Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Рәхәт тә соң саф һавада! 18.11.2015

Балалар бакчасы нәниләре кар яуганны түземсезләнеп көттеләр. Чөнки алар көндезге прогулка вакытында ап-ак карда рәхәтләнеп уйный алалар. Бүген дә саф һавада төрле-төрле уеннар уйнаган вакытта фотога төшердек нәниләрне.
-
"Карлыгачлар" сафына керергә әзерләнәләр.
16.11.2015
Мәктәп-бакчабызның 2 класс укучылары "Карлыгач" балалар оешмасына керергә әзерләнәләр. Алар Карлыгачларның гимнын, кагыйдәләрен өйрәнәләр, бәйрәм тантанасына җыр-биюләр әзерлиләр.
-
Ата-аналар җыелышы булып үтте. 13.11.2015

Бүген мәктәп-балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы булып үтте. Ул өч өлештән торды. Иң беренче әти-әниләр бүленеп, бакчада - ачык шөгыльләр, мәктәптә ачык дәресләр карадылар. Аннан соң мәктәп дирекциясе тарафыннан гомуми җыелыш үткәрелде. Бу өлештә 2015-16 нчы уку елының 1 чиреге нәтиҗәләре, 2 чиреккә планлаштырылган эшләр, мәктәп-бакчаның финанс эшләренә отчет, укучыларны озын тәнәфестә тукландыру мәсьәләсе буенча чыгышлар ясалды. Өченче өлештә класс җыелышлары үткәрелде. Җыелыш оешкан төстә һәм нәтиҗәле үтте.
-
Җиңүчеләр билгеле булды! 10.11.2015

Мәктәп-бакчабызда Тукай рәсемнәренә иллюстрацияләр конкурсы үткәрелеп, җиңүчеләрнең эшләре район мәгариф идарәсенә җибәрелгән иде. Шушы көннәрдә конкурс нәтиҗәләре чыгарылды. Безнең мәктәп-балалар бакчасыннан 4 класс укучысы Закирҗанова Гөлинәнең 2 урын, 3 класс укучысы Касимова Камиләнең 3 урын, балалар бакчасының хәзерлек төркеме тәрбияләнүчесе Фазуллина Инзиләнең 3 урын алуы билгеле булды. Аларны җиңүләре белән тәбрик итәбез! Барлык катнашучыларга да олы рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Олимпиада үтте
07.11.2015
5 ноябрь көнне мәктәп-бакчабызның 2 класс укучысы Зарипов Илназ һәм 3 класс укучысы Хәбибуллина Лилия Арчада узган олимпиадада катнаштылар. Мәктәп этабында җиңгән бу укучыларыбыз анда математика буенча үз белемнәрен сынап карадылар. Югалып калмыйча, биремнәрне уңышлы башкаруыгыз өчен аларга рәхмәт белдерәбез!
-
Педагогик киңәшмә үтте.
03.11.2015
3 ноябрь көнне мәктәп-бакчабызның педагоглар коллективы бу уку елының икенче киңәшмәсенә җыелды. Анда 1 чирек нәтиҗәләре, 2 чиреккә бурычлар, 1 класс укучыларының мәктәпкә ияләнүе, Г.Тукайның 130 еллыгына карата чаралар планы турында чыгышлар ясалды.
-
"Уңыш бәйрәме" күңелле үтте! 30.10.2015

Мәктәп-бакчабызда көзге уңыш бәйрәме булып үтте. Бәйрәмнең беренче өлешендә 3-4 класс укучылары "Винегретта - витамин!" исемле мини-спектакль куйдылар. Икенче өлештә исә 1-4 укучылары ике командага бүленеп ярышларда катнаштылар. Ике команда уенчылары да ныклы әзерлек белән бик тырышып ярыштылар, концерт номерлары күрсәттеләр. Шулай булса да бу ярышта дуслык җиңде. Командаларга бүләкләр тапшырылды.
-
Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр конкурсы 29.10.2015

Мәктәп-бакчабызда Тукай рәсемнәренә иллюстрацияләр конкурсы төгәлләнде. Җиңүчеләребез Чумаков Ильяс һәм Фазуллина Инзиләне, 1-4 класслардан Низамова Алинә, Зарипов Илназ, Касимова Камилә, Закирҗанова Гөлинәләрне тәбрик итәбез! Аларның эшләре бәйгенең район этабына тапшырылды. Уңышлар телибез!
-
Татар теленнән диагностик тест тапшыру
27.10.2015
Бүген 4 класс укучылары татар теле буенча диагностик тестлар тапшырдылар. Алдан ныклап әзерләнүләре нәтиҗәсендә тест алар өчен авыр бирелмәде. Нәтиҗәләр яхшы булыр дип көтәбез.
-
Котлыйбыз!
27.10.2015
Кичә Арча шәһәрендәге "Бәләкәч" балалар бакчасында балалар иҗаты буенча "Көзге калейдоскоп" конкурсының бүләкләү тантанасы оештырылды. Тантанага безнең мәктәп-балалар бакчасыннан Чумаков Ильяс чакырылган иде. Ул 6-7 яшьлекләр арасында "Әкияти көз" номинациясендә 3 урынга лаек булган. Нәни рәссамны җиңүе белән тәбрик итәбез!









