Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
| У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Укытучылар көне белән 05.10.2011

Укытучым!
Юлларыңа гөлләр сибелсен,
Йөзләреңнән шатлык сирпелсен.
Бәхет килсен йөге белән.
Изгелегең, үзеңә кайтсын меңе белән!
Мәктәп администрациясе һәм укучылар
-
Өлкәннәр көне 03.10.2011

Шимбә, ягъни 1 октябрьдә мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга киткән укытучылар һәм хезмәткәрләребез мәктәпкә бәйрәмгә чакырылды. Алар өчен ял концерты һәм чәй өстәле оештырылды.
-
Милләтләр кроссы-2011
26.09.2011
Узган якшәмбедә бистәбездә дүрт йөзләп кеше Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты. Безнең мәктәптән Бәйрәмов Х.Х., Насыйхова Ф.А., Шамсетдинова Р.М, Яруллин И.Н. һәм 9 укучы ярыштылар.
-
1 сентябрь - Белем көне
02.09.2011
Бүген 1 сентябрь - Белем бәйрәме. Бүгенге бәйрәм, мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче 1 сыйныф укучылары өчен көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Безнең мәктәп быел берсеннән-берсе матур өч кызчыкны каршы алды. Бу көн күңелле, күтәренкә рухта үтте. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, "4"ле һәм "5"ле билгеләре генә алып килсен. Бәйрәм белән дуслар!
Бәйрәмнән соң беренче кыңгырау 69 укучыны 1нче дәрескә чакырды. Һәр сыйныфта экологик дәресләр узды. 3 сыйныфта узган ачык дәрестә кунакка килгән әти-әниләр катнашты. Дәреснең темасы: "Кешелек дөньясы алдында торган экологик проблемалар".
-
Туган көн белән котлыйбыз! 31.08.2011

Хөрмәтле Хәлил Хөсәен улын 45 яшьлеге белән котлыйбыз.
Сезне чын күңелдән тәбриклибез
Сәламәтлек теләп иң элек.
Һәрбер көнегез үтсен шатлык белән,
Бәхетләргә генә күмелеп.
Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы.
-
Педагогический КВН 27.08.2011

24 августа в Алекссевске состоялся республиканский зональный фестиваль методической работы. Работала 13 секций. В секции зам. директоров по воспитательной работе прошел педагогический КВН на тему: "Повышение воспитательног потенциала в образовательном пространстве через формирование и развитие личности".
-
Яңа уку елына әзерлек
15.08.2011
Яна уку елына кабул итү комиссиясе 12 августа безнең мәктәптә булды. Мәктәп яңа уку елына әзер.
-
Чыгарылыш кичәсе 27.06.2011

2011 елның 25 нче июнь көнне мәктәптә "Чыгарылыш кичәсе" узды. Кичәдә 11 сыйныф укучыларына тантаналы рәвештә өлгергәнлек аттестаты тапшырылды. Укучыларыбыз, сезнең алда барлык юллар да ачык. Хәерле юл сезгә!
-
БДИ
22.06.2011
11 сыйныф укучыларын БДИ уңышлы тапшырулары белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Сабантуй яңалыклары
16.06.2011
12 июньдә районда узган Сабантуй бәйрәме төрле спорт ярышлары үткәрү белән истә калды. Бәйрәм кунакларны салкын көн белән каршы алды. Шуңа да карамастан милли көрәш буенча ярышлар гадәттәгечә узды...




















