Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Шигырьләр туплана 14.02.2017

Укучыларыбыз әтиләренә багышлап иҗат иткән шигырьләрен алып килә башладылар. Шигырьләрдә һәр баланың әтиләренә карата ихлас теләкләре, яратулары чагыла.
-
Әфганчыларны искә алдык
13.02.2017
Укучыларыбызны авылдаш әфганчыларыбыз белән таныштырдык. Авылдашыбыз, сугыш кырында батырларча һәлак булган Васыйл Әһлиуллинны бер минут тынлык белән искә алдык! Барлык дөнья халкына да тыныч тормыш телибез!
-
Татар теленнән ачык дәресләр 09.02.2017

Туган тел айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укытучылары ана теле дәресләреннән ачык дәресләр күрсәттеләр.
-
"Ел класс җитәкчесе-2017"
08.02.2017
Бүген Арча сәнгать мәктәбендә " Ел класс җитәкчесе -2017" конкурсының муниципаль этабы булды. Безнең мәктәптән Котдусова Г.М.га сертификат тапшырылды. Аңа эшләрендә уңышлар телибез!
-
Әтиләребезгә бүләк
07.02.2017
Укучыларыбызга әтиләренә бүләк итеп, аларга багышлап шигырь язарга тәкъдим итәбез.
Әтиләргә багышлап,
Шигырьләр иҗат итик.
Шигъри юллар белән,
Яратуны күрсәтик.
-
Тарихыбызны өйрәнәбез
06.02.2017
Бүген укучылар белән "Ленинград блокадасы" темасына һәр класста әңгәмәләр оештырылды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар таптылар.
-
Бәйрәмгә әзерлек бара 02.02.2017

1 нче сыйныф укучылары тәүге китаплары - "Әлифба"ны тәмамлау алдында. Алар соңгы хәрефләрне, соңгы авазларны өйрәнәләр. Шуның белән беррәттән "Әлифба бәйрәме"нә зур әзерлек башланды.
-
Чаңгы шуабыз
01.02.2017
Нинди рәхәт бүген һава -
Чаңгы шуарга була.
Чаңгы шуган бала гына
Һәрчак сәламәт була.
Физик тәрбия дәресләрендә укучылар мәктәп яны мәйданчыгында чаңгы шуып, сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
Табигать почмагында
31.01.2017
Балалар бакчасында нәниләр табигать почмагында еш булалар. Аны һәр ел фасылына туры килерлек итеп, тәрбияче апалары белән берлектә тулыландырып торалар.
-
Музейда
30.01.2017
Балалар бакчасына йөрүчеләр бүген мәктәп-бакча музеенда кунакта булдылар. Алар борынгы эш кораллары, акчалар, бизәнү әйберләре белән таныштылар. Тәрбияче апаларын зур кызыксыну белән тыңладылар.









