Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Шахмат ярышы 18.01.2017

Шахмат ярышлары тәмам. Җиңүчеләрне, приз алучыларны котлаулар башланды. Үз яшьтәшләре арасында “Арча хәбәрләре” газетасы призына оештырылган ярышларда уйнаган иң оста уенчыларга “Арча хәбәрләре” газетасының Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Командалар арасында Шушмабаш мәктәбенең шахматчылар төркеме 2нче урынны алды. 3нче урында – Ашытбаш мәктәбе укучылары. 1нче урынны һәм Күчмә кубокны Балтач районы Борбаш мәктәбенең шахматчылары алды. Укучылар сараенда тренер Айдар Яхинда тәрбияләнүче шахматчылар үзләрен оста уенчылар буларак танытты. Команда махсус приз белән бүләкләнде.
-
“Смешариклар белән уен” 18.01.2017

География атналыгы кысаларында 3класс укучылары белән берлектә “Смешариклар белән уен” исеме астында ачык чара үтте. Әлеге чараны география укытучысы Гыйззәтуллина Г.Х. оештырды. Кичә мультфильм геройлары белән үрелеп барды. Укучылар әйләнә- тирә дөнья дәресләрендә үткән материалны тулысынча исләренә төшерделәр, бик күп сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр. Үзләренең белемле икәннәрен исбатладылар. Нәтиҗәдә “Крош” командасы җиңү яулады.
-
Белдерү! 17.01.2017

17 январьда 15.00 сәгатьтә Арча Укучылар сараенда “НУР” телерадиостудиясенә татарча сөйләү буенча кастинг була. 7-8 сыйныф укучылары катнаша ала.
-
Бүген бездә - «Арча хәбәрләре» газетасы призына шахмат турниры 17.01.2017

Бүген мәктәбебездә «Арча хәбәрләре» газетасы призына традицион шахмат бәйгесенең чираттагысы башланып китте. Быел да ул үзенчәлекле уза . Беренчедән, узган елдан башлап бу дәрәҗәле ярышлар хәзер район үзәгеннән читтә, авыл мәктәпләрендә уза һәм аның географиясе дә киңәя. Быелгы ярышларда да район мәктәпләре командаларыннан тыш күрше Балтач районы укучылары да катнаша. Икенчедән, быелгы турнирны үткәрү тәртибе дә үзгәреш кичерде. Хәзер шахматчылар яшь категорияләренә бүленеп уйный : башлангыч сыйныф, 5-6 һәм 7-9 сыйныфта укучы малайлар һәм кызлар аерым көч сынаша. Бу киләчәктә республика ярышларына районыбызның иң көчле шахматчы балаларын сайлап алу өчен дә кулай. Чөнки анда бәйгеләр нәкъ шул тәртиптә үткәрелә.
Турнирны ачу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде. Ул яшьләргә уңышлар теләде, бәйгене оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Киләчәктә дә районыбызда спортны җәелдерүгә зур игътибар биреләчәген билгеләп китте. Газетаның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин мәктәп коллективына бәйгене кабул итеп алганнары, тренерларга балаларны туплап алып килгәннәре өчен рәхмәт әйтте, киләсе елларда да бу матур традициянең дәвамлы булачагына ышаныч белдерде.
Ярыш башланды. Аның нәтиҗәләре көн дәвамында билгеле булачак.
Барыгызга да уңышлар!
-
География һәм тарих атналыгы программасы 16.01.2017

№
Эшнең эчтәлеге
Класс
Үткәрү вакыты
Җаваплы укытучы
1
Атналыкны ачу. Программа белән таныштыру.
5-11
17.01
Гыйззәтуллина Г.Х.
Хисамиев Р.Р.
2
“Смешариклар белән уен”. Әйләнә-тирә дөнья дәресеннән ачык чара.
3
18.01
Гыйззәтуллина Г.Х.
3
“Син тарихны беләсеңме?” викторина
6-8
19.01
Хисамиев Р.Р.
4
“Картаны яхшы беләсеңме?” иң яхшы карта белүче укучыны ачыклау.
5-10
Атна дәвамында
Гыйззәтуллина Г.Х.
5
“Могҗизалар кыры”уены
9-11
20.01
Хисамиев Р.Р.
6
“Барысын белергә телим!” географиядән интеллектуаль уен
7
20.01
Гыйззәтуллина Г.Х.
7
Тарих һәм география фәннәреннән иң күп бишле алучы укучыларны билгеләү
5-11
21.01
Гыйззәтуллина Г.Х.
Хисамиев Р.Р.
8
“Төньяк Кавказ- Россиянең иң яшь таулары”. Географиядән ачык дәрес.
8
23.01
Гыйззәтуллина Г.Х.
9
Атналыкка нәтиҗә ясау.Җиңүчеләрне һәм иң актив укучыларны бүләкләү.
3-11
24.01
Гыйззәтуллина Г.Х.
Хисамиев Р.Р.
-
Опубликованы рекомендации по подготовке к ЕГЭ 2017 от ФИПИ
15.01.2017
Опубликованы рекомендации по подготовке к ЕГЭ 2017 от ФИПИ
-
Югары сыйныф укучыларының чираттагы утырышы 12.01.2017

Бүген югары сыйныф укучыларының чираттагы утырышы булып узды. I яртыеллыкка йомгак ясалды, киләчәккә эшләр планлаштырылды. Газетаның январь санын чыгару буенча сөйләшенде. Шулай ук укуга аңлы караш, тәртип, спорт юнәлешләре дә читтә калмады.
-
Пакет документов по обеспечению безопасности в период НГ и зимних каникул
09.01.2017
Пакет документов по обеспечению безопасности в период НГ и зимних каникул
-
Кышкы каникул вакытында 09.01.2017

Кышкы каникул вакытында укучылар , ата-аналар белән берлектә, Яңа Кырлайда Кыш бабай һәм Кар кызында кунакта булдылар. Аларны Шүрәлеләр каршы алып сихри урманга алып кереп киттеләр,анда алар убырлы карчык өендә кунак булдылар. Шүрәлеләр укучыларны төрле уеннар уйнатып , Кыш бабайның өенә озаттылар. Балалар уеннарда катнашып, күңелле ял иттеләр.
-
Кышкы каникуллар тәмам. 09.01.2017

Кышкы каникуллар тәмам. Яллар бик матур, күңелле һәм файдалы узды. 2017 нче ел җиһанга аяк басты. Бу ел да уңышлы , имин, тыныч, матур ел булсын! Барыгызга да киләчәктә уңышлар. нык сәламәтлек, бәхет, шатлык-куанычлар гына телибез!













