Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Хәерле сәгатьтә! 11.01.2016

Менә көтеп алган кышкы каникуллар узып та китте... Рәхәтләнеп саф һавада уйнап, кунакларга барып ял иткән укучыларыбыз көч туплап мәктәп-бакчага җыелды. Алар бер-берсен бүлдереп каникулдагы вакыйгаларны сөйлиләр, кем кая барган, кем нинди кызык хәлләргә юлыккан... Ә нәниләр белән башкача - аларның кайберләре бакчаны онытырга да өлгергән. Шулай булса да, борчылырга урын юк. Иң мөһиме - нәниләребез, укучыларыбыз тулы составта, сау-сәламәт! Яңа елның тәүге эш һәм уку көне башланып китте. Хәерле сәгатьтә!
-
Безнең җиңү 04.01.2016

31 декабрь көнне Арча шәһәре стадионында "Зима - 2015-2016" конкурсына йомгак ясалды. Һәм безнең мәктәп-балалар бакчасы территорияне яңа елга карата бизәү буенча 3 урынга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Бу җиңү - коллективның уртак хезмәт һәм иҗат җимеше нәтиҗәсе. Һәр хезмәткәргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм тәбрик итәбез!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 03.01.2016

30 декабрь көнне Ашытбаш урта мәктәбендә профсоюз членнарының шашка һәм шахмат буенча зона ярышлары үткәрелде. Хезмәттәшебез Гөлсинә Хәйрулловна шахмат буенча 1 урынны яулады. Аны җиңүе белән тәбрик итәбез!
-
Молодцы! 02.01.2016

29 декабрь көнне Арчаның 3 номерлы мәктәп-балалар бакчасында 2-3 класс укучылары өчен рус теле буенча район олимпиадасы булып үтте. Үз белемнәрен сынап карау өчен безнең мәктәп-бакчабыздан Касимова Камилә, Касимова Ләйлә, Закирҗанова Гөлинә катнашты. Аларга рәхмәт белдерәбез!
-
Яңа ел котлы булсын! 01.01.2016

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары, әти-әниләр, хезмәттәшләребез, укучыларыбыз, нәниләребез! Сезне Яңа ел белән тәбрик итәбез!
Күңелләрдә шатлык та бар,
Бераз моңсу да никтер.
Син, Яңа ел, барыбызга
Шатлыклар гына китер.
Ныгысын дуслык, татулык
Иман бир кешеләргә.
Таза-сау бәхетле булып
Насыйп булсын яшәргә!
-
Күңелле яңа ел тамашасы 29.12.2015

Яңа ел бәйрәмен бик түземсезлек белән көтүчеләр, мөгаен, балалар бакчасына йөрүче нәниләрдер. Чыршы тирәли әйләнү, Кыш бабай килү, бүләкләр... Бүген авыл клубында балалар бакчасы нәниләренең чыршы бәйрәме булып узды. Бик күңелле, матур килеп чыкты ул. Чөнки барысы да бик тырышып җырлыйлар, бииләр, шигырьләр сөйлиләр. ә юмарт Кыш бабай бүләкләрен кызганмый. Балаларга костюмнар әзерләгән өчен барлык әти-әниләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Афәрин, кызлар! 28.12.2015

Бүген мәктәп-бакчабызның 4 класс укучылары Закирҗанова Гөлинә һәм Фазылҗанова Хәния Арча шәһәрендә узган район башлыгы елкасында катнаштылар. Бу бүләк кызларга бик яхшы укыган, олимпиадада, иҗади конкурсларда урыннар алган өчен бирелде. (Хәния - татар теленнән район олимпиадасында - 3 урын, Гөлинә - “Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр” конкурсында 2 урын, һ.б.) Молодцы, укучылар!
-
Шүрәлеле яңа ел тамашасы 26.12.2015

Бүген Пешәнгер авылы клубында мәктәп укучыларының "Шүрәлеле яңа ел" исемле бәйрәм тамашасы булып үтте.
....Җәй буе мәктәп каршында утырган Шүрәле кар яугач үз урынында күренми. Бары тик яңа ел якынлашкач кына мәктәп каршында укучыларны бәйрәм белән котлап карга язып йөри башлый. Котлауларны кем язганын белергә теләгән 4 класс укучылары караңгыда "засада"да утырырга мәҗбүр булалар. Шулай итеп Шүрәле яңа ел бәйрәменә килә, үзе белән дуслары Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Акбай, малай, Күбәләк, Былтырны да ияртә. Авылдан ерак түгел бер елгада йокыга талган Кыш бабайны уяту да Шүрәлегә йөкләнә. Шулай итеп тулы составта яңа ел каршы алына. Нәни генә маймыл исә кыш бабайның капчыгыннан килеп чыга....
Бу искиткеч тамашаны укучылар сәхнәдә уйнап та, видеоязмалар аша да күрсәттеләр. Әти-әниләр, килгән кунаклар әлеге тамашаны да, соңыннан куелган концерт номерларын да бик ошаттылар, 3 сәгать буе рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Яңа ел тамашасына чакырабыз! 23.12.2015

26сы көнне - мәктәп укучыларының, 29ында бакча нәниләренең чыршы бәйрәмнәре үткәреләчәк.
Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, дәү әни-дәү әтиләр, авылдашлар! Сезне шушы күңелле, матур, сихри бәйрәмгә чакырабыз! Билгеләнгән көннәрдә сәгать 9 да Пешәнгер авылы клубында көтәбез сезне!
-
Кар сыннары ясадык. 22.12.2015

Яңа ел бәйрәмен каршылап мәктәп-бакчабыз территориясенә кардан сыннар ясадык. Хәзер безне капка төбендә үк 2016 нчы ел хуҗасы Маймыл, Кыш бабай һәм Кар кызы каршы ала. Ә ишек алдына кергәч, Тукай әкиятләреннән төрле персонаж.лар: урман кырында Шүрәле, аты белән Былтыр, Кәҗә белән Сарык, күл буенда Су анасы көтеп торалар. Иртән килгәндә көн караңгы булганлыктан, коймаларда матур гирляндалар җемелди, стенага урнаштырылган чыршы балкып тора. Бу матурлыкның фотолары медиатека - фотогалерея - кар сыннар-әкият дөньясында урнаштырылды.









