Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Каникулга инструктаж 30.10.2018

Бүген укучыларга, көзге каникул чорында үз-үзеңне тоту буенча инструктаж үткәрелде. Укучылар пожар куркынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләре, тормышка куркыныч янаганда үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты.
-
"Татарча диктант" 27.10.2018

«Татарча диктант» акциясе 2016 елдан башлап үткәрелә. Узган ел акциядә Россиянең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән ике меңнән артык кеше катнашкан. Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.Шул уңайдан безнең мәктәбебез укытучылары белән берлектә, югары сыйныф укучылары да диктант яздылар.Һәр кеше зур җаваплылык һәм зур кызыксыну белән катнаштылар.
-
Пневматик мылтыктан ату һәм дартс ярышлары 26.10.2018

Кичә, 25 нче октябрьдә Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары арасында пневматик мылтыктан ату һәм дартс буенча ярышлар уздырылды. Бу спорт чарасы Арча муниципаль районының 5 нче гимназиясендә бик оешкан төстә барды. Безнең Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбеннән дә 4 укытучысы: Әхмәтова Гүзәл, Шәяхмәтова Рания , Бикчәнтәев Рәдис һәм Мингазов Алмаз катнашып уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Әлфия Айдарская бездә кунакта 25.10.2018

Бүген мәктәбебездә танылган композитор Сара Садыйкованың кызы, Газизова Әлфия Айдарская кунакта булды.
Әлфия Айдарская — Сара Садыйкованың бердәнбер кызы. Әлфия ханым 95 яшендә булуына да карамастан, көр күңелле, энергияле, тырыш, эзләнүчән шәхес. Әнисе һәм шул чор сәнгать әһелләре турында сәгатьләр буе сөйли, аның әсәрләрен көйли-көйли, язылу тарихын бәян итә. Шагыйрьләрнең Сара Садыйковага атап язган шигырьләрен дә, әнисе турындагы төрле шәхесләрнең истәлекләрен дә туплый...
-
"Китапларга икенче тормыш..." 22.10.2018

ЮНЕСКО тәкъдиме белән 22 нче октябрь "Халыкара мәктәп китапханәләре көне" буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебез укучылары таушалган китапларга икенче тормыш бүләк иттеләр. Дәреслекләрне саклап, пөхтә тотарга кирәклеген төшенделәр. Китапларга карата сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләнде.
-
Тәртип һәм тәрбия. 19.10.2018

Мәктәбебезгә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы белгече Диярова Рамилә Гомәр кызы килде. Ул, укучыларыбыз алдында, бик эчтәлекле чыгыш ясады, алар белән әңгәмә уздырды. Мәктәптә, урамда һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, юлда йөрү, урлашу, кешенең сәламәтлегенә һәм милкенә зыян салу, алкоголизм, наркомания һәм тәмәке тарту кебек яман гадәтләр турында укучыларга мәгълүмат бирде. Начар юлга басучы яшүсмерләрнең язмышы бик начар төгәлләнергә, кечкенә генә тәртипсезлекләр дә тормыш юлында кара тап булып калырга мөмкин булуын ассызыклады...
-
Аппликация ясыйбыз... 17.10.2018

Әйләнә-тирә дөнья дәресендә башлангыч класс укучылары көзге табигатьне күзәтеп, төрле яфраклар җыеп кайткан иде. Ә бүген шул яфраклардан аппликация,букет ясадылар. Гади генә яфраклардан нәрсә генә ясап булмый?! Балаларның фантазияләре көчле. Бик матур итеп кешеләр, балыклар, хәтта әтәч тә ясадылар. Букетлары да искиткеч матур килеп чыкты. Ахырдан һәр эшкә анализ ясалды.
-
“Чиста китап” акциясе 16.10.2018

Бүген мәктәбебездә “Чиста китап” акциясе кысаларында укучылардагы дәреслекләрнең торышы тикшерелде. Югары класс укучыларына китапларын тышларга , дәфтәрләрен тәртипкә китерергә кирәклеге искәртелде. Мәктәп күләмендә уздырылган линейкада китапларның әһәмияте, аларны саклау турында сөйләшенде. Китап – белем чишмәсе. Әйдәгез, китапларны саклап тотыйк!
-
Әйләнә-тирә дөнья 12.10.2018

Бүген көн искиткеч матур. Көзнең шундый гүзәл мизгеленнән файдаланып, әйләнә-тирә дөнья дәресеннән, башлангыч сыйныф укучылары белән табигатькә сәяхәткә чыктык. Нинди генә төсләр юк! Агачлар сап-сары шәлләрен ябынган. Бар дөньяга көз исе таралган. Сулап туймаслык! Балалар көзге табигать кочагында рәхәтләнеп уйнадылар, яфраклар җыйдылар. Сәяхәттән кайткач, күргән мизгелләрне рәсемгә төшерделәр.
-
Тәрбия сәгатьләрендә... 11.10.2018

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Үзеңә ошый торган һөнәрне бик күп һөнәрләр арасыннан сайлап алу шактый авыр. Мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы алдында зур сорау туа. Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга?
Шушы сорауларга җавап табу йөзеннән, бүген мәктәптә, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс!” дигән девиз астында, “Һөнәрләр аланына сәяхәт” дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Укучыларда төрле һөнәр ияләренә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү белән бергә, үзләренә тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше турында мәгълүмат бирелде.













