Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Алдан әзерлек 24.09.2016

Бүген укучылар белән берлектә бакчадан чәчәк орлыклары җыеп алынды. Киләсе ел өчен алдан әзерләнеп куябыз.
-
Фикерләү сәләтләрен үстерәбез 23.09.2016

Балалар бакчасында өстәл уеннары даими үткәрелеп тора. Балалар бик кызыксынып домино уйныйлар. Бу уеннар аша нәниләрнең танып-белү, фикерләү сәләтләрен дә үстерәләр.
-
Ярдәмләшеп яшибез! 21.09.2016

4 нче сыйныф укучылары буш вакытларында беренче сыйныф укучылары белән өстәмә шөгыльлләнәләр. Аларга төрле әкиятләр укыйлар, бергәләшеп төрле уеннар уйныйлар.
-
Шашка уйнарга өйрәнәбез.
20.09.2016
Балалар бакчасында шашка уены белән балалар бик кызыксыналар. Өлкәнрәк балаларның уйнаганнарын күзәтеп, нәниләр дә шашка уенының серләренә тиз төшенәләр.
-
Тәҗрибә уртаклашабыз
19.09.2016
Мәктәбебезнең укытучылары һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре бүген үзара дәрескә йөреп, тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Туган якны өйрәнербез!
16.09.2016
Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларына "Мәдәни көндәлек"ләр тапшырылды. Китапханәче Сабирҗанова Рәйфә апалары туган ягыбызның истәлекле урыннары белән таныштырып, презентация курсәтте. Мәдәни көндәлекне куллану, тутыру тәртибе аңлатылды.
-
1 нче сыйныф укучыларына бүләк! 14.09.2016

Полиция өлкән участок вәкиле полиция майоры Хисамиев Ленар Альтафович 1 нче сыйныф укучылары белән очрашып, юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатты. Аларга юлларда исән-имин йөрүләрен, истәлекле бүләкләр таратты.
Юлның кайсы ягыннан
Ничек итеп барырга?
Юл аркылы үткәндә
Кайчан, кайда чыгарга?
Бу сорауга җавапларны
Без бик яхшы беләбез.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Һәрчак төгәл үтәрбез.
-
Көзге табигатьттә кунакта
13.09.2016
1 нче һәм 2 нче сыйныф укучылары көзге табигатькә сәяхәткә чыктылар. Табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәтеп, үзләрнең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
-
Спорт - безнең дустыбыз 09.09.2016

Бар да тезелеп баскан
Иртәнге зарядкага.
Кечкенәдән кирәк шул
Сәламәтлек сакларга.
Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр спорт белән бик теләп шөгыльләнәләр.
-
Көзнең матур мизгелләре 08.09.2016

2 нче сыйныф укучылары алтын көзнең матур билгеләрен һәр ел фасылында күңелләрендә саклау максатыннан, алтын сары яфраклар сурәтләнгән магнитлар ясадылар.









