Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Тәрбия сәгате 13.02.2019

Хәзерге вакытта грипп белән авыручылар бик күп күзәтелә. Әлеге чорда үзеңне ничек сакларга? Нинди профилактик чаралар күрергә кирәк соң? Әнә шундый сорауларга бүген безнең мәктәп укучылары җавап бирде. 2-9 сыйныфларда "Дөрес туклану", "Гриппка каршы профилактик чарлар" дигән тәрбия сәгатьләре үтте.
-
Сәламәтлек, хәрби-патриотик атналыгы 12.02.2019

Мәктәптә сәламәтлек, хәрби-патриотика айлыгы бара. Бүген укучыларыбыз турникта тартылу буенча көч сынаштылар.
-
Д.И.Менделеевка 185 яшь! 12.02.2019

Д.И.Менделеевка 185 ел тулу уңаеннан мәктәптә 8-9 сыйныфлар арасында "Соңгы элемент" дип аталган интелектуаль уен узды.
-
Урок Универсиады 11.02.2019

Бүген мәктәптә педагог-организатор Рәхимова Рузилә Зөфәр кызы 2019 елда Красноярск шәһәрендә узачак Универсиада турында ачык дәрес күрсәтте. Укучылар Универсиадада булачак спорт төрләре белән таныштылар, кызыклы биремнәр эшләделәр.
-
Котлыйбыз! 07.02.2019

Татарстан Республикасының яшьләр хокукын саклау "Форпост" хәрәкәтенең 20 еллыгы уңаеннан спартакиада ярышлары уза. Безнең мәктәпнең "Форпост" командасы Лесхоз мәктәбендә үткән зона ярышларында 3 урын алдылар. Котлыйбыз аларны!
-
Сәламәтлек, хәрби-патриотик атналыгы 05.02.2019

Февраль ае сәламәтлек, хәрби-патриотика айлыгы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең мәктәптә дә төрле чарлар үткәрелә. Бүген 8-9 сыйныф укучылары противогаз кию буенча ярыштылар. Бу булачак "Аҗаган" ярышына әзерлек тә булып тора.
-
Конкурс 05.02.2019

Безнең мәктәп укучылары һәрвакыт иҗади конкурсларда катнашып торалар. 4 сыйныф укучысы Латыпов Раил, 5 сыйныф укучыларs Сафина Айгөл һәм Мөхәммәтханова Алинә, 6 сыйныф укучысы Габдрахманова Камилә Россия күләмендә үткәрелгән "Вот моя деревня, вот мой край" дигән фото һәм рәсем конкурсында катнашып, сертификат белән бүләкләнделәр.
-
Ачык чара 31.01.2019

Бүген мәктәбебездә татар халкының бөек драматургы, язучы, XX йөз башы татар әдәбиятын һәм мәдәниятын үстерүгә зур өлеш керткән әдипләребезнең берсе булган Галиәсгар Камалга багышланган тәрбия сәгате үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Луиза Минһаҗ кызы һәм авыл китапханәчесе Әүхәдиева Рузилә Равил кызы безне әдипнең тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырдылар. 6 сыйныф укучылары драматургның иң билгеле әсәрләреннән берсе булган "Беренче театр" драмасыннан өзек күрсәттеләр.
-
Хәрби-патриотик тәрбия 30.01.2019

Мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирелә. Бүген дә 8-9 сыйныф укучылары мылтыктан аттылар, турникта тартылдылар.
-
Фильм карау 26.01.2019

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Гитлер Ленинградны юкка чыгарырга тели. ... 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә. Без дә мәктәптә әлеге көнне искә алуны дәвам итәбез. Тарих һәм җәмгыять укытучсы Фазлиева Р.Р. укучыларга Ленинград блокадасы турында фильм күрсәтте.














