Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Безнең уңышлар
13.12.2016
2 нче класс укучысы Хаертдинов А. математикадан район олимпиадасында катнашып, призер исемен яулады. Бүген үткәреләчәк рус теле район олимпиадасында да аңа уңышлар телибез!
-
"Ел тәрбиячесе -2016" 12.12.2016

"Ел тәрбиячесе -2016" район конкурсының беренче этабы башланып китте. Балалар бакчасы тәрбиячесе Нигъмәтҗанова Л.Г. ачык эшчәнлек күрсәтте. Хезмәттәшебезгә алдагы ярыш этапларында да уңышлар!
-
9 декабрь -геройлар көне
09.12.2016
Бүген үзебезнең якташ геройларбыз турында җанлы әңгәмә оештырылды. Мирҗәм авылы үзе генә дә өч герой биргән авыл. Нәкыйп Сафин, Галимулла Асхадуллин, Дания Галимова турында видеофильмнар күрсәтелде.
-
Иртәнге гимнастика 06.12.2016

Тезелешеп бер рәткә
Гимнастика ясыйбыз.
Сәламәт булып һәрчак,
Авырмаска уйлыйбыз.
-
Эвакуация 05.12.2016

Мәктәбебездә балалар белән янгын чыкканда үтәлергә тиешле кагыйдәләр, үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, телефон номерлары искә төшерелде һәм эвакуация үткәрелде. Укучылар бик тиз арада ориентлашып, мәктәп ишек алдына тезелделәр.
-
Билгесез солдатларны искә алу 03.12.2016

Бүген укучылар белән "Билгесез солдат" көненә карата әңгәмәләр үткәрелде. Аларны бер минут тынлык белән искә алдык һәм батырларыбыз истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр куйдык.
-
Балалар бакчасында өстәл уеннары 01.12.2016

Балалар бакчасында шашка, домино, лото кебек өстәл уеннарына зур игътибар бирелә. Балалар бу уеннар аша фикерләү, уйлау сәләтләрен дә үстерәләр.
-
Тормышыбыз имин булсын
29.11.2016
Бүген 4 нче класс укучысы Касыймова К.Ф. районкүләмендә үткәрелгән "Яшәү иминлеге нигезләре" фәненнән олимпиадада катнашып кайтты.
-
Әниләрне котлау дәвам итә. 28.11.2016

Кичә авылыбызның мәдәният йортында укучыларыбыз Әниләр көненә багышлап концерт куйдылар. Бию түгәрәге җитәкчесе Нотфуллина Р.Р өйрәткән биюләр әниләребез, әбиләребез күңеленә хуш килде.
-
Әниләр көне 25.11.2016

Бүген балалар бакчасы иң газиз кешеләр-әниләрне үзенә кунакка җыйды. Нәниләребез әниләренә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Әниләр дә кичәдә үзләренең бик актив булуларын исбатладылар. Балалары ясаган бүләкләрне кабул итеп алу һәр әни өчен зур куаныч.









