Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Буыннарны барлыйбыз 03.11.2016

Каникул чорында укучыларга әти-әниләре ярдәмендә, буыннарны барлап, шәҗәрә агачы төзергә кушылды. Бу эш мәктәп кысаларында конкурс буларак үткәрелә. "Үткәнен белмәгәннең-киләчәге юк", -дигәннәр бит борынгылар. Бу иҗади эш балаларда зур кызыксыну уятты.
-
Әкиятләр аша тәрбия 28.10.2016

Бүген балалар бакчасына мәктәп укучылары һәм әти-әниләр кунакта булды. Нәниләребез бик матур итеп "Үги кыз" әкиятен сәхнәләштерделәр. Комсызлык, саранлык сыйфатларын булдырмыйча, дус-тату булып яшәргә кирәклеген башкаларга җыр аша җиткерделәр.
-
"Ел укытучысы" бәйгесе 27.10.2016

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәгъсүмова Г.Х. Шушмабаш урта мәктәбендә үткәрелгән "Ел укытучысы" зона ярышларында әйләнә-тирә дәресеннән ачык дәрес бирде һәм математикадан телдән исәпләү буенча мастер класс үткәрде.
-
"Интернет -укытучыларга!" 26.10.2016

леге дәресләрне «Мәгариф» журналының сайтын төзүче һәм техник яктан алып баручы, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе, «Виртуаль дөнья» китабы авторы Данил Сәфәров үткәрде. Соңыннан ул укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Нәниләрдә кунакта
25.10.2016
Укытучылар коллективы бүген балалар бакчасында Әсхәдуллина М.Р. һәм Нигъмәтҗанова Л.Г. -ларның ачык шөгыльләрен карадылар. Тәрбиячеләр һәр балага индивидуаль якын килеп эшлиләр, балалардан тулы җавап алалар. Мәктәп-бакчада дәвамчанлык, нәниләр белән бакчада ук таныш булу башлангыч сыйныф укытучыларына бик зур файда.
-
Сынауларга әзерләнәбез 25.10.2016

4 нче сыйныф укучылары 27 нче октябрь көнне татар теленнән тест формасында үткәреләчәк сынауларга ныклап әзерләнәләр. Уңышлар сезгә, укучыларыбыз!
-
Без - табигать балалары 24.10.2016

1 нче сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыгып, үләнчел үсемлек, куак һәм агачларны аерырга өйрәнделәр.
-
Әйләнә-тирә фәненнән ачык дәрес 22.10.2016

4 нче сыйныф укытучысы Мәгъсүмова Г.Х. әйләнә-тирә дөнья фәненнән " Кеше тормышында урманнарның әһәмияте" темасына ачык дәрес күрсәтте. Сингапур методлары да бик урынлы кулланылды
-
Рус теле дәресе 21.10.2016

3 нче сыйныф укытучы Лотфуллина Г.Х. укытучыларга һәм тәрбиячеләргә рус теленнән ачык дәрес күрсэтте.
-
Татар теле дәресе 20.10.2016

Ачык дәресләр карау дәвам итә. Бүген Котдусова Г.М. 2 нче сыйныфта татар теленнән дәрес күрсәтте.









