Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Өлкәннәргә ярдәм итәбез! 10.02.2015

Укучыларыбыз һәрдаим өлкәннәребезгә ярдәм итеп торалар.
-
"Җирдә тынычлык хакына" 06.02.2015

"Җирдә тынычлык хакына" дип исемләнгән Республика шигырь укучылар бәйгесенең район этабы үтте. Бу бәйгедә мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Юсупов Рәсим 2 урын алды. Аны чын күңелдән котлыйбыз, алда да иҗади уңышлар телибез.
-
Созвездие -Йолдызлык 06.02.2015

Бүген мәктәбебезнең Энҗе Минзянова җитәкчелегендәге "Пластилин" бию төркеме "Стиляги" биюе белән районда үткәрелгән "Созвездие - Йолдызлык 2015" бәйгесеннең сайлап алу турында катнашты. Иҗади уңышлар телибез аларга.
-
"Җирдә тынычлык хакына!" 04.02.2015

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар мәктәбебездә һәрдаим булып тора. Шундыйлардан "Җирдә тынычлык хакына!" исеме астында шигырь укучылар бәйгесе узды. Укучыларыбыз сугыш темасын яктырткан шигырьләр тәкъдим иттеләр. 3 нче урынны М.Җәлилнең "Ана бәйрәме" шигыре өчен 7класс укучылары, 2 урынны Ә.Исхакның "Тынчлык" шигыре өчен 6 класс укучысы Ногманова Регина, 1 урынны М.Әмирнең "Сыерчык" хикәясе өчен 8 класс укучысы Юсупов Рәсим алды. Барысын да җиңүләре белән котлыйбыз, алда уңышлар телибез.
-
Сәламәтлек көне. 02.02.2015

1 нче февраль көнне Арча стадионында "Сәламәтлек көне" үткәрелде. Бу чарада безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнаштылар. (Укытучылардан: Ф.М.Минзянов, Р.Р.Сайфетдинов, укучылардан: Сафин Илсаф, Сәләхиев Илназ, Минзянова Фирүзә, Кәримов Илназ).
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. 29.01.2015

Кишет җирлеге Советлар Союзы Герое Г.Сафиуллинны биргән төбәк. Бөек Ватан сугышына Яңа Кишет җирлегенә кергән 5 авылдан 747 егет яу кырына китә. Илебез өчен батырларча сугышып, 422се мәңгелеккә чит җирләрдә ятып кала. Исән-имин туган якларына 319ы әйләнеп кайта. Бүгенгесе көндә аларның 4се генә безнең араларда. Без мәктәбебез укучылары, Арча балалар "Нур" телевидениесе, "Арча хәбәрләре" газетасы хәбәрчеләре белән ветераннарның өйләрендә булып, истәлекләре белән уртаклаштык, видео материал төшердек.
-
А.П.Чехову 155 лет. 29.01.2015

29 января 1860 года в Тагонроге родился русский писатель, общепризнанный классик мировой литературы - А.П.Чехов. За 25 лет творчества Чехов создал около 900 различных произведений. Его произведения переведены более на 100 языков. В этот день А.П.Чехову исполнилось бы 155 лет. Ученики 7, 9 классов под руководством учителя русского языка и литературы подготовили и провели литературный вечер «Читая Чехова, я смеюсь, радуюсь, волнуюсь». Зрители смотрели фильмы о жизни и творчестве автора, постановки по произведениям «Ванька», «Медведь». Также узнали, что автор любил животных, растения, особенно розы, что в Московской области есть город, который носит имя писателя, что во многих городах есть памятники не только автору, но и героям его произведений. Мероприятие провела учитель русского языка и литературы Н.Ш. Габдрахманова
-
"Хезмәтем - җан рәхәтем" 28.01.2015

Технология укытучысы Сәләхиева М.Р. "Хезмәтем - җан рәхәтем" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрде. Кичәгә озак еллар эшләгән төрле һөнәр ияләре чакырылды. Бу очрашуда югары класс укучылары өчен һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү максат итеп алынды. Чарага чакырылган мөхтәрәм кунаклар турында бай мәгълүмат бирелде, укучылар үзләре язган иншаларны укыдылар. Мәктәп укучылары бары дөрес сайланган хезмәт кенә күңелгә рәхәтлек бирүен аңладылар. Хезмәтләреннән тәм табып, тырышып эшләүче хөрмәтле хезмәтчәннәрнең укучыларга әйткән теләкләрен, киңәшләрен ишетү, балалар күңеленә яхшы хатирә, үтемле сүзләр булып кереп калыр.
-
Чаңгы ярышы. 26.01.2015

24 гыйнвар көнне көчле чаңгычы Ф.Гәрәфиев истәлегенә багышланган район беренчелегенә чаңгы ярышлары узды. Мәктәбебез укучылары ярышларда уңышлы катнаштылар. Команда составында катнашучы укучылар: Минҗанова Фирүзә, Сәләхиев Илназ, Сафин Илсаф, Каримов Илнур, Гайфуллина Диләрә, Шакиров Нурфис, Абдуллина Илүзә, Гайфуллина Динә, Гайфуллин Булат. Аларга алда яңа уңышлар телибез.
-
"Физкуьтура һәм технология атналыгы" 24.01.2015

19 нчы гыйнвардан 24 гыйнварга кадәр "Физкультура һәм технология атналыгы"узды. Шул уңайдан 23 нче гыйнвар көнне технология укытучысы Сәләхиева М.Р. "Чигү" темасына 5 нче класста ачык дәрес күрсәтте. Дәрес яңа технологияләр кулланып башкарылды. Укучылар чигү төрләрен,тарихын, аларны башкару тәртибен, куркынычсызлык технологияләре кагыйдәләрен өйрәнделәр. Дәрес файдалы һәм мавыктыргыч үтте.















