыннар" конкурсы 06.03.2012

5 мартта Казанда М.Мозаффаровка багышланган "Дулкыннар" конкурсы узды. Безнең мәктәптәп 1 сыйныф укучысы Шәмсетдинова Камилә, 5 сыйныф укучысы Хайбуллин Рифат һәм 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе катнашып, акчалата бүләк һәм "Ривьера" аквапаркына билетлар белән бүләкләнделәр. Укучыларга һәм җитәкчеләргә алда да уңышлар телибез.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" 01.03.2012

29 февральдә 1 нче мәктәптә "Театр яктылыкка, нурга илтә" дигән район конкурсы булды. Конкурста татар телен өйрәнүче рус һәм татар мәктәпләре катнашты. Барлыгы 10 мәктәптән 82 бала. Безнең мәктәптән дә "Энҗе бөртеге" түгәрәгенә йөрүче укучылар чыгыш ясады. Мәктәпләрнең зур әзерлек белән килгәне күренеп тора иде. Шуңа да карамастан безнең укучылар 1 нче урынны яулап кайттылар. Укучыларга: 5 сыйныф укучылары Зарипов Булатка, Хайбуллин Рифатка, 7 сыйныф укучылары Халилова Зәринәгә, Исхакова Рәзиләгә, Гимаева Гөлнарага һәм җитәкчеләре Роза Мансур кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез, алда да уңышлар телибез. Афәрин!
-
"Звездный час" 01.03.2012

Бүген 10 сыйныфта немец теленнән "Звездный час" дип аталган конкурс булды. 10 сыйныф укучылары немец теленнән булган белемнәрен күрсәттеләр. Конкурс эчтәлекле һәм нәтиҗәле узды. Конкурсның җиңүчесе булып Гимаева Гүзәл билгеләнде.
-
Патриотик тәрбия айлыгы 29.02.2012

Патриотик тәрбия айлыгы уңаеннан мәктәптә 7-11 сыйныф егетләре арасында баскетбол, волейбол һәм мини футбол ярышлары узды. Командалар җанатарларны үзләренең җитезлекләре, өлгерлекләре белән сөендерде. Җиңүче командалар грамота белән бүләкләнделәр. Афәрин егетләр!
-
"Ватанны саклаучылар" көненә багышланган бәйрәм 25.02.2012

Бүген мәктәптә "Ватанны саклаучылар" көненә багышланган бәйрәм булды. Бәйрәмгә Әфган сугышында катнашучылар, яңа гына хәрби хезмәт сафларыннан кайтучы егетләр һәм тыл ветераннары килделәр. Ветераннар советы рәисе Гөлсирә Сәгыйрь кызы бәйрәмне башлап җибәрде. Аннан соң, С.Баттал исемендәге "Туган якны өйрәнү" музее мөдире Зарипова Лилия Дамир кызы ир-егетләрне котлады. Укучыларыбызның котлаулары шигырь, җырлар һәм Ф.Яруллинның "Хәзинә" дип аталган сәхнә әсәре аша күрсәтелде. Бәйрәмебез чәй өстәле артында дәвам итте.




















