Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Ата-аналар җыелышы 25.03.2019

Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибендә 3 чиреккә анализ, йомгак , тәрбияви доклад сөйләнде. Үрнәк агросәнәгать көллиятиеннән, Арчаның гумантиар-техник техникумыннан вәкилләрнең чыгышы булып узды. Алар чыгарылыш сыйныф әти-әниләре өчен үзләренең уку йорталары турында сөйләделәр.
-
Без бергә 25.03.2019

Арча районында "Без бергә" Республикакүләм балалар сәнгать фестиваленең район этабы узды. Әлге конкурста 5 нче сыйныф укучысы Хисматуллина Гөлназ нәфис сүз номинациясендә 1 дәрәҗәдә лаурет, "Мирас" инструменталь ансамбле 3 дәрәҗәдә лауреат булдылар. Шулай ук "Дуслык" ансамбле, "Девчата" бию коллективы дипломнар белән бүләкләнде.
-
Нәүрүз бәйрәме 23.03.2019

Бүген мәктәптә Нәүрүз бәйрәме үтте. Кыш бабай белән хушлашып, Нәүрүзбикәне чакырдылар. Бәйрәмне ярышлар белән дәвам иттеләр. Укучылар һәм укытучылар тәмле ботка белән сыйландылар. Соңыннан кәгазьгә теләкләр язып, карачкы яндырдылар. Бәйрәм бик күңелле, һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
"Илһам конкурсы" 21.03.2019

Бүген «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үтте. Безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Рамазанова Алинә әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясады. Алга таба зур уңышлар телибез.
-
Ачык тәрбия сәгате 20.03.2019

Бүген педагог-организатор Рахимова Рузилә 8-9 нчы сыйныфлар өчен ачык тәрбия сәгате үткәрде. Чара элек булган комсомол оешмаларына багышланган иде. Укучылар Комсомол кем булган? Аңа ничек кабул иткәннәр? Аларның роле нинди булган? дигән сорауларга җавап эзләделәр. Әлеге сорауларга кайчандыр комсомол оешмасына кабул ителгән укытучыларыбыз җавап бирде.
-
Конкурс 20.03.2019

15 не март көнне район күләмендә "Живая классика" дигән чәчмә әсәр уку конкурсы булып узды. Әлеге конкурста безнең мәктәп укучылар уңышлы чыгыш ясадылар. 5 нче класс укучысы Хисматуллина Гөлназ 2 нче урынга лаек булды.
-
Ачык дәрес 16.03.2019

Бүген 5 класста инглиз теленнән "Shopping for clothes" (Покупка одежды) дигән темага ачык дәрес күрсәттеләр.
-
Инглиз теле атналыгы 15.03.2019

Инглиз теле атналыгы уңаеннан инглиз теле укытучысы Загриева Гөлназ Мансур кызы 5-9 сыйныфлар өчен викторина үткәрде. Укучылар башта үзләре белән таныштырдылар. Моның өчен һәрбер команда инглиз телендә кызыклы видеолар күрсәттеләр.
-
Иң яхшыларын уку 11.03.2019

Бүген безнең 5-6 сыйныф укучылары Республика балалар китапханәсе оештырган "А.Алиш исемендәге премия лауретлары китапларын уку" акциясендә катнаштылар.
-
Бәйрәм белән 07.03.2019

Хөрмәтле әбиләр, әниләр, апалар, сеңелләр! Һәммәгезне дә якынлашып килүче яз бәйрәме 8 март белән котлыйбыз.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Елмаеп, көлеп торсын.
Язгы кояш нурларыдай
Зур эшләргә рухландырсын.
Сәламәтлек юлдашыгыз,
Тату матур тормышыгыз,
Күңел сөйгән хезмәтегез –
Һәрбарчасы мулдан булсын.














