Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Очрашу 02.12.2016

Һәр ел 1 декабрьдән башлап, республика күләмендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ункөнлеге уза. Бу уңайдан төрле чаралар, очрашулар, ярыш-бәйгеләр оештырыла, концерт-спектакльләр куела.
Бүген Арчаның күпфункцияле үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең иҗади конкурсына сайлап алу туры узды.
Мәкәбебездән Хәния Хәбибуллина бик матур чыгыш ясады. Чыгышлар залда утыручыларның күзеннән яшь тә китерде, горурлану хисләре дә уятты, сокландырды да.
Хәния 10 декабрь көнне Арча Мәдәният йортында узачак Гала-концертта катнашачак.
Афәрин, Хәния!
-
1 нче декабрь - СПИД ка каршы көрәш көне . 01.12.2016

1 нче декабрь - СПИД ка каршы көрәш көне. Әлеге акциягә кушылып, классларда тәрбия сәгате узды. Укучылар СПИД ның бик куркыныч чир булуы, килеп чыгу сәбәпләре, зарарлануның беренче сыйфатлары турында мәгълүмат алдылар.Статистик мәгълүматлар белән таныштылар. Видеороликлар карадылар.
-
Башлангыч класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. 01.12.2016

1 декабрь көнне башлангыч класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Класс җитәкчеләре беренче чирек нәтиҗәләре , дәрес хәзерләүләре, медосмотр нәтиҗәләре белән таныштырдылар, куркынычсызлык кагыйдәләрен гел искә төшереп торырга кирәклеген аңлаттылар. Ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан әниләр белән берлектә “Җырлыйк әле!” кичәсе үткәрелде. Укучылар әниләрне бәйрәм белән котладылар, әниләр күңелле ял иттеләр. Кичә бик күңелле үтте.
-
“Гаилә бәхете язгы ташу түгел,үзе килми юллар ярмыйча” 30.11.2016

30 нчы ноябрьдә 10-11 нче сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы узды.”Гаилә дәресләре” программасы кысаларында әти-әниләргә “Гаилә бәхете язгы ташу түгел,үзе килми юллар ярмыйча” дип исемләнгән тәрбия сәгате күрсәтелде. Тәрбия сәгате барышында гаилә кору, тотрыклы гаилә серләре,тормыш иптәшеңне бәхетле итү буеча киңәшләр, рәсми һәм гражданлык никахлары мәсьәләләре каралды, тормыштан алынган мисаллар нигезендә әңгәмә оештырылды. Әңгәмәдә укучылар үз фикерләрен әйт-теләр, әти-әниләрнең дә киңәшләрен ишеттеләр
-
Заседание районного совета СНТ. 29.11.2016

29 ноября на базе МБУ ДО «Дворец школьников» состоялось заседание районного совета СНТ. На нем участвовали председатели школьных советов СНТ Арского района. Среди них была ученица нашей школы Файзрахманова Г.( 6 класс). Активисты детского движения выбрали нового районного председателя.
-
Конкурс на газету о русском языке. 28.11.2016

В рамках недели русского языка и литературы был объявлен конкурс на газету о русском языке. Ребята придумали интересные названия и формы для своих газет. Своими руками они оформили газеты "Веселая морфология", "Веселая азбука", "Русские правила в рисунках".Яркие и содержательные получились у них работы.
-
Акция “Сәламәт әни – сәламәт бала” 26.11.2016

Мөстәкыйль балалар группасы “ Сәламәт әни – сәламәт бала” акциясен уздырдылар. Акция “Әниләр көне”нә багышлап уздырылган чараларга килгән әниләр белән берлектә уздырылды. Укучылар әниләрне мөстәкыйль балалар группасы исеменнән бәйрәм белән котладылар, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр һәм буклетлар өләштеләр.
-
Котлы булсын! 26.11.2016

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез ,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган,уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк : “Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Гасырлар буена килеп ирешкән бу гыйбрәтле сүзләрне җаныбызга сеңдерү зарур.
Кадерле әниләр! Сезне чын күңелебездән “Әниләр көне” белән тәбрик итәбез! Сезгә сәламәтлек, озын гомер, сабырлык, бары тик бәхет-шатлыклар гына телибез. Һәрвакытта да көләч йөзле, матур, ягымлы булып калыгыз. Бәйрәмегез күңелле үтсен!
Бәйрәмегез котлы булсын,
Елмаеп көлеп торсын!
Сәламәтлек юлдашыгыз,
Тату, матур тормышыгыз
Күңел сөйгән хезмәтегез
Һәрбарчасы мулдан булсын
Бәйрәмегез котлы булсын!
-
Әниләр көне 26.11.2016

Әни! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз. Әни дигәндә дөньялар яктыра, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзләргә яшь килә. Иң кыен чакларда без әниләрне искә алабыз. Чөнки җирдәге иң бөек кеше – ул әни.
Сез - безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз.
25 ноябрь көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә Әниләр көненә багышланган кичә үткәрелде. Укучылар әниләренә булган мәхәббәтләрен, изге теләкләрен матур шигырьләр, моңлы җырлар аша җиткерделәр.
-
Газета- журналларга язылу 25.11.2016

Газетасыз кеше, тәрәзәсез йорт кебек, ди халык мәкале. Авылыбызның почта хезмәткәре Мадагулова А укучыларны һәм укытучыларны 2017 елның беренче яртыеллыгына газета –журналларга яздырды. Башлангыч сыйныф укучылары 30 данә “Салават күпере” журналына язылып беренчелекне яуладылар. Һәр укытучының гаиләсенә “Арча хәбәрләре” газетасы , “Гаилә һәм мәктәп” , “Мәгариф” журналлары килеп торачак.













