Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
21 көн. Сау бул, лагерь! 24.06.2018

Бүген лагерьның соңгы көне. Балалар өчен сабантуй уздырылды. Капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чиләккә су ташу, таяк тартышу, чүлмәк вату һәм башка төрле уеннар уйнадылар.Бик күңелле булды.
-
20 көн. "Туристлар көне" 23.06.2018

Лагерьның бу көне кояшлы, җылы көн булуы белән аерылып торды. Шуңа күрә без табигать кочагында туризмга карата төрле уеннар уйнадык. Биек тау башына менеп авылны күзәттек. Төшке аштан соң авыл китапханәчесе Әүхадиева Р.Р. Кызыл китапка кергән үсемлекләр, хайваннар турында экологик кичә уздырды. Балалар тагын бер кат экология турындагы белемнәрен искә төшерделәр, сорауларга җавап эзләделәр.
-
19 көн. "Күңелле светофор" 22.06.2018

Бүген лагерьда эш көне юл йөрү кагыйдәләренә багышланды. Укучылар юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшерделәр. Соңыннан ике отряд арасында "Күңелле светофорик" дигән уен-ярыш оештырылды. Балалар бик актив булдылар. Бер-берсен уздырып сорауларга җавап бирделәр. Алар белән очрашуга Арча шәһәреннән ЮХИДИ хезмәткәре Энҗе Газизовна килде. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде. Энҗе Газизовна балаларга алып килгән бүләкләрен өләште. Көннең икенче яртысында пазл төзү, шашка уены уздырылды.
-
18 көн. "Вожатыйлар көне" 21.06.2018

Бүген лагерь тормышы тагын да җанланды. Балалар өчен бик күп уеннар, ярышлар оештырылды. Һәр бала да уенда актив катнашты. Ике команда арасында квест "Югалган флагны тап" уены балаларга бик ошады.Төшке аштан соң авыл китапханәчесе Әүхадиева Р. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган кичә уздырды. Көн сизелмичә дә үтеп китте.
-
17 көн. "Ут дус та, дошман да..." 20.06.2018

Бүген лагерьда балаларга "Ут - дус та, дошман да" дигән чара узды. Башта утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казалар китереп чыгаруына карата викторина сорауларына җавап бирделәр.Ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерделәр. Аннары табышмакка презентация аша җавап эзләделәр. Соңыннан ике командага бүленеп көчләрен сынаштылар. Көннең икенче яртысында шашка ярышында катнаштылар.
-
16 көн. "Иҗат итүчеләр" 19.06.2018
Бүген лагерьда көнебез бик күңелле һәм файдалы үтте. Балалар бик теләп "Иҗат итүчеләр" интеллектуаль уенында катнаштылар. Төрле номинацияләр аша узләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бикрәк тә "Модельер" конкурсы балаларга бик ошады. Көннең икенче яртысында авыл китапханәсенә барып бөек рус язучысы Л.Толстойга багышланган лепбук ясадылар. -
15 көн. "Әкиятләр иленә сәяхәт" 18.06.2018
Бүген балалар "Әкиятләр иле"нә сәяхәт иттеләр. Алар рус һәм татар халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр. "Әкияти калейдоскоп" уены да балаларга бик ошады. Алар сорауларга җавап бирделәр, пазл җыйдылар, кроссворд чиштеләр. Эчтәлекле презентация карап, үзләренең белемнәрен ныгыттылар. Соңыннан рәсем конкурсы үткәрелде, җиңүчеләр билгеләнде. Көн бик күңелле үтте. -
14 көн. "Киресенчә" 17.06.2018

Лагерьның 14 көне шаяруларга, көлкеле хәлләргә бай булды. Балаларга кызыклы көн тәртибе тәгъдим ителде. Иң комик киемгә, йөрүгә, макияжга һәм рекламага җиңүчеләр билгеләнде.Көннең икенче яртысында әкиятләр буенча узган "Киресенчә" конкурсында укучылар бик теләп катнаштылар.
-
13 көн. "Кино көне" 16.06.2018
Бүген лагерьда кино көне. Балалар "Әкиятләр илендә" дигән викторинада үзләренең көчләрен сынадылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көннең икенче яртысында "Буратино" фильмыннан өзек карадылар. Үзләренең яраткан фильм геройларын рәсемгә төшерделәр. Көн бик күңелле һәм мавыктыргыч узды. -
12 көн. "Сәламәтлек көне" 15.06.2018

Бүген лагерьда "Сәламәтлек" көне. Иртә белән музыка астында иртәнге гимнастика ясадык. Иртәнге аштан соң туган авыл буйлап сәяхәткә чыктык, биек тау башына менеп авылны күзәттек, комлы, ташлы таулар янында фотога төштек. Чәчәкле болында волейбол уйнадык. Көннең икенче яртысында шашка, шахмат буенча көчләребезне сынадык.














