Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Бөек Җиңүгә - 73 ел. 09.05.2018

Бу көнне безнең мәктәп укучылары, Бөек Җиңүнең 73 еллыгына районда уздырылган "Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә" фестивалендә катнашып, лауреат дипломына ия булдылар.Котлыйбыз!
-
"Үлемсез полк" акциясе 08.05.2018

Укучылар, укытучылар чәчәкләр, шарлар, бабаларының, авылдашларыбызның фотоларын тотып "Үлемсез полк" акциясендә катнаштылар.
-
Бөек Җиңүгә - 73 ел. Тантаналы митинг. 08.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл янында тантаналы митинг узды. Укучылар тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлап чыгыш ясадылар, һәйкәлгә венок, чәчәкләр куйдылар.
-
"Милли эзләнүләр" проекты 30.04.2018

27 нче апрельдә Арчаның 3 нче номерлы башлангыч гомуми белем мәктәбендә туган якны өйрәнү буенча “Милли эзләнүләр” проекты астында үтүче “Туган ягым – Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе” икенче районкүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Бу конференциядә безнең мәктәпнең 4 нче класс укучысы Кударов И.- 2 урынга лаек булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
МЧС хезмәткәрләре белән очрашу 27.04.2018

27 нче апрель көнне МЧС хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очрашу үткәрде. Алар укучыларга язгы ташу чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук шикле предметлар белән сак булу, терроризмга каршы чаралар турында сөйләделәр.
-
"Тамчы шоу" 26.04.2018

26 нчы апрель - Габдулла Тукайның туган көне.Шушы уңайдан мәктәптә 7 нче һәм 8 нче класс егетләре арасында "Тамчы шоу" бәйгесе үткәрелде. Бәйге соравы Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иде.Укучылар үзләренең Тукайны ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Бәйге Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку белән чиратлаштырылды. 8 класс укучысы Мөхәммәтханова Алия Тукай сүзләренә язылган "Туган авыл" җырын татар, рус, инглиз телләрендә башкарды. Ахырдан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
-
"Моңлы Сазым" 26.04.2018

26 нчы апрель көнне Арчаның "Казан арты" музеенда "Моңлы Сазым" дип аталган кичәдә 8 нче класс укучысы Мөхәммәтова Алия Казанбаш төп мәктәбенең данын яклады. Ул Тукай сүзләренә язылган "Туган авыл" җырын өч телдә башкарып, Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 24.04.2018

Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты, Арча ДОСААФ оешмасы тарафыннан оештырылган, Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган, шигырь һәм рәсем конкурсында катнашып 3 нче класс укучысы Ваһапова Сөмбелә (җитәкчесе Галимова Р.Ә.) һәм 2 нче класс укучысы Рәхимов Фәнзил (җитәкчесе Рамазанова Ф.Р.) Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
-
Акция "Георгиевская ленточка" 23.04.2018

-
Котлыйбыз! 21.04.2018

Буген башлангыч класс укучылары өчен оештырылган сәнгать атналыгыңа йомгак ясалды. Иң актив укучыларга, район күләмендә оештырылган конкурсларда җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.














