Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Тәҗрибә уртаклашабыз 19.10.2016

Бүген башлангыч класс укытучысы Мәгъсүмова Г.Х. укытучыларга һәм тәрбиячеләргә математикадан телдән исәпләү буенча мастер класс күрсәтте. Һәр кешегә китапчыклар таратылды. Укытучыларның тәҗрибә уртаклашып эшләүләре практикада бик зур файда бирә.
-
Игътибарлы булыйк! 18.10.2016

Педагог оештыручы Котдусова Г.М. тәрбия сәгатендә башлангыч сыйныф укучыларына интернет челтәрләрендә үзең турында белешмәләр урнаштырганда сак булырга, артык күп мәгълүматлар калдырырга ярамавы турында аңлатты.
-
Китап - белем чишмәсе 17.10.2016

Укучыларыбыз мәктәп китапханәсе фондын яңа әдәби китаплар белән баеттылар. Иске китапларга да яңа сулыш өрделәр: аларны төпләделәр, битләрен ябыштырдылар.
-
Бәйрәм күңелле үтте 15.10.2016

Мәдәният йортында балалар бакчасы һәм башлангыч укучылары "Уңыш бәйрәменең" беренче өлешен бик күңелле итеп үткәрделәр. Әкият тә күрсәтелде. Сөмбелә алып килгән уен-ярышлар да мавыктыргыч булды.
-
Бездә бүген "Уңыш бәйрәме!" 14.10.2016

Кадерле әти-әниләр, авылдашлар! Бүген сезне мәктәп-бакчабыз укучылары һәм балалар бакчасы нәниләре катнашындагы "Уңыш бәйрәме"нә көтеп калабыз!
-
Без-беренче! 13.10.2016

Бүген Арчада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында йөгерү һәм озынлыкка сикерү ярышлары булды. Безнең балалар бакчасыннан да Усманов И.Х. һәм Низамов С.Р. катнашып, зур җиңүләр яулап кайттылар. Усманов йөгерү буенча беренче, озынлыкка сикерү буенча өченче урынны яулады. Котлыйбыз сезне! Алдагы ярышларда да уңышлар сезгә!
-
"Күз өчен -яз матур, авыз өчен -көз матур" 12.10.2016

"Көзге фантазия" конкурсына бик матур, зәвыклы эшләр тапшыралар. Конкурсыбыз тәмамланырга бары 1 көн калып бара.
-
Котлыйбыз! 11.10.2016

"Надо жить честно!" конкурсында барлык укучылар да актив катнашты. Рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнделәр, ә калган укучыларга сертификатлар бирелде. Котлыйбыз сезне, укучылар! Алдагы конкурсларда да актив булуыгызны теләп калабыз.
-
Нәни рәссамнар 11.10.2016

Балалар бакчасы нәниләр көзге байлыкларны үз рәсемнәрендә чагылдырдылар.
Нәни генә булсак та
Пумала кулыбызда.
Үз рәсемнәребездән
Канәгать барыбыз да.
-
Cак булыгыз зур юлларда 10.10.2016

Мәктәп-бакча балаларының барысында да яктырткыч наклейкалар булдырылды. Укучыларыбызга юлларда сак йөрергә кирәклеге даими аңлатылып торыла.









