Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Туган тел һәм Тукай көне. 26.04.2021

7 нче класс укучылары белән “Халкыбызның йөзек кашы” темасына класс сәгате үткәрдек. Әлеге чара 26 нчы апрель – Туган тел көне һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланды. Балалар Тукайның гыйбрәтле язмышы белән таныштылар, аның чын мәгънәсендә халык шагыйре икәнлегенә инандылар. Тукайга багышлап, күргәзмә дә эшләдек, анда фикер иясенә багышланган материаллар, вакытлы матбугатта чыккан язмалар урын алды. Шулай ук Тукай әсәрләреннән өзекләр укыдык. Бөек шагыйрь иҗатында Җаек, Казан чорының әһәмияте турында да сүз булды. Тукай премиясенең 2021 нче елгы лауреатлары турында да мәгълүмат бирелде. Соңыннан татар шагыйьләренең Габдулла Тукайга багышланган шигырьләрен укыдык.
С учащимися 7 класса был проведё классный час, посвящённый ко Дню родного языка и 135 летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Была организована мини-выставка, где можно было познакомиться с материалами периодической печати о народном поэте. Была отмечена важность Казанского и Уральского периодов в творчестве Тукая. Озвучены стихи татарских поэтов , посвящённые известному поэту.
-
“Тукай безнең күңелләрдә”. 26.04.2021

26 нчы апрель көнне бөек талант иясе, татар реалистик тәнкыйтенә нигез салган Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны билгеләп үттек. Г.Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып торган шәхес. Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен укымаган, аның турында сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен дөньяга якын кеше ул. Мәктәбебездә “Тукай - безнең күңелләрдә” уен – кичә үткәрдек. Кичә уен формасында , ике командага бүленеп үткәрелде. Уен “Бездән сорау – сездән җавап”, “Әйтәм табышмак – җавабын табып бак”, “Игътибарлымы сез?” конкурс рәвешендә узды. Бәйрәмдә укучылар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
“Имин тәгәрмәч” бәйгесендә. 24.04.2021

Мәктәбебезнең “Светофориклар” дип исемләнгән яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды районкүләм “Имин тәгәрмәч” бәйгесендә катнашып кайтты. Укытучыларыбыз Хәмидуллина З.Я. һәм Закирова А.Р. җитәкчелегендә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре,беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга җавап бирделәр, төрле каршылыкларны үтеп велосипедта йөрделәр. Маликов Р., Шәмсутдинов А., Хәлиуллина Л., Гәрәева А. - бу укучыларыбыз бердәм команда булуларын расладылар, уңышлы чыгыш ясап, төп гомуми белем мәктәпләр арасында V урынны алдылар һәм дипломга лаек булдылар. Командага киләчәктә зур уңышлар, имин юллар телибез.
-
«Милли мультFest» республика кинофестивалендә. 22.04.2021

Бүген башкалабыз Казанның Филармония концертлар залында «Милли мультFest» республика кинофестиваленең йомгаклау кичәсе булды.Зөлфәт Зиннуров алып барган әлеге кичәдә укытучыбыз Хәмидуллина З.Я. һәм IX сыйныф укучысы Файзрахманов Алмаз катнашып кайттылар.Мәктәбебезнең бер төркем укытучылары һәм укучыларыннан торган “Хыял” иҗат коллективы тәкъдим иткән “Заманча кәҗә белән сарык”дип исемләнгән кыска метражлы фильм “Балалар фольклоры” номинациясендә дипломга лаек булды.
-
Йөзү ярышы 21.04.2021

Арча спорт мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре арасында йөзү буенча ярышлар булып узды. Бу ярышта безнең мәктәпнең профсоюз членнары да читтә калмады. Түбән Аты балалар бакчасы җитәкчесе Хөсәинова Хәтирә, газооператор Кадыров Зөлфәт матур ярыш күрсәттеләр. Аларга сәламәтлек,эшләрендә уңышлар телибез.
-
Туберкулез-дөньяда иң актуаль проблемаларның берсе
20.04.2021
Туберкулез-дөньяда иң актуаль проблемаларның берсе. Ел саен планетада туберкулез белән 8-10 млн.кеше авырый, Россия Федерациясендә 3 млн. тирәсе кеше үлә, ел саен 100 меңгә якын кеше авырый. Туберкулездан үлүчеләр саны 1992 ел белән чагыштырганда 2,3 тапкыр арткан.Мәктәп укучыларының игътибарын бу проблемага җәлеп итү максатыннан һәм туберкулезны профилактикалау максатыннан 9 нчы сыйныф укучылары «туберкулезның беренче билгеләре»дигән видеофильм карадылар.
Туберкулез – одна из самых актуальных проблем в мире. Ежегодно на планете заболевают туберкулезом 8 – 10 млн. человек, умирает около 3 млн. В Российской Федерации ежегодно заболевают около 100 тыс. человек. Показатель смертности от туберкулеза увеличился в 2,3 раза по сравнению с 1992 г.
С целью привлечения внимания учащихся школы к этой проблеме и с целью профилактики туберкулёза учащиеся 9 класса просмотрели видеофильм «Первые признаки туберкулеза».
-
"Спорт велотуризмы - яшьләрне сайлау"
19.04.2021
17 июнь көнне Арча Укучылар сараенда "Спорт велотуризмы - яшьләрне сайлау" проекты кысаларында велосипедны фигуралы йөртү ярышы булып узды. Түгәрәккә йөргән укучыларыбыз матур ярыш күрсәттеләр һәм җиңүләр белән кайттылар. Кәримов Фәнис , Сибгатуллина Сөмбел I урын, Маликов Рүзәл, Гайфуллин Наил III урыннарга ия булдылар. Укучыларга уңышлар телибез. Молодцы! -
“Без -Тукай варислары" шигырь укучылар бәйгесендә
19.04.2021
2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан , Арча муниципаль районы, муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе» базасында “Без -Тукай варислары" шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Бәйгедә мәктәбебез укучылары да актив катнашты. 6 нчы сыйныф укучысы Шәмсетдинов Инсаф һәм 8 нче сыйныф укучысы Кәримов Фәнис II урын 3 нче сыйныф укучысы Маликов Рүзәл уңышлы чыгыш ясаган өчен диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларга сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез. -
На субботнике
17.04.2021
Сегодня в рамках республиканской акции Эковесна 2021 в нашей школе прошел субботник по очистке территории школы. Основная цель акции - повышение экологической культуры учащихся и вовлечение их в природоохранную деятельность. -
Акция "Эко- весна"
17.04.2021
"Эко - весна" акциясе кысаларында "Тубән Аты төп гомум белем биру" мәктәбе филиалы "Урта Сәрдә башлангыч белем бирү мәктәбе" - Балалар бакчасында әти-әниләр ярдәмендә "Кошларга ярдәм итик" чарасы узды. Валиуллин Рәхим абыйсы белән кошларга җимлек ясадылар.Уртак эш нәтиҗәсендә балалар һәм гаиләдә кошларга карата мәрхәмәтлелек, аларга сакчыл караш, кайгыртучанлык, тәрбияләү максаты куелды.В рамках акции "Эко - весна" в детском саду Филиал МБОУ "Нижнеатынская ООШ" - "Среднесердинская НОШ-детский сад" при поддержке родителей прошло мероприятие "Поможем птицам". Валиуллин Рахим с братом сделали кормушки для птиц. В результате совместной работы была поставлена задача воспитать в детях и семье сострадание к птицам, бережное отношение к ним, заботу.
















