Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Ветеран укытучы бездә кунакта 23.03.2018

Ветеран укытучы Исхакова Ф.Ш. лаеклы ялда булса да, мәктәп белән элемтәсен өзми. Ул 23 нче март көнне үзе укыткан 8 нче сыйныф укучыларына "Күп иярченле кушма җөмләләр" темасына дәрес күрсәтте. Укытучының осталык дәресенә укучылар һәм укытучылар югары бәя бирде.
-
Ата-аналар җыелышы 22.03.2018

22 нче март көнне ата-аналар җыелышы үткәрелде. Беренче көн тәртибе буенча юхиди инспекторы өлкән лейтенант Муллагалиев Ф.И. чыгышы " Юл йөрү кагыйдәләре". Икенче көн тәртибе буенча башлангыч сыйныф укытучысы Рамазанова Ф.Р чыгышы "Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге". Өченче көн тәртибе буенча мәктәп директоры Камалов Р.Р. чыгышы "Язгы чорда техник куркынычсызлык кагыйдәләре". Дүртенче көн тәртибе буенча төрлеләр.
-
Республикакүләм халык балалар иҗаты "Без бергә" конкурс фестиваленең район туры. 20.03.2018

Бүген Түбән Мәтәскә мәдәният йортында Республикакүләм халык балала иҗаты "Без бергә" конкурс фестиваленең район туры узды.Укучылар конкурска бик тырышып әзерләнгәннәр. һәркайсы мактауга лаек. Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар. Аларга киләчәктә уңышлар телибез!
-
Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын! 17.03.2018

Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү нигезендә 8 нче сыйныфлар арасында " Тамчы шоу" уены оештырылды. Чарага Арча районнынан юхиди хезмәткәре Мухаметзянова Э.Г. чакырылган иде. Ул укчыларга яктылык кайтаручы элементлар бүләк итте.
-
#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" 14.03.2018

Бүген мәктәбебездә, мәрхәмәтлелек атнасының 3 көнендә, биология һәм химия укытучысы Латыпова Р.Г. экологиягә багышланган "Чишмәләр сере" дигән ачык тәрбия сәгате үткәрде.
-
#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" 13.03.2018

Мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Ч.Р. 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен бөек рус язучысы Л.Н. Толстой хөрмәтенә түгәрәк өстәл оештырды. Шулай ук китапханәгә Толстойга багышланган китап күргәзмәсенә экскурсия дә үткәрелде.
-
"Язның мәрхәмәтле атнасы-#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" 12.03.2018

Милләтләр дуслыгы көне уңаеннан бүген 5-7 сыйныф укучыларына "Татарстан-дуслык иле, һәр милләт аның гөле" дигән ачык тәрбия сәгате уздырылды.
-
Профориентация айлыгы 10.03.2018

Бүген 8-9 класс укучылары өчен класс җитәкчесе Мусина Чулпан Рашит кызы "Нинди һөнәр яхшырак" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде.
-
Бәйрәм белән! 06.03.2018

Бүген мәктәптә язның беренче бәйрәме- 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне. Әлеге бәйрәмне бик күңелле итеп уздырдык. Концерт номерлары белән аралаштырып 8-9 нчы сыйныфта укучы кызларыбыз командалары үзләренең көчләрен сынадылар. Бәйрәмне күңелле итеп оештырган химия һәм биология укытучысы Латыпова Райлә Галимҗан кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Бәйрәм ярминкәсе 06.03.2018

Бүген мәктәбебездә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе оештырылды. Укучылар үзләренең кул эшләрен тәгъдим иттеләр.














