Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
"Изгелек кылыйк" 08.02.2016

8 февраль көнне "Изгелек кылыйк" акциясе кысаларында Акчишмә башлангыч мәктәбе укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә 7 класс укучысы Галәветдинов Рәмистә кунакта булдылар. Аралашу барышында укучылар Рәмиснең укуы, сәламәтлеге белән кызыксындылар, мәктәптәге яңалыклар белән уртаклаштылар. "Нәрсә ул изгелек?" темасына әңгәмә үткәрелде, бу төшенчәне һәркем ничек аңлавы ачыкланды. Ахырдан Рәмис укучыларга үзенең төпле киңәшләрен бирде, аларны тагын кунакка чакырды.
-
“ Герой пионерлар” 08.02.2016

Патриотик айлык кыссаларында , бүген 8 февраль - яшь антифашистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелде . Шул уңайдан 6-7 сыйныф варислары белән берлектә “ Герой пионерлар” темасына класс сәгате уздырылды. Алар “ Зур сугышның нәни геройлары” дип исемләнгән альбомга күзәтү ясадылар һәм герой пионерлар турында сөйләштеләр , презентация күрсәтелде.
-
Соревнования по зимним видам спорта 07.02.2016

7 февраля в городе Арск прошли соревнования по зимним видам спорта, посвященных второй годовщине открытия XXII Олимпийских зимних игр 2014 в городе Сочи. Из нашей школы в нем участвовали и завоевали призовые места:
Шарипов Ильфат-1 место
Хабибуллина Залина-2 место
Антонов Владислав-2 место
Нуруллина Гульнур-2 место
Ибрагимов Ильгиз-3 место
Эстафета-2 место.
Поздравляем с победой!
-
“Агрокомплекс Ак Барс” призына көрәш ярышы 06.02.2016

6 февраль көнне Курса почмак мәктәбендә район буенча “Агрокомплекс Ак Барс” призына көрәш ярышы узды. Безнең мәктәптән 4 класс укучысы Фәйзрахманов Райнур IIIурын алды.Аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз!
-
“Иң күп бишле алган укучы” 06.02.2016

Бүген без башлангыч класслар атналыгы кысаларында уздырылган “Иң күп бишле алган укучы” бәйгесенә нәтиҗә ясадык. Бу бәйге 2-4 нче класс укучылары арасында үткәрелде. Балалар бу бәйгедә бик теләп катнаштылар. Барысы да “5” ле билгесен күбрәк алу өчен дәресләргә тагын да ныграк әзерләнеп йөрделәр. Ләкин һәр бәйгенең җиңүчеләре була. Менә алар:
2 класс – Абдуллаҗанова Илүзә
3 класс – Бикулова Иллария
4 класс - Файзрахманов Райнур
-
“Мәрхәмәт елмаюдан башлана” 06.02.2016

Бүген башлангыч класс укытучысы Закирова Гөлгенә Шәүкәт кызы 4 класс укучылары белән “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дип аталган ачык тәрбия сәгате уздырды. Балалар дәрестә ребус чиштеләр, бик күп мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлаттылар. Укучылар төрле ситуцияләрдән чыгу юлларын чиштеләр, тылсымлы сүзләр төзеделәр, бер-берләренә матур теләкләр әйттеләр. Укучылар “Ул нәрсәне белми?” дигән әсәрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Укытучы үз алдына куелган максатларына иреште. Дәрестә балалар үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар, һәрвакыт мәрхәмәтле булырга кирәклегенә төшенделәр.
-
Открытые уроки по русскому языку 06.02.2016

5 февраля в Акчишминской начальной школе в рамках недели начальных классов были проведены открытые уроки по русскому языку. Темы уроков: 1 класс- «Буква Ч,ч», 3 класс – «Безударные окончания существительных в единственном числе» (Учитель Гарифуллина Ф.Р.), 2 класс – «Образование слов с помощью приставок», 4 класс - "Повторение" (Учитель Сабирзянова Х.Ф.). На уроке учителя старались добиться полных ответов учащихся, использовали дидактические и раздаточные материалы.Уроки прошли в рабочей обстановке.
-
Бердәм республика тестына әзерлек 05.02.2016

Татар теленнән бердәм республика тесты гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнеп, IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен бәяләү максатыннан үткәрелә. Татар теленнән бердәм республика тесты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән контроль бәяләү материалларын кулланып башкарыла. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен сынау буенча диагностик тест үттеләр.
-
“Г.Тукай шигырьләре һәрвакыт безнең күңелләрдә” – шигырь сөйләү конкурсы. 05.02.2016

“Г.Тукай шигырьләре һәрвакыт безнең күңелләрдә” – шигырь сөйләү конкурсы.
Бүген 1-4 класс укучылары Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Иң сәнгатьле сөйләүчеләр арасында урыннар билгеләнде:
1 нче урын – Заһидуллина Дилә
2 нче урын – Хисамиева Ландыш, Фәхретдинова Илзирә
3 нче урын – Гашиков Ранил
-
Профсоюз җыелышы 05.02.2016

Бүген мәктәпнең 2015 елда Коллектив килешүе үтәлеше буенча профсоюз утырышы үткәрелде. Җыелышта мәктәп директоры Кавиева Р.Р.,профсоюз председателе Ибрагимова Л.Ф., Ашытбаш балалар бакчасы мөдире Каюмова Г.З. чыгыш ясадылар.













