Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
ГТО нормативлары тапшыру 23.09.2021

2 нче сентябрьдән алып 23 нче сентябрьгә кадәр безнең Түбән Аты мәктәбендә физик тәрбия сәгатьләрендә 1-9 нчы сыйныф укучылары ГТО нормативлары тапшырдылар. Иң яхшы курсәткечләр: Гайфуллин Н., Гаязова А., Сибгатуллина С., Маликов Р., Шәмсетдинов И.лар курсәтте.
Со 2 по 23 сентября в нашей Нижнеатынской школе на уроках физической культуры учащиеся 1-9 классов сдавали нормативы ГТО. Лучшие результаты показали: Гайфуллин Н., Гаязова А.,Сибгатуллина С., Маликов Р., Шамсетдинов И.
-
Юллар имин булсын! 22.09.2021

22 нче сентябрь көнне, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы кысаларында, 2,4 класс укучылары белән “ Юллар имин булсын!” темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар белән юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелде. Юлларыбыз һәрчак имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!
22 сентября, в рамках недели “Дорожной безопасности” , с учащимися 2,4 классов провели классный час на тему «Безопасность дорожного движения». Вспомнили и закрепили основные правила дорожного движения. Поняли главное – не стоит подвергать свою жизнь риску. Соблюдать правила дорожного движения, быть осторожным на дороге – это не трусость, а умный расчет.
-
Юлларда игътибарлы бул! 21.09.2021

Мәктәбебезнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр. Балалар бакчасында, мәктәп укучылары каршында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Яктылык
кайтаргыч элементлар,аларның әһәмияте турында фикер алыштылар.
В целях профилактики ДТП с участием детей в период с 20 по 24 сентября 2021 года в РТ проводится Неделя безопасности дорожного движения. Наши ЮИДовцы тоже провели
профилактическую работу воспитанниками детского сада, школьниками младших классов на тему: «Использование световозвращающих элементов рекомендовано пешеходам и при
движении в населённых пунктах.»Использование световозвращающих элементов снижает риск наезда на пешехода на 65%,об этом должен знать каждый.
-
«Татарча диктант» акциясе.
10.09.2021
10 нчы сентябрь көнне бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант” дип исемләнгән белем бирү акциясе узды. Әлеге әһәмиятле чарага безнең мәктәп коллективы да кушылды. Диктант тексты Гомәр Бәширов әсәреннән алынган. Чарада катнашучы укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр, балалар бакчасы тәрбиячеләре акциядә катнашып, татар телен, гореф – гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте. Бер айдан исә аның нәтиҗәләре билгеле булачак.
-
Открытый урок по ОБЖ 07.09.2021

Бүген 7 нче сентябрьдә ОБЖ фәненнән ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә “Янгын,шартлау. Аларның килеп чыгуы һәм саклану чаралары”темасы каралды. Дәрес барышында интернет челтәрләреннән алынган мәгълүмати видео язмалар, презентация, янгын сүндергечен дөрес итеп куллану ысуллары күрсәтелде..Мәктәптә китап ,балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
Сегодня, 7 сентября, прошел открытый урок по предмету ОБЖ. На уроке была расмотрена тема “Пожар, взрыв .Их происхождение и средства защиты”. В ходе урока были продемонстрированы из сетей интернет информационные видеозаписи, презентация. Был показаны способы тушения огня. В школе была организована выставка книг, рисунков детей.
-
"Көзге игелек атнасы" акциясе 06.09.2021

"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында 6-9 нчы сыйныф укучылары белән патриотик тәрбия бирү өлкәсендә иреклеләр (волонтерлык) үсешенә юнәлдерелгән сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгате барышында укучылар Гайфуллин Н., Шәмсиев И. үзләренең туганнары - Бөек Ватан сугышы ветераннары турындагы тарихлары белән уртаклаштылар.
В рамках акции "Осенняя неделя добра" направленного на развития добровольчества (волонтёрства) в сфере патриотического воспитания с учащимися 6-9 классов был проведен классный час урок памяти. В ходе классного часа ученики Гайфуллин Н., Шамсиев И. поделились историями о своих родственников- ветеранов Великой Отечественной войны
-
Игелек атнасы 04.09.2021

4 нче сентябрь көнне Көзге “Шәфкатьлелек атнасы» акциясе кысаларында 8 нче сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Хәмидуллин Д.М. белән бергәләп, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган Обелиск территориясен җыештырдылар. Шул рәвешле әлеге атналыкта изге гамәлләр кылу юнәлешендә үзләреннән өлеш керттеләр. Укучылар Обелиск тирәсен ел әйләнәсендә игътибар үзәгендә тотарга килештеләр.
4 сентября учащиеся 8 класса в рамках « Осенней Недели добра» приняли участие в уборке и очистке территории Обелиска, сделанного в честь погибших односельчан в Великой Отечественной войне.
-
Мондый вакыйгалар кабатланмасын! 03.09.2021

3 нче сентябрь терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек күрсәтү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңай белән укучыларда терроризмга карата нәфрәт тәрбияләү, аның куркыныч асылын аңлату, Беслан шәһәрендәге һәм Казандагы 175 нче гимназия вакыйгаларын искә төшерү, куркынычсызлык чаралары барлау,уяулык саклык, патриотик хисләр тәрбияләү, бердәмлек, дуслык төшенчәләрен ныгыту максатыннан 5- 8 нче сыйныф укучылары белән класс сәгате үткәрелде. Терроризм сүзенең мәгънәсе аңлатылды.
Югарыда аталган вакыйгалар турында укучылар әзерләп килгән чыгышлар тыңланды. Мондый вакыйгалар кабатланмасын өчен, һәрберебезгә уяу булырга кирәк, саклык чараларын күрә белү шарт. Әңгәмә вакытында куркыныч хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп уздык. Класс сәгате шагыйрь Мәхмүт Хөсәен тарафыннан иҗат ителгән “Матур илем – батыр илем” әсәрен уку белән тәмамланды.
Башлангыч сыйныф укучылары шушы теманы яктырткан рәсемнәр ясадылар.
-
“Көзге шәфкатьлелек атналыгы” 03.09.2021

В рамках “ Осенней недели добра” ученики 1-6 классов нарисовали на асфальте добрые рисунки на тему « Яркий город». Мы хотим Вам всем пожелать: живите так, чтобы количество добра в мире увеличивалось с каждым вашим словом и поступком!
“Көзге шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында 1-6 класс укучылары асфальтта мәрхәмәтлелек темасына карата рәсемнәр ясадылар. Һәрбер эштә, һәрбер җирдә изге гамәлләр генә эшлик, бер-беребезгә, олыларга-кечеләргә. Һәрбер үткән көнебез изгелек, шатлык белән үтсен!
-
1 нче Сентябрь – Белем көне. 01.09.2021

Хөрмәтле укытучылар, укучылар!
1 Сентябрь – Белем көне. Инде күпме гасырлар буе нәкъ менә шушы көнне укучылар мәктәпкә ашыга. Аларны укытучылар каршы ала. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган , кызыклы вакыйгаларга бай булган, яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык, сөенечләр, бары тик “4” һәм “5” билгеләре генә алып килсен. Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хатирә булып озата бара. Әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Эшегездә уңышларга ирешегез, алган белемнәр файда алып килсен һәм файда китерсен.
Бәйрәм белән – Белем көне белән Сезне!
















