Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Укуга әзерлек бакчадан башлана. 03.10.2016

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар эшчәнлек вакытында үзләрен чын укучыларча тоталар. Тәрбияче апаларын игътибар белән тыңлыйлар, сорауларга уйлап җавап бирәләр, биремнәрне бик тырышып башкаралар.
-
Үз агачыңны утырт! 01.10.2016

Бүген мәктәбебездә "Үз агачыңны утырт" акциясе булып узды. Һәр укучы мәктәп тирәсендә агач утыртты. 1 нче класс аллеясы булдырылды. Бу эштә әти-әниләр дә актив катнашты.
-
Игътибар! Конкурс!
30.09.2016
18 нче октябрьгә кадәр 3-7 яшьлек балалар өчен районкүләм "Осенний калейдоскоп" конкурсы оештырылды. Әти-әниләр, сезнең дә балалар бакчасына йөрүче нәниләрегезне шул конкурста катнаштыру мөмкинлегегез бар. Нигезләмәсе белән танышу өчен тәрбиячеләргә мөрәҗәгать итә аласыз.
-
"Намуслы яшәргә кирәк!"
29.09.2016
5 нче октябрьгә кадәр мәктәбебездә "Намуслы яшәргә кирәк!." , ягъни "Надо жить честно!" конкурсы оештырыла. Бу конкурста катнашу өчен рәсем, коллаж яки аппликация ясарга мөмкин. Җиңүчеләрнең эшләре районкүләм конкурста катнашачак. Актив булыйк, укучылар!
-
Өлкәннәр көненә әзерлек 28.09.2016

Мәктәбебездә өлкәннәр көненә зур әзерлек бара. Укучыларыбыз әби -бабайларына открыткалар, истәлекле бүләкләр әзерлиләр.
-
Әкият яратабыз! 28.09.2016

Нәниләргә иң кызыгы-
Әкиятләр тыңлавы.
Бигрәк күңелле була -
Чын курчаклар уйнавы.
Бакчадагы иң нәни сабыйлар тәрбияче апалары әкиятләрне курчаклар уйнап, күрсәтеп сөйләгәннәрен бигрәк тә кызыксынып тыңлыйлар.
-
Көзге табигатькә экскурсия 27.09.2016

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тәрбияче апалары белән көзке табигатькә экскурсиягә чыктылар. Бакчадагы җиләк-җимеш агачларындагы үзгәрешләрне, аларның кышка әзерләнүләрен күзәттеләр.
-
Бәйрәм белән, тәрбиячеләребез!
27.09.2016
Тәрбияче апалар, һөнәри бәйрәмегез белән сезне!!!
Һәр сабыйны үз балагыз кебек,
Якын итеп кабул итәсез.
Күпме нәниләргә сез, апалар,
Тәрбия һәм белем бирәсез.
Эшегездә зур уңышлар Сезгә,
Сабырлыкның инде иң ныгын.
Әниләрдәй булган апаларны
Сагынып искә алсын һәр буын!
-
Көзге уңыш җыябыз 26.09.2016

Кишер-чөгендер уңышын
Җыярга чыктык дәррәү.
Кишер-чөгендерләребез
Булганнар бит бигрәк дәү.
Ел буена җитәрлек
Яшелчә үстердек без.
Безнең тырыш хезмәтне
Һәммәгез дә күрегез.
Бүген мәктәп-бакчабызда өмә булды. Чөгендер һәм кишер бик мул уңыш бирде.
-
Әти-әниләр, сезнең игътибарга!
26.09.2016
15 сентябрьдән 17 нче октябрьгә кадәр интернетта "Гаиләнең бәхетле мизгелләре" дигән фотоконкурс бара. Әти-әниләр, сезгә дә балалар бакчасына йөрүче сабыйларыгыз белән бергәләп төшкән фотоларыгызны барлап, шушы конкурста катнашу мөмкинлеге бар. Нигезләмәсен тәрбиячеләрдән алырга.









