Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Котлыйбыз! 26.09.2018

26 нчы сентябрь көнне Теләче районында 2006-2007 нче елгы кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Безнең 5 һәм 6 нчы сыйныфта укучы кызларыбыз уңышлы чыгыш ясап, 2 урын яуладылар. Алга таба да аларга уңышлар телибез!
-
Ахун чишмәсенә сәяхәт 22.09.2018

18 сентябрь халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның туган көне иде. Шул уңайдан, Казанбаш мәктәбенең коллективы һәм укучылары "Ахун" чишмәсенә сәяхәт кылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Луиза Минһаҗ кызы һәм авыл китапханәсе хезмәткәре Әүхадиева Рузилә Равил кызы әлеге чишмә, Гариф Ахунов турында укучыларга кызыклы мәгълүматлар бирделәр.
-
Кросс - Татарстан 2018 15.09.2018

15 нче сентябрь көнне Казанбаш төп белем бирү мәктәбенең укучылары бөтен Татарстан күләмендә үткәрелгән "Кросс Татарстан 2018" дигән ярышта катнаштылар.
-
Ата-аналар җыелышы 07.09.2018

7 сентябрь көнне Казанбаш төп белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. АК БАРС страховой кампаниясе вәкилләре белән очрашу
2. Гриппка каршы прививка буенча фельдшерның чыгышы
3. Үткән уку елына нәтиҗә һәм алдагы уку елына максат һәм бурычлар куелды
4. Балигъ булмаган балалар эше буенча инспектор һәм участковый белән сөйләшү
5. Укучыларның ашханәдә туклануы белән танышу
-
Экстремизм һәм терроризмга каршы! 05.09.2018

5 нче сентябрь көнне терроризмга каршы авыл китапханәчесе Әүхадиева Р.Р 5-9 сыйныфлар өчен ачык тәрбия сәгате үткәрде.
-
1 нче класска кабул итү 05.09.2018

1 нче февральдән 2018/2019 нчы уку елына 1нче сыйныфка укырга баручы балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул итү башлана.
-
"Россия дәресе" акциясе 01.09.2018

Бүген укучылар белән "Россия дәресе" акциясе кысаларында тәрбия сәгате туган җирен яратып яшәүче һәм эшләүче фермер Шакирзянов Дамир Зәкиҗан улы белән узды.
-
Белем бәйрәме 01.09.2018

Бүген илебез мәктәпләрендә Белем бәйрәме гөрләп узды.Безнең мәктәпкә дә 8 укучы беренче мәртәбә аяк басты.
-
Мәктәп ярминкәләре 29.08.2018

29 нчы август көнне Арча шәһәрендә Җиңү паркында чәчәкләрдән төрле күргәзмәләр оештырылды. Безнең күргәзмәнең темасы табигатьне саклауга багышланган иде. Шушы ук көнне мәктәпләрнең тәҗрибә участокларында үстергән уңышларын ярминкәдә күрергә була иде.
-
"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе 17.08.2018 Бүген Казанбаш төп мәктәбендә Лесхоз, Иске Кырлай, Пшалым, Түбән Мәтәскә һәм Казанбаш авылыннан беренче сыйныфка керүче балаларга "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында балалар, яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек җитәкчесе Габдулгазизов Ильяс Нурсил улы катнашында сумкалар тапшырылды.















