Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
“Сабантуй”га язабыз: ямьле җәйләр тыныч узсын. 10.06.2021

Төрле бәйгеләр, олимпиадалар, күңелле чаралар белән уку елы тәмамланганын сизми дә калдык. Күңелле җәй безне үзенең матур көннәре белән куандыра. Шулай да газета-журналлар укып алырга да, мәкаләләр язарга да өлгерәбез.”Сабантуй”ның июнь санында мәктәбебезнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды турында мәкалә дөнья күрде. Аның авторы отряд командиры Рүзәл Маликов. Җәйләребез күңелле һәм хәвеф –хәтәрсез үтсен!
-
Соңгы кыңгырау 22.05.2021

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдыгы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чын аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да.
Сегодня для выпускников прозвучит последний звонок. Последний звонок, кажется, напоминает ученикам, окончившим среднюю школу и отправленным в большой мир, о том, что предстоящие дни будут и удивительно красивыми, и беспокойными, и захватывающими, и трудными. Это и звук прощания с их дорогими учителями.
-
Татар халкының гореф - гадәтләре, йолалары 21.05.2021

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларын “Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре “ белән таныштыру турында тәрбия сәгате үткәрелде. Халык бәйрәмнәре ул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Халык бәйрәмнәре һәм йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшьләр бәйрәмнәрнең тәртибен, йоласын кечкендән үк белеп, күреп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Балаларга кечкнәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр, тәрбиячеләр зур эш алып барырга тиеш. Балаларга үз-үзен тота белү, аралаша белү күнекмәләрен балалар бакчасында, мәктәптә һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк. Әгәр дә без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк шул чагында гына милләт, халык өчен тәрбияле балалар үстерәбез.
-
Җиңел атлетика 18.05.2021

Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләре профсоюзы әгъзалары арасында җиңел атлетика буенча шәхси-команда ярышлары булды. Бу ярышта безнең мәктәп тә бик актив катнашты. Укытучыларыбыз Шакиров Р.Н., Закирова А.Р., Маликова Г.Г., газооператорларыбыз Кадыров З.И., Шәйхиев Д.Д. Аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим.
-
Пионерия туган көн белән! 17.05.2021

Пионериянең туган көне уңаеннан Арча Укучылар сараенда педагог-оештыручылар семинары булып узды. Бәйрәмдә ветеран вожатыйлар Гаранина В.В., Зарипова З.М. да катнаштылар, тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар, хатирәләре белән уртаклаштылар.Укучылар сарае җитәкчесе барлык педагог-оештыручыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Бу өлкәдә озак еллар хезмәт куючыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Алар арасында мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Хәмидуллина З.Я. да бар.
Укытучыларны, укучыларны зур балачак бәйрәме белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.
-
“Милли эзләнүләр” проекты 14.05.2021

Арчаның 3 нче номерлы мәктәбендә туган якны өйрәнү буенча “Милли эзләнүләр” проекты астында үтүче Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган укучылар һәм укытучыларның “Туган телемнең серләрен ачам” районара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.Укытучылар өчен “Изге гореф-гадәтләр - милли тәрбия чарасы “ секциясендә үзенең осталык дәресе белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина З.Я. катнашып,3 нче урынга лаек булды.
-
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы 08.05.2021

Бүген 8 нче май көнне Түбән Аты җирлегендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган кичә уздырылды.Кичәнең беренче өлеше Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә салынган обелискка венок кую белән ачылып китте.Бәйрәмебезнең кунагы Алия Габделфартовна да чыгыш ясады. Кичәнең икенче өлешендә укучылар матур эчтәлекле чыгыш тәкъдим иттеләр.Тыл ветераны Хәйруллина Зәйнәп апаның чыгышын балалар да олылар да кызыксынып тыңлады.Бу бәйрәм озак вакытлар хәтердә сакланыр.
Сегодня 8 мая в Нижнеатынском сельском поселении состоялся вечер, посвященный 76-й годовщине Победы в Великой Отечественной войне. Первая часть вечера открылась возложением венка к обелиску в честь погибших в Великой Отечественной войне. Алия Габдулфартовна выступила в качестве гостя праздника. Во второй части вечера учащиеся представили красочное выступление. Выступление ветерана тыла Хайруллиной Зайнап апа с интересом слушали и дети, и взрослые. Этот праздник запомнится надолго.
-
"Күл буенда" дигән экологик-әкият
30.04.2021
Эко - весна акциясе кысаларында "Тубән Аты төп гомум белем биру" мәктәбе филиалы "Урта Сәрдә башлангыч белем бирү мәктәбе" - Балалар бакчасында, балалар белән "Күл буенда" дигән экологик-әкият чарасы үткәрелде.
В рамках акции "Эко - весна" в детском саду Филиал МБОУ "Нижнеатынская ООШ" - "Среднесердинская НОШ-детский сад" с детьми было проведено эколого - сказочное мероприятие "У озера".
-
“Чернобыль – йөрәк ярасы” 30.04.2021

Бүген Түбән Аты мәктәбендә Чернобыль авариясенен 35 еллыгына багышланган мәгълүмати чаралар булып узды. Хамидуллин Данис җитәкчелегендә 7 сыйныф укучылары белән “Чернобыль – йөрәк ярасы” темасына класс сәгате үткәрелде. Укучыларга тарихы,дөньяга китергән зыяны,бик куп сандагы кешеләр үлеменә китерүе турында сөйләнелде .Аеруча Припять шәһәре,аның бүгенге хәле турында сүз булды. Күз алдына китерүе дә авыр:чын мәгънәсендә гөрләп яшәгән шәһәр санаулы сәгатьләр эчендә җансызга әверелә.
Көннең икенче өлешендә физик тәрбия һәм ОБЖ укытучысы Закирова Алия җитәкчелегендә ачык дәрес электростанциясенең шартлау вакытын тасвирлаган видеоязма,презентация күрсәтелде. Вакыйганың әйләнә-тирә мөхиткә зыяны, нурланыш алган кешеләрнең тормышына,аларның буын киләчәгенә зур йогынты ясауы кебек сораулар каралды. Чараны 4-9 класс укучылары һәм мәктәп укытучылары коллективы тыңлады. Соңыннан әлеге охшаш хәлләр кабатланмаска тиешлеге әйтелде.Моның өчен һәрберебездән әйләнә-тирәгә,бер-беребезгә игътибарлы булу, туган табигатьне саклау сорала.
-
28 нче апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне. 28.04.2021

28 нче апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан 8 , 9 нчы сыйныфларда тәрбия сәгате үтте.
















