Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Бездә Әлифба бәйрәме 12.02.2016

Мәктәбебездә Әлифба бәйрәме гөрләде. 1 нче класс җитәкчесе Гөлназ Муллануровна укучылар белән искиткеч кичә әзерләгән. Кичәгә кунакка килгән әти-әниләр дә, укучылар һәм укытучылар да бик сокланып карадылар. 1 нче класс укучылары өчен бу бик зур бәйрәм. Аларны әлеге бәйрәм белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез! Әфәрин, дуслар!
-
Җәмгыять, дәүләт һәм без 11.02.2016

Мәктәптә укучылар өчен "Җәмгыять, дәүләт һәм без" дигән темага презентация күрсәтелде. Укучылар флаг, символлар, герб, дәүләт структурасы турында белемнәрен искә төшерделәр, яңа мәгълүмат тупладылар.
-
Гражданлык һәм патриотик айлык дәвам итә 10.02.2016

Мәктәптә гражданлык һәм патриотик айлык кысаларында "Безгә тынычлык кирәк" дигән әңгәмә булып узды. Гөлназ Муллануровна белән укучылар Бөек Ватан сугышы турында күзаллауларын һәм нәселләрендә сугышта катнашкан әби-бабалары турында сөйләштеләр.
-
Кечкенәләр төркемендә иҗат эшләре 10.02.2016

Балалар бакчасының кечкенәләр төркеме бик матур итеп, үз куллары белән тәлинкәне ябыштырып бизи. Үз эшләренә карап балалар да, аларның әтә-әниләре дә сөенә.
-
Һәр иртә зарядкадан башлана 09.02.2016

Бакчабызда балалар һәр иртәне зарядкадан башлыйлар. Нәни балалар зурларга карап һәр күнегүне теләп кабатлыйлар.
-
Әтиемә бүләккә 09.02.2016

Хәрби - патриотик айлык кысаларында беренче сыйныф укучылары әтиләренә бүләк ясау белән мәшгуль. Иң кадерле, иң матур бүләк, ул әлбәттә, үз кулларың белән ясап биргәне.
-
Халыкара спорт көне 08.02.2016

7 нче февраль көнне мәктәбебездә Халыкара спорт көненә багышланган чаралар булып узды. Укучылар сәламәтлек өчен спортның мөһим шарт булып торуын яхшы аңлый. Шуңа күрә Халыкара спорт көнендә оештырылган чараларда бик актив катнаштылар.Чаңгы шуу белән башланып киткән әлеге көн кышкы спорт уеннары белән дәвам итте, күмәк чана шуу белән төгәлләнде. Сәламәтлек үзебезнең кулда, спорттан аерылмагыз, дуслар!
-
Грипптан сакланыгыз! 05.02.2016

Грипп йоктырган кешене савыктыруга караганда, аны йоктырмас өчен чаралар күрү күпкә хәерлерәк. Маска киеп йөрү генә профилактика чарасы булып тора алмый. Грипптан саклану өчен түбәндәге киңәшләрне үтәү зарур:
- вакытында гриппка каршы прививка кадату;
- алдан ук табиб киңәше белән витаминнар эчү;
- гигиена таләпләрен төгәл үтәү;
-җәмәгать урыннарында маска киеп йөрү;
-күбрәк саф һавада булу;
- бүлмәләрне мөмкин кадәр күбрәк җилләтү.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз, дуслар!
·
-
IT-чемпион конкурсы бүләкләре 04.02.2016

Укучыларыбыз IT-чемпион конкурсында әти-әниләре белән бергәлектә бик актив катнаштылар. Күп баллар җыючы укучыларга IT-чемпионның истәлекле бүләкләре тапшырылды.
-
Без җиңүчеләр! 03.02.2016

Мәктәбебезнең башлангыч укучылары Ашытбаш урта мәктәбендә уздырылган районкүләм шашка ярышларында булып кайттылар. Үзләренең уңышлары белән барыбызны да сөендерделәр. 1 нче сыйныфтан Котдусов Руслан 1 нче урынны, 2 нче сыйныфтан Касыймова Ләйлә 2 нче урынны, 4 сыйныфтан Галаветдинова Гөлфия 2 нче урынны яуладылар. Әфәрин!









