Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
“Яшь профессионаллар” WorldSkills ачык төбәк чемпионаты
07.04.2016
Мәктәбебезнең 6,7,8 нче сыйныф укучылары 7апрель көнне “Казан ярминкәсе”ндә 56 төрле һөнәр буенча үткәрелгән“Яшь профессионаллар» WorldSkills ачык төбәк чемпионатында булдылар. Барлык һөнәрләр төзелеш, сәнәгать, IT, хезмәт күрсәтү өлкәсе, җәмәгать транспортында эш, иҗат һәм дизайн кебек алты эре блокка бүленеп башкарылды. Чемпионатта укучылар да көч сынашты, алар арасында безнең мәктәпне тәмамлаган укучылар да бар иде. Әлеге һөнәрләр бәйрәмен укучылар үз күзләре белән күрделәр, берникадәр вакыт эчендә “һөнәрләр дөньясы”нда кайнаштылар, киләчәккә планнар кордылар
-
”Тукай төрле телләрдә яңгырый” 06.04.2016

Халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллык юбилеее уңаеннан бүген 6 нчы апрель көнне ”Тукай төрле телләрдә яңгырый” дип исемләнгән райоара бәйгенең йомгаклау туры узды. Мәктәбебез бик күп кунаклар кабул итте.
Бәйрәм чарасы Ашытбаш авылы мәдәният йөртында башланып китте.Бәйгенең беренче этабына 160 эш кабул ителгән иде, шулар арасыннан тиешле таләпләргә җавап биргән 51 эш җиңүчеләр исемлегенә кертелде. Җиңүчеләреләребезне котларга мәртәбәле кунаклар да килде. Алар арасында Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары , драматург Салихов Данил Хәбибрахман улы, якташыбыз,шагыйрь, күп санлы җырлар авторы Наил Васыйл улы Касыймов, район башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов, Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Кәлимуллина Зөлфия Риф кызы, мәгариф бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы, “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Румия Надершина да бар иде. Ишек төбеннән үк килгән кунакларны Тукайның әкият геройлары каршы алды һәм “пар атта” сәхнгә узып, кунакларны сәламләделәр.
Бәйге өч төрле номинациядә узды: ”Тукай турында татар телендә иҗат эшләре”,” Г. Тукай әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә яки укучы үзе иҗат иткән Г. Тукайга багышланган рус телендәге шигырьләр” ,”Г. Тукай әсәрләре инглиз теленә тәрҗемәдә яки укучы үзе иҗат иткән Г. Тукайга багышланган инглиз телендәге шигырьләр”.Укучыларның иң яхшы эшләре I,II,III дәрәҗәле дипломнарга лаек булды, шулай ук алар арасыннан дипломантлар да билгеләнде.Кичә җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.Бәйрәмнең икенче өлеше Ашытбаш мәктәбендә дәвам итте.Килгән кунаклар мәктәп белән, коллективның эш нәтиҗәләре белән таныштылар.
Бүгенге чара шуның белән үзенчәлекле булды: бөек шагыйребез иҗатын укучылар татар телендә генә түгел, рус һәм инглиз телләрендә дә яңгыраттылар.Бәйрәм килгән кунаклар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
-
“Мәрхәмәтле эшләр атналыгы” 05.04.2016

Мәктәбебезнең 7нче сыйныф укучылары ел дәвамында ялгыз яшәүче Хәмидуллина Хәтирә апагага шефлык иттеләр. Аңа өй җыештыруда, кышын кар көрәүдә, көзен әйләнә-тирәне чиста тотуда булыштылар. “Мәрхәмәтле эшләр атналыгы” кысаларында да онытмадылар аны. Класслары белән бергә ишегалдын кардан чистарттылар.
-
Тимурчылык эше дәвам итә 05.04.2016

Акчишмә башлангыч мәктәбендә "Мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында тимурчылык эше дәвам итә. 5 апрель көнне укучылар авылдашыбыз, тыл ветераны Сабитова Рәшидә әбинең өендә булдылар . Укучылар Рәшидә әбинең сәламәтлеге белән кызыксындылар, ишегалдындагы карларын тараттылар. Рәшидә әби балаларга рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләрен теләп озатып калды.
-
"Син кошларны беләсеңме?" 04.04.2016

Бүген биология атналыгы кысаларында, балаларда кошларга карата мәхәббәт, ихтирам, сак караш тәрбияләү максатыннан 7 нче класс укучылары белән "Син кошларны беләсеңме?" дигән ярыш булды. Бу чара укучыларның кошлар турында туплаган белемнәрен искә төшерү, системалаштыру һәм ныгыту максатыннан уздырылды.
-
Әдәбият һәм туган тел айлыгын үткәрү планы
02.04.2016
№
Үткәреләчәк чаралар исемлеге
Үткәрү вакыты,
Җаваплы
1
Мәктәптә Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап, әдипнең иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан күргәзмәләр булдыру.
ай дәвамында
татар теле һәм әдәбияты, рәсем, хезмәт укытучы-лары, түгәрәк җитәкчеләре
4
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләре буенча “Минем яраткан мизгелем” исемле рәсем бәйгесе
.
1-6.04.
рәсем дәресе укытучысы, татар теле һәм әдә-бияты укыту-чылары
5
Габдулла Тукай әкиятләрен һәм шигырьләрен сәхнәләштерү.( “Таз” шигырен сәхнәләштерү)
1.10.04
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары,пе-дагог- оешты-ручы
6
“ Тукай төрле теллләрдә яңгырый” районара конкурсы уздыру
6.04.
администрация, татар теле һәм әдәбияты укыту-чылары
7
“Сөйкемле Шүрәле” – иҗади эшләр бәйгесендә катнашу
апрель
сыйныф җитәкчеләре.
8
V Республикакүләм Тукай укула-рыннда катнашу
14.04
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары
9
“Тукайга – чәчәкләр”исемле укучыларының иҗади эшләрен яктырткан әдәби бюллетень чыгару
апрель
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары
10
«Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды...» Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесендә катнашу
апрель
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары
11
Тукай иҗатына багышланган кул эшләре күргүзмәсе оештыру
ай дәвамында
Татар теле һәм әдәбияты укыту-чылары, түгәрәк җитәкчесе
12
“Тукайның тормыш мизгелләре” исеме белән әдипнең тормыш юлын, нәсел шәҗәрәсен яктырткан сыйныф сәгатьләре циклы.
апрель
Сыйныф җитәкчеләре
13
5 нче гимназия базасында үткән“Без Тукай варислары” шигырь укучылар конкурсында катнашу
апрель
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары,
14
Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын, әсәрләр сюжетын яктырткан компьютер презентацияләре бәйгесе.
20.04
Сыйныф җитәкчеләре,. татар теле һәм әдәбияты укытучылары
15
. “Тукай көне: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген...” шагыйрьнең туган көненә багышланган әдәби чара.
26.04
татар теле һәм әдәбияты укытучылары
-
Бердәм республика тестына әзерлек. 01.04.2016

Татар теленнән бердәм республика тесты татар теле фәненнән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән укучылар өчен 2016 нчы елның 25 нче апрелендә үткәрелә. Татар теленнән бердәм республика тесты гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнеп, IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен бәяләү максатыннан үткәрелә. Шушы уңайдан бүген 9 нчы сыйныф укучылары сынау тестында катнаштылар һәм барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыктылар
-
Проведен единый урок для учащихся 1-11 классов, посвященный воссоединению Крыма с Россией. 30.03.2016

18 марта 2016 года исполнилось 2 года, с того памятного дня, когда президент Российской Федерации В. В. Путин подписал межгосударственный Договор о принятии Крыма и Севастополя в состав Российской Федерации. В соответствии с данным договором в составе России образовались два новых субъекта - Республика Крым и город федерального значения Севастополь. Это событие имеет важное значение в новейшей российской истории.
30 марта на классных часах был проведен единый урок для учащихся 1-11 классов, посвященный воссоединению Крыма с Россией. Цель такого урока - развитие чувства патриотизма и гордости за свою страну, формирование российской гражданской и цивилизационно-культурной идентичности школьников на основе исторических событий, связанных с воссоединением Крыма с Россией.
-
4 Республика "Моңлы тамчы" балалар фольклор фестивалендә 29.03.2016

-
“ Яшь театр сөючеләр” 29.03.2016

Бүген мәктәптә “ Яшь театр сөючеләр” түгәрәге уздырылды. Түгәрәктә 5 класс укучылары әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерергә өйрәнделәр.













