Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Өстәл уеннары - алыштыргысыз! 06.04.2016

Бакчабызга йөрүче балалар өстәл уеннарын бик яратып уйныйлар. Өстәл уеннары, беренче чиратта, мавыктыру чарасы булып торса, икенче яктан, балаларның күзаллауларын киңәйтеп белем алуның бер алымы булып тора.
-
Горурланырлык укучыларыбыз бар 05.04.2016

Язгы каникул вакытында укучыларыбыз да, укытучылар да тик ятмады - конкурсларда катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар. "Арча" спорт мәктәбе үткәргән шахмат һәм шашка ярышларында нәтиҗәләребез куанырлык. 1 нче класс укучысы Котдусов Руслан шахмат буенча да, шашка буенча да 2 нче урынга, 2 нче класс укучысы Зарипов Илназ шахмат буенча 3 нче урынга, 4 нче класс укучысы Хакимова Алия шашка буенча 2 нче урынга лаек булдылар. Әлеге укучыларның җитәкчеләре - Магсумова Гөлсинә Хайруловна. Укучыларны да, аларның җитәкчеләрен дә мәктәп исеменнән котлыйбыз, киләчәктә тагын да югары үрләр яуларга язсын аларга!
-
Кул эшләре ясау дәвам итә 05.04.2016

Олуг шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган күргәзмәне тулылыландыруны дәвам итәбез. Тәрбиячебез Мәрвәридә Рифовна "Шүрәле" әкиятенә нигезләнеп менә нинди композиция ясаган.
-
Без сыерчыкларны каршылыйбыз
04.04.2016
Бүген балалар әвәләү шөгылендә сыерчык оялары ясадылар. Иң беренче чиратта, аларга кошлар, кошларның туган якка әйләнеп кайтулары турында мәгълүмат бирелде. Балалар үзләре дә йортларындагы ояларга сыерчыкларның килүен һәм аларны бик теләп күзәтүләрен белдерделәр.
-
Live and learn! 02.04.2016

Әлеге сүзләр инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә "Гомерең буе белем тупла!" дигәнне аңлата. Районыбыз укытучылары бу мәкальне нигез итеп алып, һәрдаим белем эстәп, яңалыкка омтылып яшиләр. 1 нче апрель көнне укытучыларыбыз "Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә "Сингапур укулары"ның 3 нче этабында катнашып кайттылар. Киләчәктә укытучыларыбыз , һичшиксез, Сингапур методларын дәресләрдә уңышлы һәм нәтиҗәле итеп кулланырлар дип өметләнәбез. Укуларны оештыручыларга зур рәхмәт белдерәбез!
-
Уен аша өйрәнәбез 01.04.2016

Бакчабызда балаларны һәряклап тәрбияләү өчен барлык шартлар да булдырылган. Шөгыльләрдән тыш, тәрбия сюжетлы уеннар аша бара. Мәктәпкә әзерлек төркемәнә йөрүчеләр кечкенәләр төркеме белән "Ашханә" дә уйнауны аеруча ярата.
-
2016 - Татарстанда су саклау зоналары елы
31.03.2016
Белүебезчә, 2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип, игълан ителде. Ел башында мәктәбебездә шуңа карата стенд эшләнде. Стендта язылган план буенча, укучылар өчен апрель аенда сулыкларның матурлыгы, гүзәллеге, аларны саклау турында иншалар һәм шигырьләр конкурсы тәкъдим иттек. Нәтиҗәләр апрель ахырында билгеле булачак. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Уйныйбыз да, җырлыйбыз да. 31.03.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр рус телендә "Антошка" җырын бик теләп өйрәнделәр һәм матур киемнәр киеп, хәрәкәтләр белән тәрбиячеләре ярдәмендә кечкенәләр төркемәнә тәкъдим иттеләр.
-
Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда - Тукай эзләрен 30.03.2016

Әнә шулай дип исемләнгән сәнгать фестивальнең зона этабы 13 нче апрельдә Пешәнгер күпфункцияле үзәгендә булачак. Әлеге конкурста төрле номинацияләрдә төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Шулай ук бөек шагыйрьнең әсәрләренә эшләнгән "Шүрәле могҗизасы" дип аталучы табигый әйберләрдән ясалган композицияләр күргәзмәсе дә ясалачак. Балалар бакчасында да, мәктәбебездә дә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Тукай почмаклары эшләнде. Шулай ук бөек шагыйрьнең әсәрләренә композицияләр ясалды. Әлеге эшләргә әти-әниләр дә җәлеп ителде. Ясалган кул эшләре 13 нче апрельдә күргәзмәдә лаеклы урынын табар дип ышанып калабыз.
Гильмановлар гаиләсе бик тырышып "Кәҗә белән сарык" әкияте геройларын ясаган.
-
Алар "Бала белән күбәләк"не сайлаган 30.03.2016

Усмановлар гаиләсе дә күргәзмә ясау тәкъдимен шатланып кабул итте һәм тырышып эшкә тотынды. Алар тарафыннан ясалган "Бала белән күбәләк" геройлары бик уңышлы чыккан.









