Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
220 лет со дня рождения А.С.Грибоедова 15.01.2015

15 января 2015 г. исполняется 220 лет со дня рождения А.С.Грибоедова. Учитель русского языка и литературы Г.А.Мустафина, учащимися 7,8,9 классов, провела мероприятие, посвященное данному событию. Учащиеся ознакомились с интересными событиями из жизни и творчества драматурга.
-
"Бию" түгәрәге эшчәнлеге 10.01.2015

Мәктәбебездә эшләп килгән бию түгәрәге үзенең эшчәнлеген кышкы каникулларда да дәвам итә. Җитәкчеләре Минзянова Энҗе Фаруковна белән төрле халык биюләре өйрәнәләр.
-
"Яшь тарихчы" түгәрәге эшчәнлеге 09.01.2015

9 нчы январь көнне "Яшь тарихчы" түгәрәге членнары, мәктәп музеена чираттагы очрашуга җыелдылар
Авырылларыбыз тарихына багышланган стендлар янында тукталып, колхозлар чорында авылдашларыбызның мактаулы хезмәтләре турында белделәр. Ленин ордены кавалеры Сибгатуллина Нурания апа, Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры Галәвиева Сания апа, Мостафина Нурсөя апаларның фидакарь эшчәнлегенә сокландылар, медальләрен кулларына кат-кат тотып карадылар. Ә бу тырыш апаларның мәктәптәге дусларының әбиләре икәнен белү аларга кечкенә бер ачыш булды. "Яшь вакытта бигрәк матур булганнар", - диде Назилә елмаеп. Ә Симетбаш авылы җирләрен "1935 нче елда колхоз җирләре итеп мәңгелеккә бирү турындагы акт"ны латин графикасында бөтенебез бергә җыелып укыдылар. Соңыннан тарихи сүзләрне тану буенча аукцион уздырдылар. Җиңүчеләргә түгәрәк җитәкчесе Фәридә Илдусовна кызыклы бүләкләр тапшырды. Каникулның бер көне менә шулай файдалы узды.
-
Шахмат уеннары 09.01.2015

Кышкы яллар вакытында мәктәбебездә шахмат, шашка уеннары уздырылды. 9 нчы гыйнварда районда мәктәп укучылары арасында "Арча хәбәрләре" газетасы призына уздырылган шахмат ярышларында, уңышлы уеннар күрсәтеп, мәктәбебез командасы төп мәктәпләр арасында 2 нче урын алды. Команда составында: Минҗанова Фирүзә, Кәримов Илнур, Сабирҗанов Салават, Юсупов Рәсим. Җитәкчеләре: Минҗанов Фарсель Марселович. Котлыйбыз, алда да уңышлар телибез.
-
Күңелле стартлар. 08.01.2015

5-7 нче класс укучылары катнашында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Командалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, көч сынаштылар.
-
"Тылсымлы мизгел" түгәрәге эшчәнлеге 08.01.2015

8 январь көнне башлангыч класс укучылары Фазылҗанова Г.Н. алып барган “Тылсымлы мизгел” түгәрәгенең чираттагы занятиесенә җыелдылар. Алар тарафыннан башкарылган эшләнмәләр бик матур һәм соклангыч.
-
Имтиханнарга әзерлек 06.01.2015

Мәктәптә ГИАга әзерлек эшләре каникуллар вакытында да дәвам итә. Шул максаттан, 9 нчы класс укучылары белән 5 нче гыйнварда математикадан, 6 нчы гыйнварда рус теленнән пробный ГИА үткәрелде. Класста барлык укучылар да катнашып, җаваплы карап эшләделәр.
-
Яңа ел котлы булсын! 28.12.2014
Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын. Яңа елда яңа уңышлар насыйп булсын! -
Олимпиада призёрлары 28.12.2014

Бу уку елында олимпиадалар буенча районда 8 призлы урыныбыз бар. 7 класс укучысы Фазылҗанов А. русский языктан 2 урынга, географиядән 2 урынга, тарихтан 3 урынга, татар әдәбиятыннан 3 урынга лаек булды. 8 класс укучылары Йосыпова К. русский языктан 3 урынга, Шәрипов К. татар әдәбиятыннан 2 урынга лаек булдылар. 9 класс укучылары Арсланова Я. татар әдәбиятыннан 3 урынга, Гайфуллина Д. татар теленнән 3 урынга лаек булдылар. Укучыларны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
6 нчы класста - лотерея уеннары 27.12.2014

Нурания Шайдулловна үзенең классында укучылары өчен лотерея уеннары үткәрде. Укучылар бик шат булып калдылар.















