Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Бәйрәм белән сезне гүзәл затлар! 07.03.2015

Миләүшә Радиковна җитәкчелегендә 7 нче класс укучылары 8 март бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты күрсәттеләр. Матур биюләр, эчтәлекле җырлар белән үрелеп барган концерт программасы һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм кичәсе ахырында мәктәбебез директоры Фарсель Марселович укытучыларны, техник хезмәткәрләрне, укучыларыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, теләкләрнең иң изгеләрен җиткерде.
-
Әниләрне котлыйк бәйрәм белән! 07.03.2015

8 нче класс укучылары Гөлнур Мостафина җитәкчелегендә әниләренә бәйрәм концерты күрсәттеләр. Әниләрен тәбрикләп, бәйрәм бүләкләре тапшырдылар.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел. 06.03.2015

Бүген мәктәптә Кышкар авыл җирлеге территориясендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына “ 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды . Олы дәүләт бүләген Яңа Кишет җирле үзидарә башлыгы Т.Ә. Арсланов тапшырды. Ул ветераннарга үзенең ихлас матур теләкләрен җиткерде, олы рәхмәтләрен белдерде.
Тантаналы өлештән соң укучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде . Сәхнәдән агылган җыр-моң, бию, нәфис сүз өлкәннәрне ялкынлы яшьлекләренә алып кайтты. Дәһшәтле сугыш еллары, көтеп алынган җиңү күз алдыннан узгандай булды. Кичә мул табын артында дәвам итте.
-
Яз бәйрәме белән кадерле әниләребез! 05.03.2015

Бүген, 5 нче март көнне , мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары үзләренең әниләрен, дәү әниләрен, әбиләрен кунакка чакырдылар. Бәйрәм кичәсендә укучылар матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр , дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерделәр. Балалар саны аз булуга карамастан, бик матур , эчтәлекле программа күрсәттеләр. Укучылар кадерле кешеләренә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.Бәйрәм ахырында әниләр укытучылары Фазылҗанова Г.Н., Абдуллина Д.В. га зур рәхмәтләрен җиткерделәр, эшләрендә иҗади уңышлар теләделәр.
-
Казанга күңелле экскурсия 04.03.2015

Тарих укытучысы Фәридә Илдусовна 6 нчы класс укучыларын Казанга Дәүләт Советына экскурсиягә алып барды.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел. 04.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына медальләр тапшырылды. Бу чарада мәктәбебез укучылары актив катнашты. Эчтәлекле концерт программасы күрсәттеләр. Җиңү өчен зур өлешләрен керткән каһарманнар алдында без һәрвакыт бурычлы.
-
"Живая классика" конкурс юных чтецов 27.02.2015
26 февраля на базе МБОУ "АСОШ №1" прошел муниципальный этап Всероссийского конкурса юных чтецов "Живая классика". Из нашей школы приняла участие Минзянова Фирюза ( 6 класс). Она прочитала рассказ Ирины Пивоваровой "О чем думает моя голова". Грамотность речи, артистизм, глубина проникновения в образную систему текста позволили Фирюзе стать победителем конкурса. Пусть впереди у нашей Фирюзы будут новые свершения и победы.
-
Туган ил сагында! 25.02.2015

Укучыларга патриотик тәрбия бирү, Ватанны хөрмәт итәргә, чик сакчыларының хезмәте турында күзаллау булдырырга ярдәм итү максатыннан Кышкар башлангыч мәктәбендә бүген "Туган ил сагында" дигән кичә үтте.
-
Конкурс чтецов 24.02.2015

Искусство звучащего слово… Оно дано не многим. Умение донести мысль автора- особый дар.. Хранить слово, нести его людям – нелегкий труд. Сегодня , 24 февраля 2015 года, мы проводим конкурс юных чтецов «Живая классика». Это конкурс-соревнование по чтению вслух прозаических произведений русских писателей среди учащихся 6-7 классов.
Цели и задачи:
-пропаганда чтения среди детей,
- расширение читательского кругозора детей,
- Поиск и поддержка талантливых детей,
- повышение интереса к литературе у детей…
Участники конкурса:
- Аскаров Сайдаш -6 класс, рассказ В. Голявкина «Карусель в голове»
- Гайфуллина Диляра, 6 класс, рассказ В Голявкина «Как я под партой сидел»
- Ногманова Регина, 6 класс, рассказ В Голявкина «Не везет»
- Минзянова Фирюза, 6 класс, рассказ И. Пивоваровой «О чем думает моя голова»
-Сабирзянов Салават, 6 класс, рассказ В Голявкина «Кому что удивительно»
-Шубин Александр, 7 класс, рассказ «Марат Казей», из сборника рассказов «Дети-герои ВОВ»
По результатам на районный конкурс чтецов направляются: Минзянова Ф (6 кл), Шубин А (7кл)
-
23.02.2015

Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк!
Сезнең тормыш юлыгызда,
Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар,гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.















