Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Класс сәгате 15.11.2018

12-16 нчы ноябрь аралыгында мәктәбебездә физика, математика, информатика атналыгы уза. Шул уңайдан математика һәм информатика укытучысы Айрат Зөфәр улы 5-7 сыйныфлар өчен "Куркынычсыз интернет" дигән темага класс сәгате уздырды. Укучылар интернет-сервислар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Интернетта ничек итеп мошенниклар кулына эләкмәскә, алданмаска дигән киңәшләр бирелде.
-
Игътибар - юка боз! 14.11.2018

Юка боз катламы белән капланган сулыклар гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән мәктәбебездә “Игътибар - юка боз” дигән темага 1-9 сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучылар боз катканда сулыклар янында бәлагә юлыкмас өчен төрле кагыйдәләр белән таныштылар.
-
Котлыйбыз! 13.11.2018

Бүген мәктәптә мәктәп туры олимпиадасында җиңгән укучыларны котладылар. Аларга һәрберсенә грамоталар бирелде. Әлеге укучылар районда үтәсе олимпиадаларда катнашачаклар. Аларга уңышлар теләп калабыз.
-
Апробация модели проведения итогового собеседования по русскому языку 09.11.2018

Сегодня учащиеся 9 класса прошли апробацию итогового устного собеседования по русскому языку.
-
Ата-аналар җыелышы 01.11.2018

Бүген мәктәп күләмендә 1 чиреккә йомгак ясау максатыннан ата-аналар җыелышы үткәрелде. Каникул чорында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. 9 сыйныф укучыларының әти-әниләре ОГЭга әзерлек торышы, сентябрь, октябрь айларында үткәрелгән сынау имтиханнары нәтиҗәләре белән таныштырылды.
-
Табигатьне сакла! 30.10.2018

Мәктәптә 5 сыйныфлар арасында "Табигатьне ничек сакларга" дигән темага буклетлар конкурсы оештырылган иде. Һәр укытучы, укучы үзенә ошаган буклетка тавыш бирде. Нәтиҗәдә, әлеге конкурста Мөхәмәтханова Алинәнең эше иң әйбәте дип табылды
-
Сөмбелә бәйрәме 29.10.2018

Башлангыч сыйныфлар бу көнне Сөмбелә бәйрәмен уздырдылар. Укучылар төрле уеннар уйнадылар, җырлар җырлардылар. Сөмбеләнең табышмакларын чиштеләр. Бәйрәм ахырында укучылар үзләре әзерләгән флешмоб күрсәттеләр. Укытучылар да, укучылар да бәйрәмнән канәгать калды.
-
Котлыйбыз! 27.10.2018

27 октябрь көнне Арча шәһәрендә армспорт буенча ярыш булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары катнашты. Гыйззәтов Дамир - 3 урын, Габдрахманов Кәрим - 1 урын, Латыпов Алмаз - 1 урын, Мөхәмәтханова Алия - 3 урын яулады.
-
Карлыгач бәйрәме 26.10.2018

Бүген 2 сыйныф укучыларын Карлыгачлар сафына кабул иттеләр. Үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын, җырга-биюгә оста булуларын күрсәттеләр. Бәйрәм укучыларга бик ошады. Ахырдан "Карлыгач җыр"ын җырладылар.
-
Котлыйбыз! 26.10.2018

26 октябрь көнне Иске Ашыт төп мәктәбендә 2006-2007 елгы кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Безнең мәктәп командасы әлеге ярышта 1 урынны яулады. Аларга алга таба зур җиңүләр телибез!














