Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
“Милли кием – халкым мирасы” исемле флешмоб
10.04.2021
Без , Түбән Аты төп гомумбелем мәктәбе “Милли кием – халкым мирасы” исемле флешмобта катнаштык. Дуслар, Сезне дә флешмобта катнашырга чакырып калабыз. -
День здоровья/Сәламәтлек көне
07.04.2021
День здоровья отмечается ежегодно 7 апреля начиная с 1950 года. В этот день в 1948 году вступил в силу Устав Всемирной организации здравоохранения. Идея Всемирного дня здоровья была выдвинута уже на первой сессии Всемирной ассамблеи здравоохранения в 1948 году.Активная жизнь, движение — залог хорошего самочувствия. Здоровье человека, его физическое, душевное состояние на 50% зависит от того, как человек живет. Поэтому формировать правильное отношение к здоровью необходимо с детских лет. Если школьник научится ценить свое здоровье, понимать важность активного способа жизни, то у него есть большие шансы сберечь свое здоровье и во взрослой жизни. Чтобы учить школьников верно расставлять приоритеты, правильно относиться к здоровью в учебных заведениях проводятся дни здоровья.
В этот день и в нашей школе прошла мероприятия посвященная ко дню здоровья. Дети и учителя школы провели массовую физкультминутку.
Сәламәтлек көне 1950 елдан башлап ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы уставы үз көченә керә. Бөтендөнья сәламәтлек көненең идеясе 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясенең беренче сессиясендә ук тәкъдим ителә. Актив тормыш, хәрәкәт — яхшы кәеф нигезе. Кешенең сәламәтлеге, аның физик, рухи халәте кешенең ничек яшәвеннән 50% ка тора. Шуңа күрә сәламәтлеккә дөрес карашны балалар бакчаларыннан башлап формалаштырырга кирәк. Әгәр укучы үз сәламәтлеген бәяләргә, актив тормыш алымының мөһимлеген аңларга өйрәнсә, аның үз сәламәтлеген олы тормышта да саклап калу мөмкинлеге бар. Укучыларны приоритетларны дөрес куярга өйрәтү өчен уку йортларында Сәламәтлек көннәре үткәрелә. Бу көнне безнең мәктәптә дә сәламәтлек көненә багышланган чаралар узды. Мәктәп балалары һәм укытучылары массакүләм физкультминутка үткәрделәр.
-
Сак булыгыз, туберкулез!
03.04.2021
Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне уңаеннан укучыларга әлеге авыру турында төшенчә бирү, саклану чаралары белән таныштыру, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан 7 нче класс укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде.Укучыларга әлеге авыруга китерүче факторлар аталды. Туберкулез – төчкерү, йөткерү һәм башка юллар белән йога торган чир. Туклану сыйфаты санга сукмаган, токсик продуктлар кулланган, авырулар, стресс, депрессия кичергән кешеләргә куркыныч яный.
Туберкулездан саклану юллары турында сүз булды. Халык күп җыелган урыннарда даими ютәлләүче кеше белән туры килгәндә, аннан читкәрәк китү җаен карарга кирәк. Гигиена таләпләрен үтәргә кирәк. Туклану режимына игътибарлы булырга кирәк. Дөрес туклану даими, системалы һәм сыйфатлы булырга тиеш. Кыскасы, һәрбер кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Сәламәт тормыш рәвеше алып баруны беренче планга кую әһәмиятле. Авыру билгеләре сизелгән очракта, табибка мөрәҗәгать итү кирәк, үз белдегең белән дәвалануның нәтиҗәләре аяныч тәмамланырга мөмкин.
-
Туризм ярышы
03.04.2021
Арча Укучылар сараенда мәктәп укучылары арасында спорт туризмы (залинг) буенча ярыш булып узды. Мәктәбебездән Сибгатуллина С., Габдрахманов Р., Гайфуллин Н., Шәмсетдинов И. катнашты. Габдрахманов Рөстәм, Гайфуллин Наил уңышлы уен көрсәтеп II урын алып кайттылар. Укучыларга сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез. -
2 апрель — Халыкара балалар китабы көне
02.04.2021
Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне унаеннан мәктәбебезнең 1,3 нче класс укучылары белән “ Китап-белем чишмәсе” темасына тәрбия сәгате үткәрелде, 2 нче класс укучылары мәктәп китапханәсендәге яңа китаплар белән таныштылар, китапханәгә кайткан яңа китаплардан күргәзмә оештырылды. -
“Иң яхшы шахматист-2022” 30.03.2021

30 нчы март көнне Арча шәһәре Укучылар сараенда 2 нче этап шахмат ярышлары булып узды. Ярышта безнең мәктәп укучылары: 7 нче сыйныф Хасанова А һәм 5 нче сыйныф Хасанова А актив катнашып кайттылар.Укучыларга зур рәхмәтләр әйтеп, киләсе ярышларда да актив катнашуларын теләп калабыз.
-
Тукай сүзләрен чигәбез!
29.03.2021
Каникул көннәрен файдалы да,күңелле дә үткәрергә тырышабыз.Китапханәдә, клубта,мәктәптә булган төрле чараларда да катнашырга тырышабыз.6 нчы сыйныф кызлары каникул көннәрендә милли чигү күнекмәләрен арттырырга уйладылар.Һәрбер кыз үзе ятлаган шигырьнең берничә юлын тукымага төшерә башладылар.Бергә сөйләшә-сөйләшә эшләве барыбызга да ошый.Бөек Тукай иҗатын кабатларга җае да чыгып тора! -
“Без бергә”
24.03.2021
Бүген 24 нче март көнне шәһәребез Арчада Сәнгать мәктәбендә район куләмендә халык иҗаты буенча “Без бергә” балалар милли фестиваленең тантаналы рәвештә котлау кичәсе булып узды. Кичәдә безнең мәктәптән 3 лауреат җиңүчеләребез 8 сыйныф укучысы Кәримов Фәнис һәм физик тәрбия укытучысы Алия Закирова иде.Киләчәктә дә аларга уңышлар теләп калабыз.Җитәкчесе:Кадырова Л.Ф.Сегодня, 24 марта, в Арской школе искусств состоялось торжественное награждение победителей районного детского национального фестиваля народного творчества “Мы вместе”. На вечере присутствовали призеры лауреаты 3 степени нашей школы-ученик 8 класса Каримов Фанис и учитель физической культуры Алия Закирова. Желаем им успехов и в дальнейшем. Руководитель: Кадырова Л. Ф.
-
Rорәш буенча шәхси-команда беренчелеге
24.03.2021
Сегодня 24 марта в МБУ СШ «Арча» прошли отборочно лично-командное Первенство Арского муниципального района по корэш среди юношей 2008 г.р. и мл. на призы Искандарова Алмаза Василовича. С нашей школы участвовали: ученик 5 класса Сибгатуллин Ильдан, ученик 6 класса Шамсетдинов Инсаф. В Весовой категории до 44 кг ученик 5 класса Сибгатуллин Ильдан занял 1 место.Ильдана поздравляем с победой и желаем ему дальнейших успехов, новых побед. Руководитель: Лотфуллин Т.А.Бүген 24 март көнне «Арча» спорт мәктәбендә 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Искәндәр Алмаз Васил улы призына Арча муниципаль районының корәш буенча шәхси-команда беренчелеге булып узды. Безнең мәктәптән 5 нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Илдан, 6 нчы сыйныф укучысы Шәмсетдинов Инсаф катнаштылар.44 кг. га кадәр авырлык категориясендә 5 сыйныф укучысы Сибгатуллин Илдан 1 урынны яулады.Илданны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар, яңа җиңүләр телибез. Җитәкчесе: Лотфуллин Т. А
-
«Лучший шашист-2021»
23.03.2021
Сегодня 23 марта в Арском Дворце школьников состоялась 2-этап лично-командных соревнований по шашкам среди учащихся общеобразовательных школ Арского муниципального района на звание «Лучший шашист-2021».В возрастной группе девушки 2006-2008 г.р. ученица 8 класса Гаптулхакова Адиля заняла 1 место. Юноши возрастная группа 2006-2008 г.р. ученик 8 класса Гайфуллин Наиль занял 2 место, в той же возрастной группе ученик 8 класса Каримов Фанис занял 4 место. Команда набрав 23 балла занял 3 место среди команд ООШ. Состав команды: Гаптулхакова Адиля 8 класс, Гайфуллин Наиль 8 класс, Каримов Фанис 8 класс. Тренер: учитель физической культуры Закирова А.Р.Команду искренне поздравляем с победой и желаем дальнейших побед.Бүген 23 март көнне Арча Укучылар сараенда «Иң яхшы шашкачы-2021»исеменә Арча муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шашка буенча шәхси-команда ярышларының 2нче этабы булды.2006-2008 елгы кызлар арасында 8 нче сыйныф укучысы Гаптулхакова Әдилә 1 нче урынны яулады. 2006-2008 елгы егетләр арасында 8 нче сыйныф укучысы Гайфуллин Наил 2 нче урын, шул ук яшь төркемендә 8 нче сыйныф укучысы Кәримов Фәнис 4 нче урыннарны яуладылар. Команда 23 балл җыеп, 9 еллык мәктәп командалары арасында 3 урынны яулады. Команда составы: 8 сыйныф Гаптулхакова Әдилә, 8 сыйныф Гайфуллин Наил, 8 сыйныф Кәримов Фәнис. Тренер: физик тәрбия укытучысы Закирова А.Р. Команданы чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
















