Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Бәйрәмнәр дәвам итә 06.01.2017

Кичә мәдәният йортында балалар өчен бал-маскарад оештырылды. Кыш бабай белән Кар кызы әле безнең якларда йөриләр икән. Алар белән ел символы - Әтәч тә бар. Балалар аларга үз һөнәрләрен күрсәттеләр, ә кунаклар аларга төрле кызыклы уеннар алып килгәннәр. Бәйрәм ел буена истә калырлык булды.
-
Без -чаңгыда! 05.01.2017

Бүген укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз бергәләшеп чаңгы шуарга чыкты. Чаңгы ярышларыннан соң бергәләшеп кышкы уеннар да уйналды.
Нинди күңелле икән ул
Бергәләп чаңгы шуу.
Рәхәтләнеп уйнагач,
Булмады бер дә туңу.
-
Чыршы бәйрәменә әзерлек дәвам итә.
27.12.2016
Балалар бакчасы нәниләре дә Кыш бабай килүен түземсезләнеп көтәләр. Кыш бабай белән Кар кызына күрсәтү өчен яңа һөнәрләр өйрәнүләрен дәвам итәләр.
-
Мәктәптә чыршы бәйрәме 26.12.2016

Бүген мәдәният йортында укучыларыбызның Чыршы бәйрәме үтте. Кыш бабай белән Кар кызын балалар түземсезләнеп, зур әзерлек белән көтеп алдылар. Кыш бабай зур сынаулар үтеп, Чыршы бәйрәменә килеп өлгерде. Бүләкләре белән беррәттән капчыктан рәхмәт хатлары, грамоталар да килеп чыкты. Бәйрәмдә укучылар киләсе ел өчен бик күп энергия алып кайтып китте.
-
Лилиябез җиңүче
21.12.2016
Татар теле буенча районда үткәрелгән олимпиадада 4 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Л. җиңүче исеменә лаек булды. Котлыйбыз, яңа уңышлар сиңа!
-
Без Яңа ел көтәбез 20.12.2016

Бизәдек классларны
Яңа ел килә диеп.
Кыш бабай да озак тормас
"Бабалар көтә!" - диеп.
-
Рус теленнән уңышлар
17.12.2016
Укучыларыбыз рус теленнән үткәрелгән район олимпиадасында катнашып, үзләренең белемнәрен сынап кайттылар. 2 нче класс укучысы Хаертдинов А. призер исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!
16.12.2016
2 нче класс укучысы Низамова А. Мөхәммәт Мәһдиев укулары кысаларында үткәрелгән "Шигърият бакчасы" конкурсында катнашып, 2 урын яулады. Иҗади уңышлар телибез аңа!
-
Яңа елга әзерләнәбез 14.12.2016

Мәктәп-бакчабызда Яңа елга әзерлек бик оешкан төстә бара. Мәктәп капка төбеннән үк ел символы - Әтәч каршы алса, ишегалдында төрле әкият персонажлары көтеп тора.
-
Шашка ярышларында уңышларыбыз
13.12.2016
Кичә Ашытбаш урта мәктәбендә үткәрелгән шашка ярышларында мәктәбебездән дә бер команда катнашты һәм уңышлар яулап кайтты. Котдусов Р. малайлар арасында - 1 нче, Галаветдинова А. кызлар арасында-3 нче урынны алды. Алда да зур уңышларга ирешүләрен телибез!









