Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Пробные экзамены по математике. 25.02.2016

25 февраля в школе прошли очередные пробные экзамены по математике для учащихся 9, 11 классов.
-
Туган телем - Тукай теле 21.02.2016

Туган тел… Һəркем өчен дə газиз бу сүз.Чөнки иң кадерле, бернəрсə белəн дə алыштырылмый торган əти, әни сүзлəрен без туган телдə əйтəбез.Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.
21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәп китапханәсендә “Туган телем – Тукай теле” исеме астында күргәзмә төзелде.
-
Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышлап чаңгы ярышы 20.02.2016

20 нче февраль көнне Арча үзәк стадионында Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышлап чаңгы ярышы уздырылды. Безнең мәктәп укучылары да бик актив катнашты.
Шәрипов Илфат үз группасында II урын алды. Команда буенча III урын.Укытучылары Сабирҗанов Наил Фаилович.
Аларны шушы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Котлау 20.02.2016

Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
Сезнең тормыш юлыгызда,Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар,гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
-
“Тел – милләтнең иң кыйммәтле ядкяре” 18.02.2016

Халыкара туган тел көне уңаеннан атналык кысаларында 18 нче февраль көнне Ашытбаш урта мәктәбендә “Тел – милләтнең иң кыйммәтле ядкяре” темасына түгәрәк өстәл уздырылды.Чарада укучылар , укытучылар, әти-әниләр катнашты. Кичә дәвамында 5-9 нче сыйныф укучылары туган телебезгә багышланган бик матур hәм эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйтештеләр, телен онытучы, аны бозып сөйләүчеләр турында сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим иттеләр.
-
Начался прием в 1 класс 17.02.2016

С 1 февраля 2016 года начался прием заявлений в первый класс.
Для того чтобы записать ребёнка в 1 класс, родители могут прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан.
Количество мест: МБОУ «Ашитбашская сош имени Г.Тукая» -20
Филиал МБОУ «Ашитбашская сош имени Г.Тукая»-«Кыснинская нош»-10
Филиал МБОУ «Ашитбашская сош имени Г.Тукая»-«Акчишминская нош»-10
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне. 17.02.2016

21 февраль – Халыкара туган тел көне. ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм 1999 елның ноябрендә кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан билгеләп үтелә. Мәктәбебездә Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар уздырыла.
-
“Гомерем минем моңлы бер җыр иде” 16.02.2016

М.Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә.
Бүген “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дигән исем астында узган әдәби-музыкаль кичә һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.
Герой-шагыйребезнең тормышы, иҗаты, көрәш юлы кабат безнең күз алдыбыздан узды. Аның батырлыгы безне кабат тетрәндерде.
Муса Җәлил – татар әдәбиятының гына түгел, бөтен ил әдәбиятының горурлыгы hәм даны. Аның гражданлык тойгысы, поэтик ялкыны, илгә тугрылыклыгы миллионлаган кешеләр өчен үрнәк булып тора.
-
“ Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма ...” М.Җәлил. 16.02.2016

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.
Укучыларыбыз М.Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын кызыксынып өйрәнәләр, шигырьләрен күңелдән сөйлиләр, җырларын яратып башкаралар. Һәр класс М.Җәлилгә багышланган фильмны зур дулкынлану белән карады, Р.Мостафин истәлекләрен кызыксынып тыңладылар.
-
Рәсем конкурсы 15.02.2016

Герой-шагырь М.Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә күп чаралар уздырыла.
Бүген “Гасырларда калыр батырлык” рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды:
1 урын - Депресов Станислав
Гаврилов Вячеслав
2 урын- Хабибуллина Хәния
Нуруллина Зәринә
3 урын – Гомәрова Назгөл.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек , бәхет-шатлыклар телибез.













