Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
“Край родной , навек любимый , где найдешь еще такой!” III региональ проект - иҗади эшләр конференциясе. 12.03.2016

11 март көнне Яшел Үзән районында “Край родной , навек любимый , где найдешь еще такой!” III региональ проект - иҗади эшләр конференциясендә катнашып 1 нче урынны алган Хаҗиева Кадрияне һәм 2 нче урын алган Файзрахманова Гүзәлне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
"Әйләнә- тирәдә су" 11.03.2016

11 март көнне мәктәп һәм авыл китапханәсе белән берлектә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Әйләнә- тирәдә су" дигән темада информация сәгате үткәрелде.
-
Кысна башлангыч мәктәбендә әниләр белән бергә бәйрәм кичәсе үтте. 06.03.2016
Кадерле әниләр!
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле!
Сез булганга яшәү мәгънәле! -
Хөрмәтле хатын-кызлар - әниләр, укытучы апалар, ветеран укытучылар, укучы кызларыбыз! 04.03.2016

Сезне 8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне белән тәбрик итәбез. Эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез. Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң Сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Гаиләләрегездә бик-бик бәхетле, кирәк һәм сөекле кешеләр булып яшәгез. Кайгы-хәсрәт Сезне һәрчак читләтеп үтсен. Бәйрәм белән Сезне!
-
“ Тукайга ияреп...” 04.03.2016

Бөек шагыйребез Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Яңа Кырлай мәктәбендә “ Тукайга ияреп...” дип исемләнгән яшь иҗатчылар конкурсы узды.Кон-курста Арча районы укучылары белән беррәттән, республикабызның бик күп мәктәпләреннән кунаклар катнашты.Безнең мәктәбебездән 5 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан – 2нче урынга, 10 нчы сыйныф укучысы Әхмәтгалиев Ленар -3 нче урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз.
-
Әлифба бәйрәме 03.03.2016

Бүген мәктәбебездә кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме булды. Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырылган иде. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Бүген аларның һәрберсе укый белә. Чын күңелдән котлыйбыз аларны! Бәйрәмнең беренче өлеше тантаналы рәвештә җырлар, шигырьләр, әкият геройлары белән берлектә үрелеп барды. Икенче өлешендә 1нче класс укучылары 2 командага бүленеп Эрудит – шоу үткәрделәр. Алар бу бәйгедә төрле фәннәр буенча үзләренең белемнәрен сынап карадылар. “Сандугач” командасы җиңү яулады.
-
Школьная газета 02.03.2016

Очередной номер школьной газеты выпустили на английском языке. В этом номере содержатся информация о школе, впечатления от мероприятий, проведенных в рамках недели английского языка, творчество учащихся.
-
ПОЗДРАВЛЯЕМ! 01.03.2016

29 февраля 2016 года в Казани состоялись подведение итогов и церемония награждения победителей и призеров заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по русской литературе для учащихся школ с родным (нерусским) языком обучения. Среди учащихся 10 классов из нашей школы участвовала Сафина Гульназ и стала призером. От всей души поздравляем Гульназ, учительницу русского языка и литературы Фахрутдинову Зульфию Сунгатовну и родителей с победой и желаем дальнейших успехов!
-
“Аҗаган” уенының финал ярышы 27.02.2016

27 февраль көнне Арчаның бишенче гимназиясендә “Аҗаган” уенының финал ярышлары булып үтте. Анда зона ярышларында җиңү яулаган командалар катнашты. Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе командасы да бу ярышта катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
ПОЗДРАВЛЯЕМ! 27.02.2016

Сегодня, 27 февраля, в Казани состоялась церемония награждения победителей и призеров заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по русскому языку для учащихся с неродным языком обучения. Ученица 10 класса нашей школы Салимзянова Гулина стала абсолютным победителем. Поздравляем Гулину, учителя русского языка и литературы Фахрутдинову Зульфию Сунгатовну и родителей с победой и желаем покорения новых вершин













