Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 25.11.2016

25 нче ноябрь көнне 8нче сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта күпчелек әти-әниләр катнашты. Алар башта рус теленнән ачык дәрес карады. Балаларының дәрестә җавап бирүе, белеме, ОГЭ га әзерлекләре турында белделәр. Соңыннан беренче чирек нәтиҗәләре, укучыларның уңышлары, дәрес хәзерләүдәге җитешсезлекләр, медосмотр нәтиҗәләре белән таныштырылды.
-
Бүген мәктәптә 9 нчы класс укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. 25.11.2016

Бүген мәктәптә 9 нчы класс укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Шарипова Р.Ф. I нче яртыеллык нәтиҗәләре, ОГЭ га әзерлек белән таныштырды. Ахырдан мәктәптә узган медосмотр нәтиҗәләре һәм ата-аналарны кызыксындырган сорауларга класс җитәкчесе җавап бирде.
-
Һөнәр сайлау 25.11.2016

Укучыларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү хәзерге заман мәктәбенең төп юнәлешләренең берсе булып тора.
Һөнәр сайлау – кешетормышындагы иң авыр һәм җаваплыадымнардан. Дөрессайланган һөнәр – тормыштаүзурыныңнытабу, дигәнсүз.
Бүген югары сыйныфларда әлеге юнәлеш буенча әңгәмә булды, анкета уздырылды һәм нәтиҗә ясалды.
-
«Иллюзия-фокуслар»
24.11.2016
24 нче ноябрь көнне мәктәптә Татарстан “Мәгариф” ассоциясе “Иллюзия” театр-студиясе тарафыннан “Иллюзия-фокуслар” дип аталган шоу күрсәтелде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , цирк сәнгате фестивале лауреаты Альберт Гадел чыгышы укучыларда зур кызыксыну һәм соклану хисләре уятты.
-
“Чын күңелдән котлаулар” 24.11.2016

24 нче ноябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “Чын күңелдән котлаулар” исеме астында бик матур, эчтәлекле бәйрәм концерты булды.
-
“ Көзге фьюжн” 23.11.2016

Мәктәбебез укучылары район мәдәният йортында уздырылган “Көзге бал – Осенний фьюжн” бәйрәмендә катнаштылар . Күз явын алырлык итеп киенгән егетләр –кызлар 30 нчы еллар вакытына әйләнеп кайткандай булдылар, шул чорның биюен биеделәр, төрле шаян бәйгеләрдә катнаштылар,сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм укучылар күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.
-
II Всероссийская акция «СТОП ВИЧ/СПИД» 23.11.2016

С 28 ноября по 4 декабря 2016 года во всех образовательных организациях проводится II Всероссийская акция «СТОП ВИЧ/СПИД». В рамках акции 1 декабря 2016 года пройдет Всероссийский открытый урок «День единых действий по информированию детей и молодежи против ВИЧ/СПИДа «ЗНАНИЕ – ОТВЕТСТВЕННОСТЬ – ЗДОРОВЬЕ» для обучающихся общеобразовательных организаций на официальном сайте Всероссийской акции СТОПВИЧСПИД.РФ.
-
Бадминтон һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары. 23.11.2016

23 нче ноябрьдә мәктәбебездә 6 башлангыч профсоюз оешмасы арасында бадминтон һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары үтте. Профсоюз членнары матур уен күрсәттеләр. Бадминтон буенча Хабирова Сиринә (Сикертән), Набиуллин Разил (Сикертән); өстәл теннисы буенча Шамсемухаметова Гөлназ (Сикертән), Габделахатов Марат (Ашыт) 1 нче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләргә алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” 23.11.2016

“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” антинаркотик акциясе кысаларында “Шахмат уйнагыз, дуслар!” мәктәп проектына 3нче класс укучылары да кушылды. Алар шахмат уйнау серләрен өйрәнәләр.
-
Югары сыйныф укучылары авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары вәкилләре белән очрашты.
22.11.2016
Һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан, Ашытбаш урта мәктәбендә район мәктәпләре югары сыйныф укучыларының Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очрашуы үткәрелде.
Заһидуллин Ленар Рафикович һәм Сафиуллин Нияз Азатович укырга керү тәртибе, уку йортларының өстенлекләре белән таныштырдылар. Укучыларның сорауларына җавап бирделәр.













