Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Волейбол ярышы 02.03.2019

Бүген безнең мәктәптә 2006-2007 нче елгы кызлар арасында волейбол ярышы узды. Казанбаш, Кәче, Иске Чүриле, Арчаның 2,7 мәктәпләренең командалары катнашты.
1 урынны безнең Казанбаш кызлары алды. 2 урын - Иске Чүриле (1), 3 урын - Кәче, 4 урын - Иске Чүриле (2). Укучыларыбызны котлыйбыз.
-
Тарих, җәмгыять, МХК атналыгы 01.03.2019

Тарих, җәмгыять, МХК атналыгы уңаеннан тарих һәм җәмгыять укытучысы Фазлиева Резеда 5-6 класс укучылары арасында тарих фәне буенча викторина үткәрде.
-
Әлифба бәйрәме 01.03.2019

Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алар, “Хәрефстан иле”нең «Әлифба», «Азбука», «Математика» һ.б. тукталышларында булып, төрле биремнәрне башкардылар. Шул рәвешле алган белемнәр гомумиләштерелде, кабатланды.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар, әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткереп, башларын иделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр. Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.
-
Всемирный день ГО 01.03.2019

Сегодня учитель физкультуры и ОБЖ Мараданов Рафаэль Равилевич провел урок приуроченный к празднованию Всемирного дня Гражданской Обороны.
-
Аҗаган 26.02.2019

Хәрби-патриотика айлыгы кысаларында үткәрелгән "Аҗаган" хәрби-патриотик уенның зона ярышында безнең укучылар уңышлы чыгыш ясап, 3 урын алдылар.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2019

23 нче - февраль Ватанны саклаучылар көне. Укучыларыбыз да үзләренең бабайларын, әтиләрен, абыйларын, сыйныфташ егетләрен бәйрәм белән котлады.
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. -
Халыкара туган тел көне 21.02.2019

Дөньяда иң матур ил
Ул - минем туган илем.
Дөньяда иң матур тел
Ул минем туган тел
21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шуң уңайдан мәктәптә зур чара узды. Әлеге чарада мәркәзебез язучылары - Булат Сәләхов, Наил Касыйм, Наилә Ахун, Рөстәм Галиуллин - катнашты.
-
Олимпиада 19.02.2019

Наша ученица 9 класса Гатиятуллина Аделина стала победительницей заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по русскому языку среди учащихся с родным (нерусским) языком обучения. Учитель Мусина Чулпан Рашитовна. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
Муса Җәлилне искә алу 15.02.2019

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
Бүген татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мәктәптә шагыйрьне искә алу кичәсе узды.
-
Әфганчылар белән очрашу 14.02.2019

Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан мәктәп күләмендә әфганчылар белән очрашу үткәрелде. Чара укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Кунаклар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, ә укучылар үз чиратында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.














