Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Тәрбия сәгате 25.01.2019

27 нче гыйнвар көнне Ленинград блокадасы өзүгә 75 ел тула. Шул уңайдан Казанбаш авылы китапханәчесе Әүхәдиева Р.Р. 5-9 класслар өчен ачык тәрбия сәгате үткәрде.
-
Кошлар безнең дусларыбыз 22.01.2019

Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Арча районы Төньяк территориаль управлениясының беренче разрядлы белгече Латыш Фирдәүсә Камил кызы катнашында биология укытучысы Латыпова Р.Г. һәм Казанбаш авылы китапханәчесе Әүхәдиева Р.Р. тарафыннан "Кошлар безнең дусларыбыз" дигән исем астында тәрбияви КВН үткәрелде. "Җимлекләр ясау" конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргәбүләкләр бирделәр. Чарага йомгак итеп мәктәп каршына җимлекләр куелды. Аларга җим салып тору 6 классларга йөкләнде.
-
Шефлык эшләре дәвам итә 18.01.2019

Шефлык эшләре дәвам итә
-
“Исәнме, яңа математик уен!” 16.01.2019

Бүген атналыкның өченче көнендә “Исәнме, яңа математик уен!” үткәрелде. Укучылар математик ребуслар, кроссвордлар чиштеләр, сан кергән әкиятләргә рәсемнәр ясадылар.
-
"Математик марафон" 15.01.2019

Бүген атналыкның икенче көне. “Математикадан иң пөхтә дәфтәр” конкурсы үткәрелде. “Математик марафон”да укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. “Тапкырлау” командасы 26:24 исәбе белән җиңү яулады.
-
Математика атналыгы 14.01.2019

Бу атнада башлангыч классларда математика атналыгы башланып китте. Бүген “Мин һәм минем классым саннарда” дигән исем астында анкета үткәрелде. “Безнең тормышыбызда – математика” дигән тема сорауларына җавап бирделәр.
-
Котлыйбыз 12.01.2019

9 нчы январь көнне Авыл яшьләре форумы кысасында үткәрелгән “Иң яхшы бизнес идеяләр һәм проектлар” конкурсында 9 нчы сыйныф укучысы Фазлиев Булат уңышлы чыгыш ясап Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Җитәкчесе Фазлиева Р.Р.
-
Конькида шуу 05.01.2019

Кышкы каникул вакыты спорт белән шөгыльләнү өчен иң уңайлы вакыт: чаңгыда йөрү, чана шуу, хоккей уйнау, ә иң күңеллесе әлбәттә конькида шуу. Укучылар һәм аларның әти-әниләре бергәләп шуганда тагын да күңелрәк.
-
Волейбол түгәрәге 04.01.2019

Каникуллар булуга карамастан, безнең мәктәп укучылар һәм укытучылары волейбол түгәрәгенә йөрүләрен дәвам итәләр.
-
Шахмат ярышы 03.01.2019

Уктытучылар арасында үткәрелгән шахмат ярышында безнең мәктәп укытучылары Әсхәдуллина Гөлнара 2 урын, Марданов Рафаэль 3 урын алдылар.














