Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Атомный урок 20.10.2021

В честь Дня работника атомной промышленности в нашей школе прошел Всеросийский просветительский "Атомный урок". Цель проекта - формирование интереса у школьников к современной науке и технологиям. Ребята осваивали ядерных технологий, узнавали об их пользе и применении в разных сферах деятельности.
-
Олимпиада по физической культуре. 18.10.2021

18 нче октябрь көнне Түбән Аты мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары физик тәрбия дәресеннән теоретик һәм практик өлешләрдән торган олимпиада эшләделәр.Иң яхшы күрсәткеч күрсәткән
укучылар район олимпиадасында көч сынашачаклар.Аларга уңышлар телибез.
18 октября учащиеся 5-9 классов Нижнеатынской основной школы по предмету физическая культура прошли олимпиаду, состоящую из теоретической и практической части. Учащиеся, показавшие лучшие результаты, будут соревноваться на районной олимпиаде. Желаем им успехов.
-
"Уңыш көне" Бөтенроссия акциясе 15.10.2021

9 нчы сыйныф укучысы Сибгатуллина С. И. "Уңыш көне" Бөтенроссия акциясендә "Актив тормыш өчен көч" номинациясендә катнашты.
Ученица 9 класса Сибгатуллина С.И. участвовала во Всероссийской акции "День Урожая" в номинации "Сила для активной жизни".
-
Укытучыларны хөрмәтләү тантанасында. 07.10.2021

7 октябрьдә район Мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан район мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Тантанада катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, сәламәтлек һәм уңышлар теләде.Мәгариф алдынгыларын, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешүчеләрне сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр. Мәктәбебез коллективы чәчәкләр күргәзмәсен оештырган өчен 2 нче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Зөлфия Ясәви кызы мәгариф системасындагы нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек,яңа иҗади казанышлар, бәхет телибез. Район сәнгать мәктәбе әзерләгән чыгышлар белән үрелгән матур бәйрәм һәр укытучының күңеленә хуш килде.
-
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле укытучылар! 04.10.2021

Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дип аталган әдәби – музыкаль-интеллектуаль чара оештырылды. Бәйрәм чарасының максаты – укучыларда укытучы һөнәренә карата кызыксыну, укытучыларга хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү, сәләтле укучыларны барлау, аларга үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек тудыру. Чарада 8-9 нчы класс “Белемлеләр”командаларына берләшеп, уку фәннәренең төрле өлкәләренә, мәктәп тормышына караган сорауларга җавап бирделәр, урыннары буталган хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, укытучыларга үзенчәлекле котлауларын шигъри юлларга салып ирештерделәр. Ярыш берничә турдан торды, һәрбер тур җыр, бию, нәфис сүз белән чиратлашып барды. Укучыларның милли киемнәрдә чыгыш ясаулары бәйрәмгә ямь өстәде.
-
“Өлкәннәр көне” 01.10.2021

Көзнең иң матур бәйрәмнәренең берсе - “Өлкәннәр көне” уңаеннан укытучыларны, техник хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладык. Аларга сәламәтлек, тигез тормыш, бәхетле картлык теләдек.
-
Көзге кросс. 30.09.2021

Арча стадионында “Көзге кросс” булып узды. Мәктәбебезнең профсоюз хезмәткәрләре ярышта катнашып кайттылар. Алар Шакиров Р.Н., Кадырова Л.Ф., Закирова А.Р., Маликова Г.Г., Кадыров З.И. Хезмәткәрләргә сәламәтлек , эшләрендә уңышлар телибез.
-
Квест “Мин Арчаны беләм” 30.09.2021

Арча Укучылар сарае “Мин Арча баласы” проекты кысаларында “Мин Арчаны беләм” квесты уздырды. Әлеге квестта өч команда катнашты.Ул командаларга районыбыз мәктәпләреннән
килгән укучылар тупланды. ”Тукай оныклары” дигән команда составында мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Хәлиуллина Ләйсән дә тарихи урыннарда булды, биремнәр үтәде. Үзгә форматта
оештырылган уен ахырында командаларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Физикадан олимпиада 29.09.2021

Мәктәптә төрле фәннәрдән олимпиадалар дәвам итә, Бүген физика фәненнән дә укучылар "Сириус" сайтында олимпиада биремнәрен эшләделәр. Нәтиҗәләрне дә шул сайтта белеп булачак.
-
ГТО ярышы 27.09.2021

Бүген 24 сентябрь Арча шәһәре стадионында ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышлар үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Берничә тест күнегүләре башкарылды:
турникта тартылу, 1000,1500,2000 метрга йөгерү, урыннан сикерү...Чара ахырында Арча муниципаль районында ГТОны пропагандалауга керткән өлешләре өчен мәктәпләргә дипломнар
тапшырылды. Шулай ук йөгерүдә 1 урын алган укучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр исемлегендә безнең 4 сыйныф укучысы Маликов Р. дә бар иде,Ул йөгерү
ярышында үз яшьтәшләре арасында 1 нче урынны яулады.Рузәлгә алдагы ярышларда да актив катнашып,югары үрләр яулавын теләп калабыз. Команда составы: Гайфуллин Н,
Сибгатуллина С., Гаязова А, Маликов Р. Җитәкчесе-Закирова А.Р.
Сегодня 24 сентября в Арском районе на стадионе проводилось сдача норм ГТО. Активное участие приняли и ученики нашей. Были выполнены ряд тестовых упражнений: подтягивание на высокой перекладине; бег 1000,1500,2000 метров; отжимание; прыжки с места...В конце мероприятии были вручены дипломы школам за вклад и пропаганду ВФСК ГТО в Арском муниципальном
районе. А также были награждены ценными призами ученики занявшие 1 места в беге.В списке победителей был и наш ученик 4 класса Маликов Р. который завоевал 1 место. Ему в
дальнейших соревнованиях желаем активного участия и достижения высоких результатов. Состав команды: Гайфуллин Н, Сибгатуллина С, Гаязова А., Маликов Р.
Руководитель-Закирова А.Р..
















