Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Яңа ел белән! 27.12.2016

Сезгә һәм якыннарыгызга Яңа елны яхшы кәеф һәм өметләр белән каршылавыгызны телибез!Яңа ел Сезгә тынычлык һәм иминлек, уңышлар һәм байлык, бетмәс көч һәм энергия алып килсен, иң матур хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле киләчәккә ышанычыгыз ныгысын. Сезгә бәхет, тугры дуслар, онытылмас Яңа ел очрашулары, мәхәббәт, кызыклы идеяләр һәм яңа елда теләкләрегез чынга ашуын телибез!Өегездә татулык һәм иминлек хуҗа булсын, ә бәйрәм кәефе ел дәвамында сезне ташламасын!
-
Яңа елга класс- кабинетларны бизәү конкурсы үткәрелде. 27.12.2016

Чираттагы конкурсларның берсе – Яңа елга багышланган газеталар бәйгесе. Әлеге бәйгегә жюри нәтиҗә ясады.
1 урын – 5 класс
2 урын – 6, 10 класслар
3 урын -7, 8 нче класслар.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Яңа ел һәммәгезгә дә зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, чиксез бәхет, нык сәламәтлек алып килсен!
-
Прием граждан
27.12.2016
С целью максимальной возможности получения гражданами юридической консультации и защиты прав несовершеннолетних 27 декабря 2016 года в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан по адресу: г. Казань, ул. К. Маркса, д. 61, 2 этаж, состоится совместный прием граждан Уполномоченным по правам ребенка в Республике Татарстан Г.Л.Удачиной и заместителем министра образования и науки Республики Татарстан - руководителем Департамента надзора и контроля в сфере образования МОиН РТ Г.З.Габдрахмановой по вопросам защиты прав несовершеннолетних в сфере образования.
Записаться на прием можно по телефону: (843)236-61-64.
-
Авылыбызның иң мөхтәрәм кешеләре – аксакалларыбыз 27.12.2016

Яңа ел бәйрәме - үзенең тылсымы, могҗизалары һәм бүләкләре белән аерылып тора торган бәйрәм ул. Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә моңа тагын бер тапкыр инандылар.
Хөрмәтле авылыбыз өлкәннәре!
Район тарихында, тормышыбызда җуелмас җәүһәрләребез Сез безнең. Бүген дә куйган хезмәтегез, яшәү рәвешегез, балалар, оныклар тәрбияләүдә көндәлек тынгысыз хезмәтегез, төпле киңәшләрегез үз-үзебезне, үз йөзебезне, милләтебезне саклап калуда, яшәтүдә, лаеклы үстерүдә безгә терәк һәм кирәк.
-
Ата-аналарга!
26.12.2016
Бүгеннән укучыларыбызның кышкы каникуллары башлана. Аларга куркынычсызлык кагыйдәләре ныклап аңлатылды, әти-әниләр белән дә аңлату эшләре алып барылды. Әлеге кагыйдәләрне укучыларыбыз һәм әти-әниләр төгәл үтәрләр дип ышанабыз. Бәйрәмнәр, каникуллар хәвеф-хәтәрсез, тыныч, шатлык – куанычлар белән үтсен!
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2016

26 нчы декабрь көнне мәктәптә өлкән сыйныф укучыларының (8-11 кл.) Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм мәктәп директоры Рәмизә Рәисовнаның чыгышыннан башланып китте. Ул укучыларның Яңа ел бәйрәмен зур уңышлар белән каршы алуларын әйтеп узды. “5” кә генә укыган укучылар сәхнә түренә чакырылды. Рәмизә Рәисовна һәр укучыга аерым тукталды, һәрберсенең уңышын әйтеп узды, матур теләкләрен җиткерде. Алар артыннан сәхнәгә 1 нче яртыеллыкны “4” һәм “ 5” билгеләренә тәмамлаган укучылар чакырылды. Директор шулай ук район олимпиадаларына да нәтиҗә ясап, бүләкләр тапшырды.
-
“Яңа ел газетасы” конкурсы нәтиҗәләре. 25.12.2016

2 урын – 6, 10 класслар
Яңа ел бәхет, нык сәламәтлек алып килсен!
-
На президентской ёлке 25.12.2016

25 декабря прошла Республиканская елка, которая собрала в Казани более 7 тысяч школьников со всего Татарстана. На новогоднее представление были приглашены школьники из разных районов республики – отличники учебы и победители олимпиад, спортсмены и активисты детских организаций, а также дети, оказавшиеся в трудной жизненной ситуации. На главной ёлке участвовал ученик 11 класса нашей школы Ахметгалиев Л.
-
Закрытие недели английского языка 20.12.2016

Сегодня был заключительный день английской недели. Учителя подвели итоги, награждали дипломами активных участников.
-
Акция «Подари чудо» 20.12.2016

Мәктәбебезнең мөстәкыйль балалар группасы 19 нчы декабрь көнне “ Могҗиза бүләк ит” ( “ Подари чудо” ) акциясен уздырдылар. Алар өйдә белем алучы 7 класс укучысы Галәветдинов янына бардылар.
Укучылар белән “ Газиз туган телем”дигән темада викторина уздырылды, кызыклы, мавыктыргыч уеннар уйнадылар, яна ел турында җырлар өйрәнделәр һәм Рәмисне яңа ел белән котладылар ,бүләкләр тапшырдылар.













