Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Котлыйбыз! 19.12.2015

16 нчы декабрь көнне район күләмендә татар теленнән олимпиада булып узды. 4 класс укучысы Фазылҗанова Хәния Идрис кызы шушы олимпиадада призлы урын яулады. Актив укучыбызга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Балалар бакчасында бәйрәм рухы 17.12.2015

Балалар бакчасы ягында да яңа елны каршыларга әзерлек бара. Бүген анда фойе, әти-әниләр һәм табигать почмаклары искиткеч итеп бизәп куелды. Нәниләр бик сөенеп Кыш бабай килүен көтәләр!
-
Татар теленнән районкүләм олимпиада 16.12.2015

Бүген татар теленнән район күләмендә олимпиада булып узды. Анда мәктәп-бакчабызның 4 класс укучысы Фазылҗанова Хәния катнашты. Аңа рәхмәт белдерәбез!
-
Нәниләрнең кул эшләре 15.12.2015

Яңа елны түземсезләнеп көткән 1 класс укучылары технология дәресендә бик матур кар бабайлар ясаганнар. Молодцы, иң нәни укучыларыбыз!
-
Яңа елны каршылыйбыз! 14.12.2015

Мәктәп-бакчабызда һәрберебез яңа елны каршыларга әзерләнәбез. Ишек алдында кар сыннары ясау эше гөрли, ә эчтә фойе, класслар бәйрәм төсмере ала. Дәресләр тәмамлангач, укучыларыбыз "Тылсымлы Яңа ел!" тамашасына әзерләнәләр, костюмнар турында "баш вата"лар, аерым концерт номерларын планлаштыралар. Көтәбез сине, яңа 2016 нчы ел!
-
Ачык дәресләр үтте. 12.12.2015

10 һәм 11 декабрь көннәрендә 1-4 классларда ачык дәресләр күрсәтелде. Дәресләр барысы да математика фәненнән һәм бик әзерлекле, югары дәрәҗәдә үткәрелде. Методик берләшмә җитәкчесе Галәүтдинова И.Р.га һәм барлык укытучыларга рәхмәт белдерәбез!
-
Ачык шөгыльләр күрсәтелде. 10.12.2015

Бу атнада мәктәп-балалар бакчасында ачык дәресләр һәм ачык шөгыльләр үткәрү планлаштырылган иде. Бүген тәрбияче Нигъмәтҗанова Л.Г. һәм Әсхәдуллина М.Р. методик берләшмә җитәкчесе һәм педагоглар алдында математика буенча ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Соңыннан шөгыльләргә анализ ясалды, уңай һәм кимчелекле яклар турында сөйләшенде.
-
"Голосок" конкурсы 09.12.2015

Кичә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчесе Фазуллина Инзилә "Голосок" район конкурсында катнашты. Искиткеч моңлы тавышы, матур җыры өчен Инзилә "Оригинальное исполнение" номинациясендә җиңүче булды. Нәни җырчыбызны тәбрик итәбез!
-
"В гостях у писателя" конкурсы 08.12.2015

Мәктәбебездә юбиляр язучы Р.Киплингка багышланган "В гостях у писателя" исемле иҗади эшләр конкурсы үткәрелде. "С юбилеем, дорогая сказка!" номинациясе буенча 1 класс укучысы Котдусов Русланның коллажы һәм "Секреты сказки" номинациясе буенча Бульмакова Наиләнең кроссворды район этабына җибәрелде.
-
Хәйрия эшендә катнаштык! 07.12.2015

Мәктәп-бакчабызның 1-4 класс укучылары, укытучылар коллективы Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләренең көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче балаларга яңа ел бүләге җыю акциясендә катнаштылар. Укучыларыбызга әлеге хәйрия эшендә катнашуда ярдәм иткән өчен әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәбез!









