Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
| У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
- Конкурс "Любознательные исследователи окружающего мира " 27.01.2012
-
Казанга экскурсия
26.01.2012
26 январьда бер төркем укытучы һәм укучылар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрына барып кайттылар. Алар Х.Ибраһимның “Төн яна учакта”мелодрамасын карадылар. Спектакль тамашачыларга ошады.
-
Шугалакта 24.01.2012

7 һәм 9 сыйныф укучылары шугалакта.
Сәламәт яшәү рәвеше - безнең төп бурыч. Балаларның сәламәтлекләрен шугалакта да ныгытырга була. Бергә булганда Кыш бабайның салкыннары да сизелми. Рәхәт!
-
Котлыйбыз! 14.01.2012

Бүген Нургазиз Сәлимҗан улы Шакиров 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Алтмыш биш яшь – яшьмени ул,
Йөзе дә аның чик түгел!
Күпме генә яшәсәң дә,
Яшәүдән туймый күңел!
Нургазиз абый, юлларыгызга,
Бәхетләр яуса иде!
Безнең өчен һәрчак шулай
Яшь булып калсагыз иде!
Иң изге теләкләр белән Зур Тигәнәле урта мәктәбе профсоюз оешмасы
-
1-6 сыйныфларда "Яңа ел" бәйрәме 29.12.2011

29 декабрьдә 1-6 сыйныфлар көче белән әзерләнгән "Яңа ел" иртәсе булды. Бәйрәм бик күңелле узды. Яңа ел һәрберебезгә шатлык, куанычлар гына китерсен.
-
С Новым годом! 26.12.2011

Уважаемые коллеги и родители!
Пусть наступающий год принесет много приятных событий и счастливых моментов. Пусть появятся новые перспективы и воплотятся в жизнь поставленные задачи! Желаем крепкого здоровья, удачи и любви Вам и Вашим близким! Хорошего настроения и исполнения самых заветных желаний в канун Нового года!
Администрация школы.
-
Әлфия Авзалова исемендәге җыр бәйгесе 17.12.2011

14-15 декабрьдә Актанышта ТАССР ның, РСФСР ның атказанган артискасы Әлфия Авзалова исемендәге III - ачык төбәкара җыр бәйгесе булып узды. Шушы җыр фестивалендә безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Энҗе уңышлы чыгыш ясап, диплом һәм Актаныш турында китаплар белән бүләкләнде. Риф Гатауллин, Зөһрә Сәхәбиева белән очрашу аңа яңа иҗади уңышларга этәргеч булыр. Алда да уңышлар телибез сиңа Энҗе.
-
Призлы урыннар безнеке! 12.12.2011

10 декабрьдә Әлки районында татарча көрәш булып узды. Безнең егетләребез бу юлы да җиңү белән кайттылар. 9 сыйныф укучысы Халилов Рүзәл 1 урынны алды. Афәрин егетләр!
-
Ватан геройлары көне 09.12.2011

9 нчы декабрьдә С.Баттал исемендәге туган якны өйрәнү музеенда Ватан Геройлары көненә багышланган дәрес-очрашу узды.
Баштан укучылар музейның яңа экспонатлары белән таныштылар. Аннан соң Социалистик Хезмәт Геройлары исеменә лаек кешеләр һәм “Разумовский” совхозы терлекчеләре белән сөйләшү булды. Музей экспозициясенең әлеге бүлеге балаларга, якташларыбызның фидакарьләрчә көрәшеп кенә калмавын, ә хезмәт батырлыклары да кылуларын исләренә төшерде.
-
Көрәш
05.12.2011
1 декабрьдә Биләрдә ОАО "КВ - Агро" призына билбау көрәше булып узды. Безнең мәктәптән укучылар актив катнашып, призлы урыннар яулап кайттылар. Алар:
- Халилов Рүзәл, 9 сыйныф укучысы - 1 урын;
- Зарипов Алмаз, 8 сыйныф укучысы - 2 урын;
- Кадиров Нияз, 9 сыйныф укучысы - 3 урын;
- Насретдинов Рөстәм, 10 сыйныф укучысы - 3 урын. Егетләр афәрин! Уңышлар сезгә!




















