Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Хәрәкәттә-бәрәкәт" 08.01.2017

8 январь көнне мәдәният йорты, ата-аналар белән берлектә "Хәрәкәттә-бәрәкәт" дигән исем астында мәдәни-спорт чарасы узды. Чара җыр-бию, күңелле уеннар, ярышлар белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр өләште. Ахырдан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Көн бик салкын булса да, барыбыз да күтәренке кәеф , җылы , матур хисләр белән өйләргә таралыштык.
-
БДИ га әзерлек 05.01.2017

Бүген 9 – класс укучылары өчен биологиядән консультация үткәрелде.
Ахырдан укучылар үсемлекләр , хайваннар патшалыклары буенча тест эшләре эшләп , белем күнекмәләрен ныгыттылар.
-
"Смешарики һәм башкалар..." 04.01.2017

4 январь укучыларның кышкы каникул вакытында "Смешарики һәм башкалар..." дип аталган мәдәни спорт чара үткәрелде. Смешариклар һәм әкият геройлары балаларга төрле кызыклы уеннар уйнатып ,тәмле күчтәнәчләр өләштеләр. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар.Уеннардан соң мультфильм карадылар, чыршы янында биеделәр, җырладылар.
-
"Барыгыз да боз өстенә" 04.01.2017

3 нче январь көнне мәктәптә "Барыгыз да боз өстенә" дигән исем астында спорт бәйрәме узды. Әлеге бәйгедә яшь спортчылар эстафета уеннарында көч сынаштылар, тимераякта шудылар, хоккей уйнадылар . Эстафетада командалар үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Төп оештыручы физик тәрбия укытучысы Сабирҗанов Н.Ф. булды. Балалар мәйданчыкта уздырган төрле уеннарда актив катнаштылар . Бәйрәмнән барыбыз да яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге белән таралыштык.
-
Подготовка к ЕГЭ и ОГЭ 04.01.2017

4 января в школе прошла консультация по подготовке к ОГЭ по русскому языку и к ЕГЭ по математике. Учащиеся выполнили задания ФИПИ.
-
Подготовка к ЕГЭ 03.01.2017

3 января в школе прошла консультация по подготовке к ЕГЭ по русскому и английскому языкам. Ребята выполнили тренировочные задания, рассмотрели алгоритмы выполнения некоторых заданий.
-
« Мөстәкыйль балалар» 03.01.2017

« Мөстәкыйль балалар» проекты кыссаларында уздырылган акцияләрдән тыш, мәктәбебезнең әлеге группадагы укучылары белән төрле бәйгеләр, кичәләр уздырыла. 3 нче январь көнне мәктәп китапханәсендә « Яраткан китабым» дигән темада китапларга кузәтү уздырылды. Укучылар үзләренең яратып укыган китаплары турында фикер алыштылар , декабрь аенда туган укучыларның туган көннәрен билгеләп үттеләр, чыршы әйләнәсендә җырладылар , биеделәр.
-
“Таттелеком” 31.12.2016

31 нче декабрь көнне мәктәпкә , балаларны куандырып, бәйрәм өстенә бәйрәм ясап, бүләкләр күтәреп, “Таттелеком”акционерлык җәмгыяте вәкилләре килеп керде. Алар коллективны бәйрәм белән котладылар. Балаларга Кыш бабай күчтәнәчләре алып килгәннәр. Алар шулай ук Акчишмә башлангыч мәктәбендә һәм мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның өйләрендә дә булдылар. Балалар аларны шатланып каршы алдылар.
Хөрмәтле Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы! Мәктәп коллективы һәм әти-әниләр исеменнән Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез . Сезне ихлас күңелдән Яңа ел бәйрәме белән кайнар котлыйбыз! Яңа елда барлык изге уй-ниятләрегез, хыялларыгыз тормышка ашсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Башкалар белән чын күңелдән, юмарт итеп бүлешкән гамәлләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. -
“Арча” спорт комплексында район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. 29.12.2016

катнашты. Чыршы бәйрәме “Нур” телестудиясе төшергән фильм белән башланып китте. Катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев котлады. Аннан балаларның искиткеч матур чыгышлары башланды. Кар бабай белән Кар кызын быел бәйрәмчә бизәлгән чанага утыртып алып килделәр. Алар белән бәйрәм тагын да тулыланды. Шул арада Кар бабай чыршыдагы утларны кабызып җибәрде, чыршы янына барып, балаларны үз янына җыйды. Бер генә бала да тик тормады, уйнады, җырлады, биеде, чыршы тирәли әйләнде. Яңа ел сюрпризлары да җитәрлек булды. Бу чын мәгънәсендә аралашу, дуслашу бәйрәменә әверелде.
-
“Бәхетле балачак” 28.12.2016

27 декабрьдә “Арча” спорт комплексы бинасындагы “Бәхетле балачак” кафесында муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев районның сәләтле балалары белән очрашты. Бу юлы район башлыгы белән бер чәй өстәле артында сөйләшү бәхетенә төрле мәктәпләрдән 15 укучы иреште. Мәктәбебездән 11 нче сыйныф укучысы Сәлимҗанова Г. катнашты. Укучылар төрле өлкәгә, бигрәк тә район, мәктәп, яшьләр тормышына кагылышлы сораулар бирделәр, тәкъдимнәр керттеләр, фикерләрен җиткерделәр, планнары белән дә уртаклаштылар













