Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Төсе кызыл - нинди китап ул? 28.03.2016

Бүген балалар кисеп - ябыштыру шөгылендә кыңгырау чәчәге ясадылар. Иң беренче эш итеп балаларга Кызыл китап, аның максаты турында мәгълүмат бирелде. Шөгыльнең максаты - балаларда Кызыл китапка кертелгән һәр үсемлеккә һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Ясалган кыңгырау чәчәкләре әти-әниләр өчен күргәзмәдә урын алды.
-
Карның кадерен белеп кал 25.03.2016

Март - яз ае булса да,
Кыш китәргә җыенмый.
Җилләр исеп, буран чыга
Карлар ява, туктамый.
Ә безгә бик тә рәхәт
Ак кар белән уйнарга.
Карлы Мартның һәр мизгелен
Күңелләрдә сакларга.
-
Без суган үстерәбез 23.03.2016

Балалар өчен үсемлекләрнең ничек үскәнен күрү зур ачыш булып тора. Күзәтүләреннән чыгып, төрле нәтиҗәләр ясарга һәм дөньяны күзалларга ярата алар. Бакчабызда балалар белән утырткан суган, әнә, нинди зур булды инде!
-
Хезмәт тәрбиясе кече яшьтән 22.03.2016

Балалар бакчасында көндәлек режим саклана. Тиешле вакытта саф һавага чыгып балалар төрле уеннар уйныйлар. Әлбәттә, балалар бакчасыннан ук нәниләргә эш кораллары турында беренчел мәгълүмат бирелә, хезмәт төрләре аңлатыла. "Хезмәт төбе - хөрмәт" дигән девиз астында балалар эш сөеп үсәргә тиеш.
-
Физкультура дәресләрендә сәламәтлекне ныгыту чаралары 17.03.2016

Укучыларыбыз укытучылар җитәкчелегендә һәрдаим сәламәтлекне ныгыту өстендә эш алып бара. Бүген дә 4 нче класс укучылары "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" девизы астында гимнастика белән шөгыльләнделәр, соңыннан кагыйдәләрне искә төшереп баскетбол уйнадылар.
-
Балаларны Тукай әсәрләре аша тәрбияләү
17.03.2016
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайны балалар бакчасына йөрүче һәр бала диярлек белә. Балалар Тукайның нәниләргә багышлап язган әсәрләрен һәм әкиятләрен бик теләп тыңлыйлар. Бакчада Габдулла Тукайга багышланган стенд (почмак) булдырылды. Анда балаларның Тукай әсәрләренә нигезләнеп үзләре ясаган рәсемнәре дә урнаштырылды.
-
Балалар бакчасында карантин
15.03.2016
Соңгы көннәрдә балаларның массалы рәвештә грипп белән авырулары сәбәпле (24 баланың 16сы -66,7%) һәм төп дәүләт санитар врачының карары нигезендә (№15/2 от 14 марта 2016г.) Пешәнгер балалар бакчасы 15 нче марттан 21нче мартка кадәр карантинга ябылды.
-
Эшләгән эш тиешле бәяләнә
15.03.2016
Бүген ел башыннан төрле конкурсларда катнашкан укучыларыбызга дипломнар һәм грамоталар тапшырып үттек.
Закирҗанова Гөлинә, 4 нче класс, коррупциягә каршы юнәлеш буенча башкарылган иҗади эшләр конкурсында 3 нче дәрәҗәдәге диплом, Галаветдинова Гөлфия,4 нче класс, "Зирәк бала" конкурсында катнашып диплом,
Хабибуллина Гөлия, 4 нче класс, Олимпиада "Плюс" үткәргән математика буенча он-лайн олимпиадада уңышлары өчен диплом белән бүләкләнә.
-
Мәктәбебездә зур кунаклар 11.03.2016

Бүген безнең балалар бакчасына һәм мәктәпкә кунаклар килде: Арча эчке эшләр бүлегенең өлкән участок вәкиле полиция майоры Хисамиев Ленар Альтафович һәм Арча ЮХИДИ бүлеге вәкиле Мухаметзянова Энҗе Газизовна. Кунакларга балалар бакчасына йөрүче өлкәннәр төркеме "Светофор - якын дустыбыз" дип әзерләнгән чара тәкъдим итте. Ә мәктәп укучылары "Юлда булсаң, бул өлгер, юл йөрү кагыйдәсен нык бел!" дип исемләнгән викторинада катнаштылар. Әлеге чаралар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, кабатлау һәм күпмедер дәрәҗәдә яңа белем туплау максаты белән үткәрелде. Мәртәбәле кунакларыбыз укучыларга һәм балаларга, мәктәбебезгә зур бүләкләр тапшырдылар, аларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барыбызга да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, юлларда исән-имин йөрергә язсын!
-
Бүләк алу һәрчак күңелле 11.03.2016

Арчадан кигән кунаклар истәлекле бүләкләр тапшырдылар.









